Исеме – Мактау тактасында
Рушания Әкмалованы җирлегебездә белмәгән кеше сирәктер
Хәрби хезмәт үтү яшенә якынлашкан һәрбер егет Рушания апа утырган кабинет аша уза. Район поликлиникасының хәрби исәпкә алу өстәлендә әйдәп баручы белгеч ул.
Райондашыбыз – тумышы белән Күбәк авылы кызы. Мәктәпне тәмамлагач, әнисе теләге буенча укуын Минзәләнең медицина училищесында дәвам итә.
– Минем бер дә шәфкать туташы яисә табиб буласы килмәгән иде. Әнием, бик еш авыргач, кызын табиб итеп күрәсе килгәндер инде. “Кызым, укып чык та, мине дәваларсың,” – дип әйтә иде. Нәзерен генә үтәп булмады, 55 яшендә йөрәк белән якты дөньядан китеп барды. Кечкенәдән үк хәрби буласы килә дигән теләк белән үстем. Үземне хәрби киемнән йөрим дип гел-гел күз алдына китерә идем. Хәрби булмасам да, теләгем чынга ашты дияргә була. Моның шулай буласын бер багучы да әйткән иде. “Сеңлем, син бит әниең теләге белән генә укыгансың. Мин синең кулыңда шприц күрмим. Ләкин яныңда һәрвакыт ир-егетләр буласын күрәм,” – диде. Хактан да шулай! Кулдан ручка төшми, янәшәмдә һәрвакыт хәрби киемдәге ир-егетләр, – ди Рушания апа.
Училищены тәмамлагач, Рушания апаны Казанның обком хастаханәсенә эшкә җибәрәләр. Монда да әнисе, каршы килеп, кызын туган авылына чакырып кайтара. Иске Карамалы хастаханәсендә, белемен күтәреп, фельдшер булып эшләгән яшь белгечне күп тә үтми Тат. Бүләр авылының фельдшерлык-акушерлык пунктына фельдшер итеп билгелиләр.
– Тат. Бүләр авылында хезмәт куйган вакытларым якты истәлекләр белән генә күңелемдә саклана. Биредә мин үземнең тормыш иптәшемне – Ленарымны очраттым. Без эшләгән чорда фельдшерлар айга бер мәртәбә пәнҗешәмбе көнне район үзәк хастаханәсенә төшә иде. Фельдшерлар җитәкчесе Зөбәйдә апа Виноградова янына төшәргә җыенган көнне күрәм: хәрби киемнән армия хезмәтен үтәп кайткан бик матур төз гәүдәле ыспай егет басып тора. Егетнең район үзәгенә төшеп, хәрби исәпкә алынырга баруы икән. Автобуска кереп утыргач та бер-беребездән күзләрне алмый карап барабыз. Шунда напарницама “бу егет минеке” дип әйттем һәм шулай булды да! 1986нчы елның 26 декабрендә туй ясадык. 40 градус салкыннар да безне куркытмады, йөрәк тулы мәхәббәт иде. Шушы яратуның җылысы бүген кызларыбыз, оныкларыбызга да җитә, – ди Рушания апа, яшьлек елларын искә төшереп.
Рушания апа тумас борын ятим калган. Әтисе кисәк кенә авырып якты дөньядан китеп барганда, Рушания әнисе карынында ята. Әтисенең кырыгын үткәргән көнне, 1 сентябрьдә, кызчык дөньяга аваз сала. Рушаниядән тыш өйдә тагын өч бала! Алары да 6, 4, 2 яшьлек сабыйлар гына була. Әнисенең ятимлек, ялгызлык ачысыннан әллә шаярып, әллә уйнап: “Асрамага бала бирәм” дип әйтүен ишетеп, Рушанияне алып китәргә дип әллә никадәр кеше килгән булган. Йөрәгеннән өзелеп төшкән нарасыйны әни кеше чит-ятларга бирәме соң?!
– Тыңламасак, шаярсак, әни миңа: “Теге вакыт сорап килгәндә, биреп җибәрәсе калган үзеңне!” дип әйтә иде. Шаярып кына әйткәнен аңласам да, шулай да шүрләтә иде. Әнинең мине медицина юнәлеше буенча укытуына яши-яши рәхмәтле булдым. Балалар авырмыйча гына үсми, шәфкать туташы тиз реакциягә ия бит ул, – ди райондашыбыз.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел өчен 20 декабрь саныннан укыгыз.
Фото – Район хакимияте архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев