Көрәш уты яши йөрәктә
Бик күп көрәшчеләрнең тренеры Дамир Шәйхетдинов бүген дә бил алыша.
Мәктәпләрдә эшләүче көрәш түгәрәкләренә йөргән, Сабантуйларда көрәшкән егетләр гомер-гомергә күп булды. Әмма чын-чынлап көрәш белән шөгыльләнүчеләр, көрәш батыры булып үсүчеләр бармак белән генә санарлык. Юкка гына көрәшне ирне ир итүче, чыдамлыкка, түземлеккә өйрәтүче спорт төре, димиләр.
Көрәшле балачак
Вәрәшбаш авылында яшәүче Нәхия һәм Гайнетдин гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә Дамир Шәйхетдинов. Бала чагыннан ук сабантуйларда көрәш ярышында катнашырга ярата ул. Энесе азрак үскәч, икәү ярыша-ярыша көрәшә алар.
– Безнең авылда элек сабантуйлар гел кичке якта була һәм бик күңелле уза иде. Энем белән икебез дә ел саен көрәшкә чыга идек. Башта ул көрәшә. Ул җиңелгәч, әти: “Бар әле, улым, син көрәшеп кара”, – дип мине кертеп җибәрә иде, – дип искә ала Дамир Шәйхетдинов. – Көрәш ярышын ул чорда авылдашларыбыз – сугыш ветераннары Мирзаһит Фазлыев, Миңнехуҗа Гайфиев, Дәүләт Нәфыйков, Ильяс Хәсәншин, Исрафил Кирамов алып бара иде. Мәйдан уртасында көрәшү – үзе бер горурлык, чөнки мәйданга җыелган бар халык сиңа карап тора, синең ничек көрәшүеңне күзәтә. Җиңәсе килеп көрәшә идем! Ул чорда әллә ни олы бүләкләр булмый, балаларга сөлге, метрлы товарлар бирәләр иде. Шуларны муенга асып мәйданнан чыгу иң зур җиңү һәм горурлык була иде.
Көрәш белән мавыгуын, әлеге спорт төренә кызыксыну уятучы дип, Дамир Шәйхетдинов әтисе Гайнетдин абыйны атый. Нәкъ менә әтисе аны көрәшергә өйрәтә һәм беренче күнекмәләрне бирә. Авыл малайлары үзара дусларча көрәшеп, бер-берсе белән ярышып үсә. Дамирның да балачагы шулай уза. Әти-әнисе эшкә киткәндә кушып калдырган барлык эшләрне тиз арада төгәлләп, яшьтәшләре белән уйнарга да, ярышырга да җитешә ул. Вәрәшбаш мәктәбендә укыганда, физкультура укытучысы Әмирҗан абыйлары да спортны үз итүче укучыларын якын итә. Мәктәптә көрәш белән шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр дә була Дамирга.
– Әмирҗан абый безгә беркайчан да каршы килмәде. Спортзал ачкычын бирә иде. Ә анда күнегүләр ясау өчен бөтен җиһазлар да бар иде. Арып-алҗып беткәнче спортзалда кайнаша идек. Барый Кирамов, Илгизәр Рахманов белән көрәшеп үстек без. Спортка мәхәббәт тәрбияләүдә Әмирҗан абыйның өлеше зур булды, – ди Дамир.
Тренерларыма рәхмәт!
Вәрәшбаш мәктәбе сигезьеллык булу сәбәпле, 9 сыйныфка Мөслим урта мәктәбенә килә Дамир Шәйхетдинов. Авылдан Мөслимгә йөреп уку булачак көрәшчегә спорт белән шөгыльләнү өчен тагын да зуррак мөмкинлекләр ача.
– Укытучыларым Расыйл Фәттахов һәм Ларис Бариев нык ярдәм итте. Көрәш буенча ныклы күнекмәләрне Расыйл абый бирде. Көрәш буенча районның җыелма командасында шөгыльләнә башладым. Җыелма команда составында булганда, Илфат Хафизов та көрәш серләрен төшендерде. Алар безгә: “Көрәшәсез икән, матур итеп итеп көрәшегез! Сезне карап, күзәтеп утыручылар һәрвакыт сезнең белән горурланырлык булсын!” – дип әйтәләр иде, – ди Дамир.
Мәктәптә көрәш буенча түгәрәкләр һәр көнне эшли. Авылдан йөреп укуына карамастан, бер көнне дә калдырмыйча түгәрәккә йөри Дамир Шәйхетдинов. Көрәшче дуслары Алмаз Фазылов, Асыл Шәяхмәтов Мөслимдә яши. Ә Дамир туган авылына йөгерә. Шул вакытта ук аның характерында түземлелек, чыдамлылык сыйфатлары тәрбияләнгән. Шуңа тормышта да җиңел юллар эзләмәгән райондашыбыз.
– Юлда туктаган машиналарга да утырмый идем. Миңа көчле булырга кирәк дип, йөгереп кайта идем, – ди Дамир.
Тренеры Расыйл Фәттахов та укучысын тырыш, көрәшне генә түгел, гомумән, спортны яратучы егет дип бәяли.
– Дамир спорт белән ныклап шөгыльләнүче укучыларымның берсе иде. Түгәрәкләр эшләмәгән көннәрдә дә ул үзлегеннән шөгыльләнергә вакыт тапты: йөгерә, тауларга менә, чаңгыда шуа, шул рәвешле осталыгын арттыра, күнекмәләрен баета иде. Районда һәм республика күләмендә балалар һәм яшүсмерләр арасында узган ярышларда һәрвакыт матур көрәш күрсәтеп, призлы урыннар яулады. Соңрак, район данын яклап, республикада һәм күрше-тирә районнарда яшүсмерләр арасында узган бәйгеләрдә дә күп тапкырлар нәтиҗәле чыгыш ясады. Дамир бүген үзе көрәшчеләр әзерли. Аның укучылары волейбол буенча ярышларда җиңүләргә ирешә. Гимназия укучылары Бөтенроссия Президент ярышларыннан да җиңү белән кайттылар. Дамир Шәйхетдиновның укытучысы һәм остазы булуым, аның көчле тренер булуы белән горурланам, – ди Расыйл Фәттахов.
Дамир үзе дә Мөслим урта мәктәбендә укыганда аңа шәхес буларак үсәргә, җәмгыятьтә үз урынын табарга һәм спорт белән шөгыльләнергә мөмкинлек биргән, кирәк чакта ачуланып, кирәк булганда мактап юл күрсәткән укытучылар Мөҗәһит Әхмәтҗанов, сыйныф җитәкчесе Гөлсинә Галиева, Илгиз Закиров, Альберт Иванов һәм Илдус Закировны зур хөрмәт хисләре белән искә ала.
Киләчәгемне спортта күрдем
Мөслим урта мәктәбен тәмамлагач, Дамир Шәйхетдинов Әлмәт физик культура техникумына юл тота.
– Балачактан ук үземне спортчы итеп хис итә идем. Спортчы булу өчен бик күп көч түгәргә, һәрвакыт үз өстеңдә эшләргә, даими шөгыльләнергә кирәклеген соңрак, яши-яши генә аңладым. Шулай да киләчәгемне барыбер спорт белән бәйләдем, – ди Дамир.
Техникумда укыганда да көрәш белән шөгыльләнүен ташламый райондашыбыз. Укуны уңышлы тәмамлап туган ягына эшкә кайта ул. Казан физкультура академиясен дә тәмамлый. Бүген Дамир Шәйхетдинов – 25 еллык хезмәт стажы булган хөрмәтле физкультура укытучысы. Шул ук вакытта көрәш буенча тренер да ул.
– Балалар белән шөгыльләнү – үзе бер дөнья, – ди Дамир. – Мәктәп бусагасын атлап керү белән үк баланың спортны ярату-яратмавы күренә. Бер-берсенә ияреп түгәрәккә йөри башлыйлар да иң чыдамнары, түземнәре һәм нәкъ менә спортчы геннары булган укучылар гына ныклап спортка кереп китә. Хәзер нинди генә спорт төрләре юк! Нинди генә мөмкинлекәр юк! Бары тик ялкау булмаска һәм спортны үз итәргә генә кирәк. Районыбызда спортның бөтен юнәлешләре буенча да тренерлар җитәрлек.
Бүген Д.Шәйхетдиновның укучылары Илшат Фазлыев, Айдар Хафизов, Илнар Тимашев, Артур Сафин, Ирек Садертдинов, Рөстәм Тимергалиев һәм тагын күпләр үзләре көрәш мәйданнарында җиңү яулыйлар.
– Мин Дамир абый җитәкчелегендә дүрт ел көрәш белән шөгыльләндем, – ди көрәш ярышларында әледән-әле җиңүләргә ирешүче Илшат Фазлыев. – Безнең дәвердә көрәш буенча эшләүче иң яхшы тренерларның берсе булды ул. Төрле көрәш алымнарын иң элек үзе мисалында күрсәтә иде. 2003 елда республикада көрәш буенча беренче призер әзерләгән тренер булды Дамир Шәйхетдинов. Минем бу җиңүгә ирешүемдә, әлбәттә, Дамир абыйның тырышлыгы һәм тынгысызлыгы ярдәм итте. Сабантуйларда аның белән көрәшкәнем бар. Ул һәрвакыт дөрес алымнарны кулланып, гадел көрәш күрсәтә. Тренерым белән аралашып, сөйләшеп торабыз. Мин аңа тирән рәхмәтле.
Үзең укыткан, өйрәткән укучылардан еллар узгач та рәхмәт сүзләрен ишетүне, аларның хөрмәтен тоюны да җиңү дип бәяләргә кирәктер.
Җиңү гадел булырга тиеш
Читтән карап торганда, көрәш кешене нык вата, сәламәтлеккә зыян китерә сыман тоела. Кычкырып җиргә килеп төшкәндә көрәшчеләр белән бергә аларга көч биреп торучы җанатарлар да ыңгырашып куя. Дамир бу фикер белән килешми.
– Көрәш белән даими шөгыльләнсәң, һәрвакыт кирәкле күнегүләр ясасаң, ул организмга зыян китерә, димәс идем. Иң мөһиме – кагыйдәләрне истә тотып, ялгыш адымнар ясамыйча көрәшергә кирәк. Исеме дә – көрәш бит. Җиңелгәндә дә көндәшеңне гаепләмичә, матур итеп җиңелә белергә кирәк. Җиңүгә ирешкәндә дә хак юл белән, дөрес итеп җиңәргә кирәк. Көрәш – гаделлеккә өйрәтүче спорт төре ул, – ди шушы көннәрдә 50 яшен билгеләп үткән көрәшче.
Районыбызда Сабантуйларда батыр калган танылган көрәшчеләр Роберт Хәлилов, Георгий Пискунов, Яңа Сәет авылыннан Эрнер Рәшитов, Тойгелдедән Ильяс Чинаев, Түбән Табыннан Радик Гәрәев белән дә көрәшү насыйп була Дамирга. “Алар белән көрәшү минем өчен үзе үк зур хөрмәт иде. “Кая, билең ничек микән, сынап карыйм әле”, – дип, үзләре үк көрәшергә тәкъдим итә иде”, – дип искә ала Дамир.
Йөргән таш шомара, диләр. Көрәшчеләрнең дә келәмгә чыккан саен осталыгы, тәҗрибәсе арта гына бара. Тик җиңүне теләсә ничек яулап булмый.
– Көрәш барганда талашып, сугышып китүчеләр дә бар. Кайбер районнарда андый хәлләр дә күзәтелгән. Бу матур күренеш түгел. Талашып, сугышып йөрү егетлек түгел. Чын көрәшчеләр мондый юлга бармый, – ди Дамир.
Гаиләм – ныклы терәгем
Тормыш иптәше Ләйсәния белән ике кыз һәм бер егеткә гомер бүләк иткән Дамир. Балалары да әтиләре кебек спортны үз итеп, спорт белән шөгыльләнеп үскән.
– Кызларыбыз йөгерүдә, волейболда, йөзүдә үзләрен сынап карадылар, җиңүләр дә яуладылар. Көрәш белән дә шөгыльләнеп алдылар. Бүген дә спорт белән шөгыльләнергә вакыт табалар. Барлык җиңүләремдә дә гаиләмнең өлеше зур. Гаиләм миңа көч бирә, иңнәремә канат куя. Көрәшкә чыкканда бик борчылалар, бәйге тәмамланганчы җан аталар. Яшең 50гә җитте бит инде, олыгаясың, көрәшмә, диләр, – ди ул, елмаеп.
Дамир белән Ләйсәниянең зур кызлары Ләйлә Мәскәүдә яши, хәрби психолог булып хезмәт итә, капитан дәрәҗәсенә ия. Ләлә мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм итүче һөнәрен сайлаган. Уллары әле кечкенә, “солдат булам” дияргә ярата. Киләчәктә мәйдан түрләрендә Сабантуй батыры итеп Илдар Шәйхетдиновны да күрергә насыйп булсын!
Дамирның әтисе Гайнетдин абый белән әнисе Нәхия апа да көрәшче уллары белән горурланып яшиләр.
– Көрәшкә чыкканда иң элек әти-әниемнең хәер-фатихасын алам, – ди Дамир. – Әти-әни өчен без һәрвакыт бала булып калабыз. Безгә гомер биргән әти-әниебез янында беренче адымнар ясарга, нык булырга, тормышта кирәкле күнекмәләргә өйрәнәбез, шуңа аларны хөрмәтләп, уңышларыбыз, шатлыкларыбыз белән уртаклашып яшәү – безнең төп бурычыбыз.
Быел Сабантуйда Дамир Шәйхетдинов 95 килограмм авырлыктагы көрәшчеләр арасында җиңүче булды. Абсолют батыр исеменә көрәштә икенче урынга чыкты. Укучысы Илдар Сәетгалиев белән бик матур көрәш күрсәттеләр алар. “Афәрин, егетләр!” – диде җанатарлар, көрәш тәмамлангач. Киләчәктә Сабантуйда ветеран көрәшчеләр арасында да бәйгеләр оештырылыр дигән өмет белән яши Дамир.
Менә шундый батыр көрәшче, шул ук вакытта бик тыйнак һәм хөрмәтле мөгаллим яши Мөслимдә. Алдагы Сабантуйларда да сезнең өчен җанатарга, сезгә көч биреп торырга насыйп булсын, Дамир!
Римма Афзалова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев