Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Синең улларың, Мөслим!

Басу адмиралы

Илнар Сабировны хезмәттәшләре яратып “басу адмиралы”, “комбайннар капитаны” дип йөртә

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, диләр. Илнар “Агромастер” җитештерү компаниясендә эретеп ябыштыручы булып эшли. Язгы чәчүдә дә, урып-җыю чорында да һәрвакыт алдынгылар рәтендә ул.

– Илнар үзенә бирелгән эшне һәрвакыт тиз башкара, шулай да сыйфат белән күләм тәңгәл килә. Бу сезонда ул 1700 тонна көзге һәм язгы бодай суктырып алды. Үзе иярләгән “Акрос-585” комбайнының да сәгать кебек төзек эшләвен тәэмин итә Илнар, – ди “Исламов” хуҗалыгы җитәкчесе Илгиз Исламов.

Илнар басуга ашлама кертүдә, иген басуларын чүп үләннәренә һәм корткыч бөҗәкләргә каршы эшкәртүдә катнаша. Быел ул әлеге җаваплы эшләрне 7500 гектар мәйданда башкарган.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 13 сентябрь санында укыгыз.

Лилия Шәймиева фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев