Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Синең балаларың, Мөслим!

Юлларың имин булсын!

Күбәк авылы егете Марат Минһаҗев, шушы җаваплы һөнәренә тугры калып, 42 ел машина иярли

Юлларың имин булсын!

Октябрь аеның соңгы якшәмбесендә Автомобильчеләр көнен билгеләп үтәләр. Быел ул 26 октябрьгә туры килә. Машина йөртүчеләргә һәрвакыт ихтыяҗ зур. Кайсы гына тармакны алсаң да: юллар, төзелеш, авыл хуҗалыгы, җитештерү һәм сәнәгать, сәламәтлек саклау, халыкка транспорт хезмәте күрсәтү – һәркайсына машина йөртүчеләр кирәк.

Күбәк авылы егете Марат Минһаҗев, шушы җаваплы һөнәренә тугры калып, 42 ел машина иярли.

– Әлеге һөнәрне сайлавым юкка түгел. Әтием Риф гомере буе колхозда машина йөртүче булып эшләде. Ир бала әтисенә тагылып йөри бит. Мин дә, үземне белә башлаганнан бирле, әтиемнең машинасыннан төшмәдем. Мәктәптән кайту белән әти янына чаба идем. Әти машинасын ремонтлаганда, аңа кирәкле ачкычларны биреп, шөреп-болтларны китереп тордым, – дип искә ала ул балачагын.

Мәктәп тәмамлаган елны район хәрби комиссариаты бертөркем егетләрне Актаныш училищесына машина йөртүче белгечлегенә укырга җибәрә. Алар арасында Марат та була. Укуын тәмамлагач, Марат хәрби хезмәткә китә. Ике ел Германиядә хезмәт итә, БТР йөртә. Туган ягына кайткач, егетне Иске Карамалы участок хастаханәсенә эшкә алалар.

– Ашыгыч ярдәм машинасында биш елга якын эшләдем. Ул чорда юллар да тоташ асфальт түгел иде. Чакырган җиргә тиз арада барып җитәргә, вакытында ярдәм күрсәтергә кирәк. Эшемне бик яратып башкардым. Ул чорда Иске Карамалы авылы районның икенче үзәге кебек иде. Оешмалар да күп. “Алга” ПМК оешмасына эшкә чакыргач, анда күчтем. Авылда коммуналь хуҗалык оешмасында да хезмәт куярга туры килде, – ди Марат Минһаҗев.

Иске Карамалыда оешмалар таркала башлагач, колхозда эшли башлый. Байтак еллар колхозга ягулык-майлау материаллары ташырга туры килә Марат Минһаҗевка.

– “КамАЗ” белән ягулык-майлау материаллары ташыганда, Уфа, Казан шәһәрләренә йөрергә туры килде. Яр Чаллы, Зәй, Әлмәткә кайчак көненә икешәр тапкыр барырга туры килә иде. Ара ерак, шуңа төн уртасында китеп, төн уртасында кайта идем. Юлда хәвеф-хәтәрләрсез, имин йөрим дисәң, техниканы һәр көнне карап, тикшереп торырга кирәк. Юлда берәү дә көтеп тормый. Шуңа, юлга чыгасы булмаганда, машинаны караштырып, майлыйсы җирләрен майлап, җайлап тордым. Юлга чыкканда, машинаның һәр җирен карап: тавышы үзгәрмәгәнме, тәгәрмәчләре бушамаганмы, мотор ничек эшли – барысын да игътибарга алып кузгалдым. Шөкер, дүрт дистә елдан артык юлда йөреп, юлда ватылып калганым, бәла-казаларга юлыкканым булмады, – ди райондашыбыз.

Бүген Марат Минһаҗев “Август-Мөслим” агрофирмасында тырыш хезмәт куя. Агрофирма җитәкчелеге аны бары мактап телгә ала.

– Марат Минһаҗев – агрофирмадагы машина йөртүчеләр арасында иң өлкәне. Ул – яшьләргә остаз, дисәк тә ялгыш булмас. Язгы кыр эшләре булсынмы, урып-җыю кампаниясеме – аның машинасы һәрвакыт төзек. Агрофирмага эшкә килгән яшьләргә төпле киңәшләре белән ярдәм итә. Марат Минһаҗев бүген дә хезмәттә, урып-җыю башланганнан бирле басудан кайтып керми, – ди “Август-Мөслим” агрофирмасының баш инженеры Сергей Чернышев.

40 елдан артык машина йөртүче Марат Минһаҗев һөнәрен бик яратып башкара.

– Һөнәр сайлар алдыннан ныклап уйларга кирәк. Гомер буе шушы хезмәтне башкарырга, авырлыкларга түзәргә әзер булсаң гына әлеге һөнәрне сайларга була. Һөнәреңне яратмасаң, эшкә барасы да, эшлисе дә килми. Машина йөртүче һөнәренә мәхәббәт тәрбияләгән, үзенә авыр булса да, яныннан куып җибәрмәгән өчен әтиемә рәхмәт! 42 ел элек сайлаган һөнәрем белән бик горурланам! Алга таба да йөргән юлларым имин булсын, сәламәт булып, яраткан эшемне башкарырга насыйп итсен, – ди Марат Минһаҗев.

Көн саен ерак юлга чыгып китеп борчылмыйча йөрү өчен, тылның ныклы булуы кирәк. Бу яктан да Марат әфәнде – бик бәхетле ир-егет.

– Гаиләңдә сине аңлап, кайтуыңа тәмле ашлар әзерләп, елмаеп көтеп торучы кешең булу – иң зур бәхет! Шөкер, Рузалиям белән бер-беребезне аңлап, хөрмәт итеп яшибез. Кайда гына чыгып китсәм дә, ул мине һәрвакыт кайнар ризык әзерләп озатып калды, елмаеп каршы алды. Балаларыбызны да минем хезмәтемә ихтирам белән карарга ул өйрәтте. Бүген инде балалар, оныклар бәхетенә куанып гомер итәбез. Аллаһ безне шушы бәхеттән мәхрүм итмәсен! – ди райондашыбыз.

Күңел тынычлыгы булганда, юлларның озынлыгы да, эшнең авырлыгы да сизелми.

Сергей Чернышев фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев