Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Синең улларың, Мөслим!

38 ел җир астында!

Гомере буе шахтер булып эшләгән Әхнәфетдин Гыйләҗетдинов бик күп мактаулы исемнәргә лаек булган.

Әхнәфетдин абый – су­гыш чоры баласы. Әтисе сугышка киткәндә төпчек Әхнәфетдингә нибары 9 ай була. Дүрт абыйсы һәм әнисе, бәрәңге киптереп, гаилә башлыгын фронт­ка озатканда Әхнәфетдин биләүсәдә тыныч кына йо­клап кала.

– Башлангыч белем­не туган авылым Елгабаш­та алдым. 5-7 сыйныф­ларда Симәккә йөреп укы­дык. Җиденче классны тәмамлагач, 14 яшьтән кол­хозда эшли башладым. Ул вакытта колхозларда терлек күп иде. Сарык көттем. Уку­ымны дәвам итәргә теләк булса да, мөмкинлек булма­ды. Район үзәге Мөслимгә – 25, Актаныш районының Пучы мәктәбенә 15 чакрым йөреп укыйсы! Бәлки, укы­ган да булыр идем, тик ча­бата белән кая барасың?! – дип, үсмер чакларын искә ала Әхнәфетдин абый.

Колхоз малына кышкы­лыкка юкә яфрагы җыеп, урып-җыю чорында ат белән икмәк ташып, рәис яисә бригадир кушкан баш­ка эшләр белән әвәрә килеп, ике ел үтеп тә китә. 16 яшь­лек Әхнәфетдин паспорт ала. Яшьләрне авылдан читкә җибәрмиләр. Колхозга эшче көчләр туплау максатыннан оештырылган әлеге чараның җиле Әхнәфетдингә дә кагы­ла.

– Паспорт алгач , Мөслимнән авылга сәгать ярым дигәндә җәяүләп йөгерә-чаба кайтып җиттем. Ничек итсәм иттем, шулай да абыема ияреп, Чиләбегә киттем. Исәбем авылдан китү иде. Мәктәптә укыган­да агроном яисә умартачы булырга хыялландым. Тик аттестатны бирмәгәч, укыр­га ничек барасың?! Абый белән шахтада эшләү исәбе белән августның соңгы көннәрендә юлга кузгалдык. Тик рус телен юньле-рәтле белмәгән егетне эшкә алам дип сөендерүче булмады. Бер айдан янәдән авылга кайтып төштем,– ди Әхнәфетдин абый.

Янәдән колхозга эшкә керә егет. Ат җигеп, мал азы­гы ташый башлый. Шахта­га эшкә урнашырга җыенган Әхнәфетдинне Чиләбе хәрби комиссариатына исәпкә куйган булалар. 18 яше тул­гач, Әхнәфетдингә хәрби хезмәткә чакыру кәгазе килеп төшә. Әхнәфетдин теркәлгән урыны буенча Чиләбегә юл тота. Район­дашыбызны шахтага эшкә билгелиләр. 1959нчы елның 20 октябре була ул. Шул көннән 1997 елга кадәр – төгәл 38 ел гомерен ул җир астында – шахтада үткәрә!

Бик куркыныч һәм макта­улы һөнәр иясе Әхнәфетдин Гыйләҗетдинов бүген ту­гызынчы дистәсен ваклый. 81 яшьне биреп тә булмый үзенә! Йөзеннән елмаю китмәгән райондашыбыз шахтада эшләгән еллары ту­рында һәрвакыт җанланып сөйли.

– Сугыш чорында шах­тада күмер тулы вагонетка­ларны эткән әби-бабайлар турында күп ишеттек. Мин дә бөтен гомеремне шушы эшкә багышлармын дип, һич уйламаган идем. Клеть белән (безнеңчә лифт дип әйтсәк тә ярыйдыр) 800 метр тирәнлеккә төшәбез. Клеть 20-30 кешене сыйдыра. От­каточный штрек – метрога төшеп җиткәч, “трамвай”да тагын өч чакрым ара уза­быз. Канат юлы белән тагын 800-1000 метр ара үтәсе. Көн дә шушы юлны үтеп, күмер кисәбез. Без эшләгән чор­да шахта ишелгән вакытлар да булды. Бервакыт берью­лы 20-30 кеше вафат булды, – ди Әхнәфетдин абый.

 

Булачак тормыш иптәше Фатыйма белән Чиләбедә таныша егет. Минзәлә районының Дәвек авы­лыннан килгән кызның төзелештә эшләгән чагы була. Яшьләр, матур гаилә ко­рып, ике кыз үстерәләр.

– Әтинең эштән кайтка­нын әниебез түземсезлек белән көтеп ала иде. Кур­кыныч та, шул ук вакытта җаваплы да иде әтинең эше. Берсендә әтине өйгә алып кайттылар, билдән түбән өлешеннән кан саркый. Яхшы эшләгәне өчен үзенә атап бирелгән шахта комбай­нына кысылып калган! Ярты еллап дәваланды әти, аякка баскач та, яраткан эшен таш­ламады, – ди кызы Флүрә.

1970 елны Әхнәфетдин Гыйләҗетдин улына “Мак­таулы шахтер” исеме бирелә. Эшләү дәверендә бронза, көмеш һәм алтын дәрәҗәдәге шахтер исемнәренә лаек була ул. Шахтерлар көне уңаеннан Мәскәүнең Союзлар йортын­да узган чарага да чакыралар үзен. Бу вакытта Әхнәфетдин абый шахтада 13 ел эшләгән була.

– Әтиебезнең “Шахтер даны” орденының тулы ка­валеры булуы – безнең өчен горурлык! Хезмәт Кызыл байрагы ордены, “Фидакарь хезмәте өчен” медале дә юкка гына бирелмәгән үзенә. Шахтада әтиебез халык кон­тролеры да булган. Гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан­да мәсьәләне хәл итү әти өстендә була. Әтинең, бөтен союздан җыелган шахтерлар съездына чакырулы булып, Чиләбедән Мәскәүгә 18 ке­шелек делегация белән ба­руларын сөйләгәне хәтердә. “Кремль ашханәсендә 1800 кешене кунак иттеләр”, – дип сөйләгән иде. Зур бүләк тә бирәләр үзенә – Киров исемендәге заводта эшләнгән күмер чабу ком­байны әтигә исемләп тапшы­рыла, – дип сөйли Мәскәүдә яшәүче кызы Дамира.

– Шахтага әниемнән отып калган догаларны күңелдән кабатлый-кабатлый төшә идем. Бер тапкыр шул ком­байнда җәрәхәтләндем. Хода­ема мең-мең шөкер, шахтада изге догалар гына саклаган­дыр, – ди Әхнәфетдин абый.

Райондашыбыз бүген кызы Флүрә тәрбиясендә Минзәләдә гомер кичерә. Ба­лалары, оныклары өчен ка­дерле әти һәм бабай булып яши Әхнәфетдин абый.

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев