Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Синең балаларың, Мөслим!

Әдәбиятыбызның аксакалы

Татар әдәбиятының классик язучысы Фоат ага Садриевка 10 мартта 85 яшь тулды

Чордашларыннан әллә ни аерылып та тормый кебек, дөньяның ачысын-төчесен шактый күргән-кичергән кешеләргә хас булганча, сабыр, тыныч холыклы ул. Шул ук вакытта җорлыгын, шаян табигатьле булуын да беләбез: җитди генә сүз барганда да, нидер сөйләп, көлдереп ала, шул арада сүз барышын үткенләтеп җибәрердәй, күңелгә сеңеп калырлык берничә кәлимә фикер дә әйтеп куя. Ачык күңелле: танышмы, түгелме – юлында очраган һәр кешегә яктырып сәлам бирә, үтеп барышлый гына җылы сүзләр әйтеп, күңелне күтәрә. Бик күпләр аңа киңәшкә киләләр, уй-фикерләре белән уртаклашалар. Дус-ишләренең тормыш-гаилә хәлләре, язмышлары кызыксындыра аны, каләмдәшләренең иҗатына битараф булмаучы олпат шәхес тә, талант иясе буларак, иҗатка тартылучы якташларына, үзенә мөрәҗәгать итүче һәммәсенә ярдәм кулы сузарга әзер кайгыртучан остаз, күренекле каләм иясе дә ул. Үз иҗатына гына түгел, башкаларга да таләпчән, җайлап кына тәнкыйть фикерләрен дә җиткерә белә.
Гомумән, андый иҗат әһелләрен “әдәбият сагында торучылар” дип атау бар. Билгеле, алар күп булмый һәм бу дәрәҗәгә һәр каләм әһеле ирешә дә алмый. Безнең чор әдипләреннән Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Аяз Гыйләҗев исемнәрен атый алабыз. Очрашуларда, тирәдә нинди генә танылган шәхесләр булса да, җыелган халык аның сүз әйтүен көтә, чөнки беләләр, беркемне дә кабатламыйча, теманы вакламыйча, бүгенге дөнья барышын ачык мисаллар, гомумиләштерүләр аша сурәтләп, сүзенә анык хис-кичерешләр салып, яхшысын – яхшыча, килешмәгәнен җанга барып җитәрлек кимәлдә аңлаешлы рәвештә бары тик Фоат абый гына әйтеп бирә ала.
Фоат Садриевны илле елдан артык күреп беләм, аның исеме күңелгә тагын да иртәрәк – беренче сыйныфта укыганда ук кереп калды. Ул чакта вакытлы матбугатның халык тормышында нинди урын алып торганын яхшы хәтерлибез: өй саен берничә газета-журнал килә, шул мәшәкатьле заманда, вакыт табып, олысы-кечесе аларны ябырылып укый иде. Өлкәннәр, беренче эш итеп, район газетасын кулларына алалар. Мин, яңа гына укырга өйрәнгән малай, моны чамалап, барысыннан уздырып, “Ленинчы” газетасын кулга төшерәм. Тарихи факт: ул чакта Мөслимне, шул исәптән безнең “Правда” колхозын да әллә кайдагы Сарман районына “беркетеп” куйган иделәр. Кыш көннәрендә колхоз үзәге булган туган авылым Әмәкәйдән район үзәгенә әйләнгән Сарманга эш-йомыш, төрле җыелышларга баручыларның ДТ-54 тракторына таккан чаналарга утырып китүләре һаман да күз алдында. Озатырга бөтен авыл чыга иде аларны. Ара – 100 чакрым чамасы. Тун-толыпларга төренеп, чанага салган салам өеменә чумып киткән авылдашларны, ким дигәндә бер атнадан тагын бөтен авыл белән чыгып каршы алыш инде. Ә район газетасы атнага өч мәртәбә һич соңармыйча килеп җитеп тора. Мин, кулга эләккән газетаны, тыңласалар-тыңламасалар, кайчак эшләреннән бүлдерә-бүлдерә әткәй белән әнкәйгә, абый-апаларга, безнең өйгә кергән күрше-күләнгә кычкырып укырга тотынам. Бала гына булсам да, беләм, кайбер язмаларны укый башлауга, олылар, эшләрен бүлеп, игътибар белән тыңлый башлыйлар. Бусы мине тагын да канатландырып, кыздырып җибәрә. Авторларына карап, кызыклы язмаларны кемнәр язганын таный башладым, күзгә иң еш чалынганы һәм игътибарны җәлеп итүчеләр Хәниф Хәйруллин, Фоат Садриев, Фәнзаман Баттал, Спартак Әхмәтов, Дамир Гарифуллин була иде. Спартак абый – үзебезнең авылныкы, аның язганнарын укый башласам, әткәй белән әнкәй аерым бер горурлык белән тыңлап утыралар иде. Ә Фоат Садриев һәм Фәнзаман Баттал гаҗәеп кызык фельетоннар, юмористик хикәяләр язалар. Аларны укый башлагач, түзә алмыйча, көлә-көлә тәгәрәпләр китәм. Миңа карап, әллә укыганнарның кызыклыгыннан, әллә минем кыланышымнан әткәйләр көлә башлый. Ачык хәтерлим: газетада шушы авторларның язмасы чыкмаса, ул газета безнең өйдәгеләр өчен юк санала иде. Әле газетаның сатира һәм юмор почмагы да бар иде. Анысында районда булган хәлләр тозлы-борычлы тәнкыйть утына тотыла. Ул чорда җитешсезлекләрне тотып алу, тәнкыйть итү гадәти хәл санала, җитешсезлекләрне төзәтү мәсьәләсендә газета бик үтемле чара иде шул.

 

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2026 ел өчен 6 март саныннан укыгыз.

 

Фото – Ф.Садриевның шәхси архивыннан. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев