Ак халатлы шәфкать иясе
Тат. Шуран авылында яшәүче Фоат ага иң кечесе булып туган кызларына Рәфидә исеме куштыра. Хастаханәдә ятканда үзен дәвалаган Рәфидә исемле шәфкать туташының исеме бик кереп калган була аның хәтеренә
Мәктәпне яхшы билгеләренә генә тәмамлаган Рәфидәнең генә никтер медицина юнәлеше буенча түгел, ә милиция мәктәбенә укырга китәсе килә. Ләкин, әнисе Гөлҗиһан апа шарт куя: милиция мәктәбенә китәсең икән чәчеңне кистермисең, ә шәфкать туташына укырга китәсең икән чәчеңне кисәргә рөхсәт бирәм, – ди ул. Шулай итеп кызның башка чарасы калмый. Түбән Кама шәһәренең медицина училищесына укырга керә.
1985 елда училище тәмамлап туган ягына кайткан кызны район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә билгелиләр. Бер ел биредә эшәгәннән соң, хастаханәнең тудыру бүлегенә күчерәләр.
– Ул чорларда елына 360-400 бала туа иде, – дип искә ала ул вакытларны өч дистә ел тудыру бүлегендә акушерка булып хезмәт куйган Рәфидә Усманова. – Үзем дә яшь кыз идем, хәзер генә уйлыйм, ничек курыкмыйча тудыру бүлегенә күчәргә риза булдым микән дим. Бер смена вакытында 7-8 әр бала кабул итә идек кайвакытта. Эшли башлаган чорда туган балалар инде хәзер үзләре әни булдылар. Аларның үзләренә дә әни булу бәхетен татырга ярдәм итүем белән бик бәхетлемен, ди.
Тудыру бүлегендә эшли башлаган елларда, төнге вакытта табиб та булмаган. Акушер һәм санитарка барлык эшләрне башкарып, әниләрне тәрбияләгән, балаларны кабул иткән:
– Шулай да ул дәверләр үзе бер матур, авырлыклары һәм шатлыклы мизгелләре белән хәтердә саклана ди, – Рәфидә Фоат кызы.
Рәфидә Усманова биш елдан артык ашыгыч ярдәм бүлегендә хезмәт куя. Сменасын тәмамлап кайткач та эше төгәлләнми аның күп вакытта, әле теге, әле бу шәһәргә авырулар илтергә, озатырга туры килә.
– Һәр барган авыру һәрвакыт хәтердә саклана. Күп вакытлар үтеп очрашкач, аларның сәламәт булуын күрү иң зур сөенеч минем өчен, – ди.
Әлбәттә, мондый авыр һәм җаваплы хезмәтне башкарырга, гаиләсенең ныклы терәк булуы да ярдәм итә Рәфидә Фоат кызына. Иң зур терәге һәм ышанычы – Равиле бар аның. Ә кызлары, җимешләре Ләйсән һәм Алсуы – төп таянычлары. Чөнки һәрдаим сменалы эштә, бәйрәм һәм ял көннәрендә дә күп вакытын хезмәттә үткәргән ханымга шундый терәк булмаса бик авыр булыр иде.
– Рәфидәнең хезмәтенең бик авыр һәм җаваплы икәнен өйләнгәндә үк белеп өйләндем бит. Иртән арып эштән кайтып керә. Озак та үтми тагын чыгып киткән чаклары да күп була хәләлемнең, – ди инде өч дистә елга якын Рәфидәсен яратып саклаучы Равиле. – Шуңа да мин аңа һәрвакыт таяныч, терәк булырга тырыштым. Аның ышанычын күпме аклаганмындыр, әмма мин Рәфидәмне тормыш юлдашы итеп сайлавыма бер дә үкенмим. Шөкер, бүген дөньябыз җитеш, гаиләбез түгәрәк. Кызларыбыз үсеп, үзләре хәзер тормышка чыктылар. Шушы олы бәхеттән ходай безне аермасын, – ди ул, кадерле хатынын җылы кочагына алып.
Район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегендәге хезмәттәшләре дә Рәфидә Усманова хакында бары мактау сүзләре генә җиткерделәр:
– Рәфидә Усманова бик пөхтә, җаваплы һәм төгәл хезмәттәшебез безнең. Һәрвакыт гадел һәм туры сүзле булуы белән дә аерылып тора ул. Башлаган эшен ахырына кадәр төгәл башкаруы, авыруларга игътибарлы булуы өчен хөрмәт итәбез. Шул ук вакытта ярдәмчел коллега, кадерле хатын, хөрмәтле әни дә ул, – диләр аның хакында.
Габдрахман Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” китабында бер авыру агай Гөлшәһидә хакында: “Чәчәк кадерен белгән кеше кеше кадерен дә белә”, – дигән фикерен җиткерә. Мин дә нәкъ шулай дияр идем, ихатасын тутырып төрле чәчәк-гөлләр үстерүче Рәфидә Усманова шәфкать туташы һөнәрен бик дөрес сайлаган. Үзенең өч дистә елдан артык башкарган хезмәт елларында үз куллары белән бик күп хатын-кызларга әни булырга ярдәм иткән, нәниләрне алып әниләре күкрәгенә салган, инде хәлем бетте дигән авыруларга беренче ярдәмне күрсәтеп яшәүгә өмет уяткан Усманова Рәфидә Фоат кызы – үзе дә бер нәфис, гүзәл чәчәк кебек. Әле озак еллар үзең үстергән чәчәкләргә сокланып, гаиләң иминлегендә, балалар бәхетендә яшәргә насыйп булсын сиңа, ак халатлы шәфкать иясе.
Фото – рәфидә усманованың шәхси архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев