Халыкка хезмәттә
60нчы санлы район үзәк даруханәсе мөдиренең урынбасары Йолдыз Шәфыйкованың хезмәт стажы – 56 ел!
– Нинди мәктәп ул?! Фармацевтка укы!
Җиденче сыйныфны тәмамлап, документларын Минзәлә педагогия училищесына тапшырып кайткан Йолдызны апасы шул рәвешле фармацевт булырга өнди. Тик фармацевт булу өчен кайда укырга соң? Бу сорауга да җавап әзер: Ульяновскида! Шундый ерак җиргә җибәрәме соң әтисе?! Казанда фармацевтлар әзерләүче уку йорты барлыгын белешеп, әтисе кызын шунда укырга илтә.
Шул рәвешле дүрт ел Казан фармацевтика училищесында укып, 1966нчы елның 1 августында Актүбә эшчеләр бистәсенә эшкә кайта Йолдыз. Яхшы билгеләргә генә укыган активист кызның Мөслимгә кайту мөмкинлеге дә була. Тик Йолдызның,шак-шык басып, үкчәле туфлиләрдән йөрисе килә шул! Бер ел Актүбәдә эшләгәннән соң кызны үзе белем алган Мөслим районының Михайловка авылына командировкага җибәрәләр. Озакка түгел – нибары өч айга! Тик шул өч ай эчендә моңа кадәр ремонт күрмәгән даруханәгә ремонт ясатырга өлгерә Йолдыз! Төгәл өч айдан эшен Азнакайда дәвам итә.
Әмма, адәм баласы нинди генә хыяллар белән янмасын, Аллаһы Тәгаләнең үз планнары, диләрме әле? Йолдызны да җитәкчелек Мөслимгә кайтырга берничә тапкыр кодалый. Ахыр чиктә бары бер ел Мөслим районы үзәк даруханәсендә эшләргә күндерәләр. Кайта ул. 1969нчы елның 27 гыйнваре була бу. Тырышып эшли. Әмма ел тәмамланып килгәндә – 1969нчы елның ноябрендә кияүгә чыгып, Мөслимдә кала. Ул вакытта район хастаханәсендә эшләгән Равил Шәймәрданов, профсоюз әгъзасы буларак, килен төшерү өчен Ташлыярдан тройкалар китертә. Шулай итеп туган ягында эшкә кала Йолдыз Шәфыйкова.
Яшьлек елларын сагынып искә ала Йолдыз Габдрахмановна. Үги ана яфрагы, сукыр кычыткан, гөлҗимеш кебек дару үләннәрен җыю, киптерү мәшәкатьле булса да, авырлыгы онытылган. Адонис җыярга Мөшеге тавына кадәр бара кызлар! (Адонис таулы җирдә үсә). Гөлҗимеш җыярга халык ярдәм итә. Даруханә аны мамыкка алыштыра.
– Җыелган үләнне даруханә чормасына менгезеп, шунда җәеп киптерә идек, – ди Йолдыз апа.
Язгы чорда үлән җыйганда талпан ияртеп кайтып, мунча ягып, шунда бет чүпләгән чаклары да аз булмый. Колхозның гектарлап бүленгән чөгендерен эшкәртергә йөрүләрен дә елмаеп искә ала Йолдыз Габдрахмановна. Ике тапкыр кәтмәнләп, утау өстенә, көзге яңгырлар башланганчы, чистартып, дәүләткә тапшырасы да бар бит әле аны! Күпвакыт тамыразыкны ташу өчен машина юллау да үзләренә кала. Шулай да “рәхәт чаклар иде”, ди Йолдыз апа.
Дару дефицитка әйләнгән чорны да үз башыннан үткәрергә туры килә аңа. Тулаем бер районга аена ике-өч кап(!) дару бирелә ул чорда. Шуның бер өлеше хастаханәдә дәваланучылар өчен бүленә. Дару юк! Районга күбрәк дару алып кайту өчен ялынырга да, хәйләләргә дә туры килә.
Авырлыклар аны көчлерәк итә. Сынатмый Йолдыз Габдрахмановна. Алай гына да түгел, хезмәтен югары бәяләп, СССР сәламәтлек саклау отличнигы, соңрак Татарстанның атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре һәм Россия Федерациясенең сәламәтлек саклау отличнигы исемнәрен ала. 60нчы санлы район үзәк даруханәсе “Иң яхшы авыл даруханәсе” бәйгесендә икенче урынга лаек була. Даруханәләр арасында узган смотр- конкурсларда да җиңү яулый мөслимлеләр.
Йолдыз Шәфыйкованың ун ел дәвамында район Советы депутаты итеп сайлануын да әйтергә кирәк. Һөнәре буенча фармацевт булса да, район активы буларак төрле бурычлар йөкләнә. Хатын- кыз дип тормыйлар, район хуҗалыкларының нинди продукция җитештерүе өчен дә җавап тотарга туры килә. Комбайн артыннан ничә башак калганын, тракторның җирне нинди тирәнлектә сөрүен, малларның ничек туклануын да тикшереп йөрергә туры килә. Ап-ак туфлиләре белән (һаман да шул матурлыкка омтылу!) силос базында силос салу технологиясен дә өйрәнеп кайта ул.
1973 елда даруханә агач бинадан Пушкин урамындагы таш бинага күченә. Алга китеп булса да әйтик, Йолдыз Габдрахмановна эшләгән дәвердә даруханәгә тагын бер тапкыр бина алыштырырга туры килә. Анысы – даруханәнең хастаханә янындагы хәзерге урыны. Ташлама белән дару алучы авырулар өчен бу урын уңайлырак. Гозерен тыңлап, хастаханәгә янкорма төзетеп, даруханә өчен урын булдырган Рамил Муллинга шуның өчен бик рәхмәтле Йолдыз ханым. Иске Карамалыда даруханә пункты булдырган өчен дә рәхмәтле ул Рамил Хәмзовичка.
Үзе белән эшләгән һәркемне рәхмәт белән искә ала Йолдыз Габдрахмановна.
– Мин кешеләргә бик рәхмәтле! Үзем дә халык рәхмәте белән яшим. Сәламәтлегемнең ныклыгын да пациентларның рәхмәтен тоеп, рәхмәтле булып яшәүдән күрәм, – ди ул.
Шулайдыр. Бүген дә кулыннан килгәнчә булышырга, ярдәм итәргә тырышып яши, һаман да халыкка хезмәттә Йолдыз Шәфыйкова.
Фото – Й.Шәфыйкованың гаилә архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев