Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Синең балаларың, Мөслим!

Гомер буе халыкка хезмәттә

Район ветераннар советы рәисе Илгиз Низамов белән аның хезмәт юлын барладык

2026 ел Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы дип игълан ителде. Хезмәт фидакарьлеге дигәндә, зур бүләкләргә ия булган, югары вазыйфалар башкарган шәхесләр генә түгел, ә гомере буе халыкка хезмәт итүчеләр дә күздә тотыла. Җирлегебездә фидакарьләр бик күп. Илгиз Низамов – шуларның берсе. Хезмәт юлын комсомол оешмасында башлап, авыл советында, коммуналь хезмәтләр күрсәтү идарәсендә нәтиҗәле хезмәт куйган хөрмәтле зат ул. Илгиз Хафиз улы әле бүген дә халыкка хезмәт итә.

Тумышы белән данлыклы Түреш авылыннан ул. Шагыйрь Харрас Әюпов белән бер сыйныфта укыган, бер парта артында утырган райондашыбыз.

– Тормыш биографиям туган ягым – Түреш һәм Мөслим белән тыгыз бәйләнгән. Туган җиремнән мин бик азга гына, Казанда институтта укыганда гына аерылып тордым. Калган бөтен тормыш һәм хезмәт юлым Мөслимдә узды. Түрешкә кайтып йөрим. Туган авылыма кайту белән иң элек мәрхүмә әнкәемнең, туганнарым, сыйныфташларым, дусларымның каберләрен зиярәт кылам. Аннан, урам әйләнеп, атна буена җитәрлек илһам, күңел көрлеге алам, – дип истәлекләрен барлый Илгиз абый.

Түреш башлангыч мәктәбен тәмамлагач, Күбәк урта мәктәбенә укырга килә ул. И. Низамов үзен мәктәпнең иҗтимагый тормышында актив катнашучы яхшы укучы итеп таныта.

– Без – сугыштан соң туган буын, әмма сугыш шаукымын тоеп, аны ишетеп яшәдек. Авылда Бөек Ватан сугышы ветераннары күп иде. Туганнарның, авылдаш абыйларның сөйләшкәннәрен ишетеп үстек. Мәктәбебездә дә сугышта катнашкан, аның бөтен авырлыгын күргән, кулын яки аягын югалткан укытучылар эшләде. Әмма алар беркайчан да батырлыклары белән мактанып, күкрәк кагып йөрмәделәр. Алар яшәү рәвешләре, фикер йөртүләре белән үрнәк булдылар, тормыш юлында югалып калмаска ярдәм иттеләр, – дип искә ала И. Низамов.

Мәктәптә укыганда ук комсомол секретаре вазыйфаларын башкарган егет Казан дәүләт педагогия институтына юл тота һәм тарих факультетына укырга керә.

– Комсомол тормышы мине байтак еллар озата барды. Институтта төркемебезнең комсоргы итеп сайладылар. Соңрак факультетның комсомол бюросы члены итеп тәкъдим иттеләр. Шулай итеп бу юлдан миңа ике дистә елга якын барырга туры килде, – ди ул.

Диплом алып үзе укыган мәктәпкә укытучы булып кайткан егетне, 4 ел эшләгәч, район комсомол комитетының икенче секретаре итеп сайлыйлар.

– 1970нче елның 29 октябрендә, нәкъ менә комсомол туган көнне миңа район комсомол комитетының икенче секретаре булып эшләргә тәкъдим иттеләр. Икенче секретарь вазыйфасында бер ел эшләгәч, комсомол комитетының беренче секретаре булып сайландым. Ун ел дәвамында район комсомоллары белән тыгыз элемтәдә эшләргә насыйп булды. Партиянең дә, комсомол оешмаларының да бик нык эшләгән вакыты иде ул. Комсомол активистлары идеология юнәлешендә халык, яшьләр белән тыгыз элемтәдә эшләде, иртәдән алып төнгә кадәр яшьләр арасында булдык. 1970 елда комсомол оешмасы сафларында 3400дән артык әгъза булса, мин вазыйфадан киткәндә аларның саны 4000гә җиткән иде. Комсомол яшьләр белән бергәләп эзләнү, яңа юнәлешләр табу, ирешкән уңышлар – барысы да матур хатирә булып бүген дә күңелдә саклана, – ди Илгиз Низамов.

Ун ел эчендә Мөслим районының комсомол оешмасы ике тапкыр Комсомол үзәк комитетының байрагы белән бүләкләнә, алар районга мәңгелеккә саклауга тапшырыла. ВЛКСМ Өлкә комитетының байрагы да бүген Мөслимдә саклана.

Илгиз абыйга җаваплы вазыйфаларны бер-бер артлы тапшырып кына торалар. Комсомол комитетыннан соң аңа авыл хуҗалыгы профсоюзларының район комитеты рәисе вазыйфаларын йөклиләр. Биредә дә сынатмый ул. Хәтта “Урман иле” пионер лагереның кышкы чорда колхоз-совхозларда хезмәт куючы механизаторлар һәм терлекчеләр өчен уку һәм сәламәтлекләрен ныгыту юнәлешендә эшләвенә ирешә.

1986 елда Илгиз Низамовны Мөслим авыл советы рәисе итеп сайлыйлар. Әлеге җаваплы һәм четерекле вазыйфаны 15 ел зур төгәллек белән алып бара ул.

– Ул чор илдәге зур үзгәрешләр белән хәтергә кереп калды: Советлар Союзы таркалды, кибетләрдә азык-төлек юкка чыкты, оешма-предприятиеләр ябыла башлады. Икътисадый тотрыксызлык, эшсезлек кебек күренешләр колач җәя башлады. Шушы чорда да халык белән аңлашып эшләү, җирлектә тынычлык һәм иминлекне тәэмин итү авыл советларының вазыйфасына әйләнде. Халыкны азык-төлек, ипи, кием-салым белән тәэмин итү, тынычлыкның югалуына юл куймау юнәлешендә бик тыгыз эшләргә туры килде. 1986 елда район үзәген газлаштыру эшләре башланды. Эш башында елга 5-10 өй генә газлаштырылса, соңрак тулы бер урамга зәңгәр ягулык җибәрелә башлады. 2000 ел башына район үзәгенең 70 проценттан күбрәген газлаштыруга ирешә алдык. Шуны әйтәсе килә: нинди генә катлаулы мәсьәләләр булганда да, шөкер, райондашларыбыз белән аңлашып эшләдек. Алар миңа ышанды, ә мин аларның гозерләрен җитәкчелеккә җиткерү һәм проблемаларны хәл итү өчен бар көчемне куйдым, – ди быел 80 яшен тутырган аксакал.

2000 елда Илгиз Низамовка янәдән җаваплы тармак – коммуналь хуҗалык идарәсен тапшыралар.

– Ул чорда коммуналь хуҗалык тармагы иң авыр тармакларның берсе иде. Мөслимдә генә түгел, гомумән, республика, ил күләмендә авыр эшләүче юнәлеш булып саналды. Ихатасы да, техникасы да, финанс мөмкинлекләре дә булмаган коммуналь хуҗалыкны аякка бастыру өчен бик күп йөрергә, күп ишекләрне шакырга, халыкка хезмәт күрсәтү дәрәҗәсен югары ноктасына җиткерү өчен бик күп йокысыз төннәр үткәрергә туры килде. Без эшчәнлегебезне яхшыртуга ирешеп, ел саен матур нәтиҗәләр күрсәтә алдык. Каты көнкүреш калдыклары полигоны төзелү, юынтык суларны чистарту корылмасын сафка бастыру, район үзәгендәге күпфатирлы йортларны җылытучы котельныйларны берләштереп, аларга реконструкция ясау буенча башкарылган эшләр республикакүләм семинарларны Мөслимдә үткәрү мөмкинлеген бирде, тәҗрибәбез белән республика җитәкчелеге белән бүлештек, – ди Илгиз Хафизович.

Лаеклы ялга чыкканнан соң да берничә ел хезмәт куя Илгиз Низамов. Ялга туктагач та озак өйдә утырырга туры килми аңа. Россия Пенсионерлар союзының Мөслим бүлеген җитәкли ул. 2014 елда исә аңа район ветераннар советы дилбегәсен тапшыралар. Бүген дә шушы вазыйфада Илгиз Низамов.

– Районыбыз өлкәннәре белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Шунысы куандыра: кайсы гына авылга барсам да, таныйлар, хөрмәтләп исәнлек бирәләр, минем белән бәйле истәлекләрен сөйлиләр. Бүгенге пенсионерларның күбесе миңа яшь чактан ук таныш, комсомоллар белән эшләгәндә бергә хезмәт куйган егетләр, кызлар. Ветераннар белән эш-ләү дә бик җаваплы. Без ел саен яңа максатлар, юнәлешләр билгелибез һәм район җитәкчелеге, хөкүмәтебез белән берлектә шушыларны уңай хәл итүгә ирешәбез. Чишелеп бетмәгән мәсьәләләр дә бар, әмма алар эшләнер. Без эшли алмаганны бездән соң килгән дәвамчыларыбыз башкарыр, дип уйлыйм, – ди район ветераннар советы рәисе.

Райондашыбызның тынгысыз һәм тырыш хезмәте югары бәяләнә. Бүген аның күкрәген “Казанның 1000 еллыгы”, Татарстан Республикасының “Хезмәттәге казанышлары өчен”, “ТАССРның 100 еллыгы” медальләре бизи. “Мөслим районының Мактаулы гражданины” билгесен ул һәрвакыт күкрәгендә йөртә.

Фото – И.Низамовның шәхси архивыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев