Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Синең балаларың, Мөслим!

Алтын куллы суперхирург

Якташыбыз Равил Шәймәрдановка 85 яшь тулу уңаеннан

ГИДУВның 7нче шәһәр шифаханәсендә урнашкан кичектергесез хирургия кафедрасы мөдире кабинетында, хәвефле хәбәр җиткерәчәген искәрткәндәй, көтмәгәндә генә кискен итеп телефон шалтырады. Шалтыратучы кеше Республика сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары иде. Трубкада аның борчулы тавышы яңгырады: – Равил Шамилович, симфоник оркестрның баш дирижеры Фоат Шакирович Мансуровны беләсездер, дип уйлыйм. Музыкантларын, ару-талу белән исәпләшмичә, Илһам Шакировның 60 яшьлек юбилей концертына әзерләгәндә, приступ булган бахырга. Әле яңа гына үзен 15нче ашыгыч ярдәм күрсәтү больницасына алып киткәннәр. Сез – зур тәҗрибәле табиб, шәһәрнең баш хирургы. Тиз генә шуның янына баруыгыз, кирәк булса, операция ясавыгыз сорала. Хәле бик авыр, диләр.

Авыруның хәле, чыннан да, соң дәрәҗәдә мөшкел булып чыга: үт куыгы шартлаганлыгы, үт белән үлек бергә кушылып, эчкә таралганлыгы ачыклана. Аз гына соңарсаң да, бөтен организм агуланып, һәлакәт белән очлану ихтималы бик зур иде. Равил Шамилович, һәрвакыттагыча, зур җаваплылык тоеп, операцияне җиренә җиткереп ясый. Шул рәвешле, ул Мәскәүнең Зур театры һәм Татарстан симфония оркестры дирижеры, Россия Федерациясенең, Татарстанның һәм Казакъстанның халык артисты Фоат Мансуровны заманында үлем тырнагыннан йолып кала.

Мин якташым Равил Шәймәрданов турындагы язмамны юкка гына аның изге хезмәтенең асылын гәүдәләндерә торган күркәм мисал белән башламадым. Үт куыгы гына түгел, ә үтә дә җитди һәм катлаулы ашказаны асты бизе, бавыр һәм башка кайбер эчке әгъза авыруларына дучар булган кешеләрне операция һәм дәвалау юлы белән аякка бастыру, гомумән, күп еллар буена безнең каһарманыбызның профессиональ гамәле булды. Заманында аның тылсымлы скальпеленең куәтен татыган кешеләр арасында тарихыбызда якты эз калдырып киткән шәхесләр дә, шулай ук бүгенге көндә мәдәниятебезнең йолдызлары булган зыялылар да аз түгел. СССРның халык артисты, дирижер Натан Рахлин, академиклар Владимир Иванов, Әбрар Кәримуллин, профессор Вахит Хаков, Г.Тукай исемендәге премия лауреатлары Зөлфәт һәм Фоат Садриев, Республикабызның халык артистлары Ирек Баһманов, Наил Әюпов, Хәлим Җәләлов – барыбызга да таныш шундый исемнәрнең бер өлеше. Ә инде Равил Шамиловичның ел саен 200гә якын операция ясаганлыгын исәпкә алсак, аның ярдәмендә кабат тулы канлы тормышка әйләнеп кайтучылар санап бетергесез.

Менә шундый алтын куллы хирургның 2009 елда “Ак чәчәкләр” бәйгесендә җиңеп чыгуы, республика табиблары арасында иң яхшы белгеч буларак танылып, “Ел табибы” дигән мәртәбәле исемгә лаек булуы бик тә табигый һәм урынлы иде. Моннан шактый еллар элек үк, әле 35 яше тулган чагында ук, Республиканың атказанган табибы дигән дәрәҗәгә ирешкән, ә алты дистәсен тутыргач, Россиянең атказанган табибы дигән тагын да югарырак ат-исем казанган зыялы шәхес өчен бу чын мәгънәсендә нур өстенә нур, җиңү өстенә җиңү иде. 2010 елда, әлеге казанышлар тезмәсенә таҗ булып, Фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премиясе лауреаты дигән иң мәртәбәле исемдәрәҗә килеп өстәлде.

Г.Ибраһимов әйткәндәй, Равил Шамил улы – тормышның төбеннән күтәрелгән каһарман. Чыгышы белән Мөслим районының Ташлыяр авылыннан. Ишле гаиләдә тәрбияләнеп үскән. Әтисе – колхозларында иң беренче шофер булган кеше, сугыш чорында танк йөртүче сыйфатында Берлинга кадәр барып җиткән, ә аннары Прагага атаклы марш-ыргылыш ясауда катнашкан. Батырлыкларының әҗере – ике Кызыл Йолдыз ордены, медальләр һәм Баш командующий имзасы куелган Рәхмәт хатлары. Колхозларында янә шофер булып эшләү дәверендә ул бөтен балаларын да диярлек югары белемле итүгә ирешкән. Равил улын медицина юлыннан китәргә кодалаучы да, әлбәттә, ул булган. Ә сабыр холыклы, басынкы табигатьле әнисе, гади авыл хатыны исә, яшьтән үк улына үзенең фигыленә хас матур сыйфатларын сеңдергән.

Тугызынчы дистәсен ваклаган көннәрдә Равил Шамилович бербер артлы узганнарын күз алдыннан үткәрә, үткәннәргә кайта-кайта, гомер йомгагын сүтә. Буыннары да катмаган малай чагы, ач-ялангач көе, авылын елардай булып сагынасагына, Минзәлә медицина училищесында укып йөрү, диплом алгач, өч ел туган авылында фельдшер булып эшләү, дәвалану эшенең башлангыч нигезләрен үзләштерү. Үрмәле гөл кебек югарыга, һаман үсәргә ашкынучы күңелне авыл кысасына бикләп куеп буламыни?! Шуннан соңгы чорда тынгысыз егетебез кызыл дипломга Казан медицина институтын тәмамлап, зур тырышлык һәм осталык күрсәтеп, туган районы үзәгендә дүрт ел буе хирург булып эшли. Хирургия эшенә бәйләнешле иң кирәкле башлангыч тәҗрибәне дә ул шушында туплый. Янә аерып әйтергә кирәк: шул чор эчендә сәләтле яшь хирург район үзәгендә үткәрелә торган операцияләрнең методикасын һәм иң нечкә серләрен дә, нигездә, шушында үзләштереп өлгерә.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 25 июль саныннан укыгыз.

Марсель Бакиров, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе.

Фото – «Мөслим-информ» архивыннан 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев