Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Синең улларың, Мөслим!

Алыштыргысыз Расих

Расих Шәрифуллин “Татавтодор” җәмгыятенең Минзәлә филиалы Мөслим участогында йөк төягеч машина йөртүчесе булып эшли.

Расих абый хезмәт юлын 1991 елның июлендә Мөслим районының Киров исемендәге колхозында башлый. Хәрби хезмәткә алына. Ватанын яклау бурычын үтәгәннән соң, Расих туган ягына кайтып, колхозга тракторчы булып эшкә урнаша. 1996 елда ул “Татавтодор” җәмгыятенә механизатор булып килә. Бүгенге көндә Расих абый – әлеге оешманың иң кадерле кадрларының берсе.

Расих Шәрифуллин – югары профильле белгеч. Аның йөк төяү һәм асфальт җәю машиналарын йөртү буенча егерме алты еллык тәҗрибәсе бар. Техниканы яхшы белүче, остаз буларак яшь белгечләрне юл салу серләренә өйрәтүче Расыйх техниканы, юл салу машиналарын ремонтлауда да теләп катнаша. Үзенә йөкләнгән машиналарны һәрвакыт чиста итеп, карап, саклап тота, техник яраклылыгын вакытында тикшерә. Аның техникага җаваплы каравы запас частьларны, ягулык-майлау материалларын экономияләргә мөмкинлек бирә. Моннан тыш Р.Шәрифуллин һәрдаим һөнәри осталыгын арттыру буенча эшли, ул оператив фикер йөртү, юл хәрәкәтен тиз бәяләү һәм дөрес карар кабул итү сәләтенә ия.
 

 Фото – “ТАТАВТОДОР” ҖӘМГЫЯТЕ АРХИВЫННАН.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 11 август санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев