Гомер йомгакларын сүткәндә
Фәһимә апа – сугыш чоры баласы. Сугыш башлангач, 13 яше тулган кызның беләкләре көчсез дип тормыйлар, өлкәннәр белән тигез дәрәҗәдә эш йөклиләр. Фәһимә генә түгел, аннан кечерәкләр дә, әби- бабайлар да җигелеп тарта колхоз эшен. Үзеннән соң туган энесен һәм сеңлесен карау да Фәһимә өстендә була.
Әтисе Нурулла белән бертуган абыйсы Мөҗәһит – сугышта. Бәби алып кайткан әнисе эшкә чыга алсын өчен Фәһимә укудан туктарга мәҗбүр була. Бригадир эшкә алырга килгәч, әнисе, югары температура белән авырып яткан кызына күрсәтеп: “Балам үлә бит, ничек эшкә барыйм?!” – ди. Фәһимә апа әлеге вакыйганы бүген дә күз яшьләре белән искә ала. “Бала исән калса, бригадирның күзенә ничек күренермен?!” – дип, бик курыккан иде әнкәй”, – ди ул.
– Тамак ач. Туярлык ашарга ризык юк. Җәен кузгалак, балтырган, ачы кукы, кычыткан ашасак, кышын тамак туйдыру тагын да авырга туры килә иде, – дип искә ала райондашыбыз. – Мәктәптә яхшы укый идем. Күбәктә 7 сыйныф тамамлаганнан соң Мөслимгә йөреп укый башладым. Тик 10 сыйныфны төгәлләү бәхете тимәде.
Сугыштан соңгы чорда Фәһимә заготконторада әтисенә ярдәм итә, аның белән бергә тире, чүпрәк, башка чимал җыя. Арифметиканы су кебек эчкән кыз Бөгелмәдә бухгалтерлар курсында белем алганнан соң дүрт-биш авылны берләштерган “Алга” колхозында бухгалтер булып эшли башлый. Бураннарда исәп-хисап эше белән атта Мөслимгә барган вакытлары әз булмый кызның.
Булачак тормыш иптәше Әсгать белән Яңа Карамалы авылында таныша Фәһимә. Бер күрүдә кабынган хисләр аларны гомер буе озата бара. Егетнең гадилеге һәм эчкерсезлеге җәлеп итә кызны. Әтисе вафатыннан соң әнисе Хөршидәне үзеннән 20 яшькә өлкән кешегә димлиләр. Ияреп килгән алты айлык Әсгатьне дә үз итә үги әти.
Фәһимә апага – 94 яшь. Яшьлек матурлыгын җуймаган гасыр яшьтәше биш вакыт намазын калдырмый, район һәм республика матбугаты белән танышып яши.
Баек авылында гомер итүче Фәһимә апа Галимова үзен бик бәхетле әни дип саный. Балалары – ил-көнгә файда китереп, тырыш хезмәт куялар. Зур кызы Вәсилә – Яр Чаллы хастаханәсендә терапевт-эндокринолог, Фәнүзә Яр Чаллы мәктәбендә укытучы булып эшләп лаеклы ялга чыкканнар. Гөлүсәсе Мөслим гимназиясендә алгебра һәм геометрия фәннәреннән укыта. Фәридә дә – һөнәре буенча педагог. Төпчеге Фиргать – инженер-механик, “Юлчы” җәмгыятен җитәкли.
– Ана кеше гомере буе баласын кайгыртып, аның борчуларын йөрәге аша үткәреп, шатлыкларын ихластан бүлешеп яши. Шөкер, Аллаһы Тәгалә балаларыма иман- шәфкать биргән, һәрберсенең игътибарын, ихтирамын тоеп яшим. Әни кеше өчен моннан да зуррак бәхет бармы?! – ди Фәһимә апа.
Әтиләре вафатыннан соң биш бертуган “туган йортны буш калдырмыйбыз” дигән фикергә килә. Фәридә апа тормыш иптәше Илсур абый белән, Яр Чаллыдан авылга кайтып төпләнәләр. Беренче вакытта җайсызрак кебек тоелса да, әнкәйләрен ялгыз калдырмау теләге өстенрәк булып чыга. Авылга кайтып төпләнгән Фәридә һәм Илсур Госсамовлар Баекта кибет ачалар. Фәридә апа лаеклы ялга чыкканчы Баек мәктәбендә директор булып эшли.
– Әткәй белән әнкәй безне олыны – олы, кечене – кече итеп яшәргә өйрәтте. “Әбекәегез үстерде инде сезне, ул булмаса, мин көне-төне колхозда эшли алмас идем”, – дип әйтә ул. Безнең әти-әниләр ялсыз, бәйрәмсез эшләгәннәр. Әби тәрбиясе, киңәшләре безгә бик ярдәм итте. Әткәебез 20 елдан артык Баекта имам-хатыйп булып торды, әбекәебез дә абыстай иде, – ди Фәһимә апаның кызы Фәридә апа.
Төп йорт бәйрәм, яллар саен балаларның, онык- оныкчыкларның шат авазларына күмелә. Бу йортта бәрәкәт, үзара хөрмәт, иң мөһиме – әнкәйгә ихтирам яши.
Лилия Шәймиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев