Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кызларың, Мөслим!

Хатын-кыз бәхете – гаилә бөтенлегендә!

Иренең сөеклесе, балаларының кадерле әнисе, оныкларының яраткан әбисе, туганнарының терәге, дусларының эчкерсез ярдәмчесе булып яшәү – Кадрия апаның тормыш максаты.

Һәрбер уңышлы ир-ат артында хатын-кыз тора, дигән әйтем бар. Бу сүзләр райондашыбыз Кадрия Ис­ламовага да кагыла.

Бал корты

Хатын-кыз буларак, Ка­дрия апа соклану уята: җитәкче хатыны, үзе дә “Агромастер” компаниясе эшләрендә актив катнаша, уңган хуҗабикә, әни һәм әби.

– Хатын-кыз бал корты кебек булырга тиеш. Җитез булмасаң, дөнья бармый. Мин бер урында тик утыра торган кеше түгел. Беренче чират­та хатын-кыз – гаилә учагын саклаучы, – ди Кадрия апа. – Кешеләрне шатландырырга, ярдәм итәргә яратам. Бу ми­нем канда ахры. Көнем фай­дага узса, рәхәт булып китә. Вакытны дөрес бүлергә, юк-барга әрәм итмәскә тыры­шам. Ходай сәламәтлектән аермасын, исән-сау булганда барысына да җитешергә була.

Игелек – тормыш девизы

Кадрия апаны район­дашларыбыз бик яхшы белә. Җирлектә үткәрелгән бер генә хәйрия чарасыннан да читтә калмый ул. Тормыш иптәше Илгиз абый белән, мохтаҗларга ярдәм итеп, йөрәкләрендәге җылылыкны башкалар белән дә бүлешеп яшиләр. “Мәктәпкә барыр­га ярдәм ит”, “Без – бергә!” хәйрия марафоннарында катнашалар, ел дәвамында адреслы ярдәм дә күрсәтәләр. Мохтаҗларны сөендерү, кемгәдер ярдәм кулы сузу – Исламовларның матур тра­дициясе.

– Игелек төшенчәсе Кадриямнең күңелендә ае­рым урын алып тора. Бөтен игелекле гамәлләрем ар­тында хәләлем тора. Ул: “Теге кешегә ярдәм кирәк, бу кешегә ярдәм итик әле!” – дип, гел әйтеп килә. Мәктәп елларыннан ук бергә булгач, Кадриямә өйләнгәндә үк аның миһербанлы, ярдәмчел һәм нечкә күңелле икәнен белә идем, – ди Илгиз абый.

Хатын-кызга уңышка ирешү өчен дөньяга һәм кешеләргә уңай карашта бу­лырга кирәк, дигән фикердә Кадрия апа. Кешеләрдә бары яхшы сыйфатлар гына күрә белгәнгәме, башкарган эшләренең башкаларга да файда китерүен тели ул.

Рухи мирас

Гореф-гадәтләр буыннан- буынга кучеп килгән. Исла­мовлар гаиләсендә дә әби-бабайлардан калган рухи ми­расны саклап яшиләр.

– Балаларыбызга кечкенәдән үк дөрес тәрбия бирергә тырыштык. Олыны – олы, кечене кече итеп ка­раган кеше генә бу тормыш­та үз гамәлләренә дөрес бәя бирә ала. Өлкәннәрне хөрмәт итәргә кирәк. “Исәннәрнең – кадерен, үлгәннәрнең ка­берен бел!” дигән әйтем бик ошый миңа. Дөрес сүзләр бит! Гаилә шәҗәрәсен белү һәм аны дәвам итү өстендә эш­либез, – ди Кадрия апа.

Исламовлар гаиләсендә бик матур бер традиция бар. Ел саен апрель аенда алар, бөтен туган-тумачаны туган нигезгә чакырып, зурлап коръән ашы уздыралар. Яңа ел бәйрәмен дә Исламовлар һәрвакыт бергә каршы ала.

– Яңа ел ул – гаилә бәйрәме. Бәйрәмне ничек үткәрәсең, алдагы ел да шу­лай үтә, диләр бит. Бу бәйрәм безне тагын да якынай­та, берләштерә, гаиләбезне ныгыта. Шушы һәм башка бәйрәмнәрдә бүләк бирешү – безнең гаиләдә шулай ук ма­тур гадәтләрнең берсе, – ди Илгиз абый.

Әби-бабайлы балалар – бәхетле оныклар

–Буыннан-буынга килгән тәрбиядер инде, туган җиргә мәхәббәт, туган нигезне са­клау, хезмәттән – тәм, тор­мыштан ямь табып яшәү, кешелекнең иң асыл сыйфат­ларына ия булу – гаиләбезнең девизы. Аллага шөкер, безнең балалар әби-бабай тәрбиясен күреп, аларның назларын тоеп үстеләр. Әби-бабай куенында үскән бала­лар бик бәхетле, дип уйлыйм. Алар оныкларын без белеп, аңлап җиткермәгән бик күп нәрсәләргә өйрәтәләр, – ди Кадрия апа. – Әби- бабайлар тормышның асы­лын аңларга ярдәм итә. Са­лиха әни белән Гөлсинә әни икесе дә – уңган-булган, тырыш, тормыш сөюче ха­тын-кызлар иде. Оныклары өчен өзелеп, җан атып то­дылар. Әбиләре балалары­бызны өй эшләренә өйрәтсә, Зәкиҗан бабалары туган җиргә мәхәббәт тәрбияләде. Алар аны, яратып, “бабыкай” дип йөртә иде. Бабыкайлары белән әллә кайларга чыгып китә торган иделәр. Печәнен дә чаптылар, җыеп алып та кайттылар. Басу-кыр­лар буйлап печәнлекләрдә йөргәннәрен бүген дә сагы­нып сөйлиләр. Хезмәттән тәм табып, тормышның ма­турлыгын күреп яшәргә өйрәткәннәре өчен мин алар­га бик рәхмәтлемен.

Легендар кешенең оны­клары булу – бик азларга тигән бәхет. Өлкәннәрнең үгет-нәсыйхәтләрен, дөрес киңәшләрен Исламовларның балалары тормыш дәресе итеп алганнар. Бүген уллары Ислам әтисе Илгиз Зәкиевич янәшәсендә, аның кул астын­да эшли. Исламның зирәк киңәшләре, алдан күреп эш итә белүе компаниянең уңышлы эшләвенә дә йогын­ты ясый. Кызлары Лилия Яр Чаллы шәһәрендә матурлык салоны тота.

Әни генә түгел, әби дә!

Кадрия апа үзен бик бәхетле итеп тоя. Янәшәсендә – яраткан тормыш иптәше, сау-сәламәт балалары бар. Яшьлек матурлыгын югал­тмаган райондашыбыз ике оныкның әбисе дә әле!

– Икеләтә әби мин хәзер. Моннан да зуррак бәхет бармы икән?! “Татлыдан татлы, баллыдан баллы” дигән сүз оныкларга кагы­ла икән. Бүгенге әбиләр кар­тая белми, алар барысы­на да җитешәләр. Сер түгел, элекке ак яулыклы әбиләр белән чагыштырганда, алар­га авыррак та әле. Эшен дә алып барырга кирәк, оны­клар белән дә мәш киләләр, өйдәге бетмәс-төкәнмәс эшләргә дә җитешергә кирәк. Замана балалары тәпи китү белән төрле түгәрәкләргә йөри башлый. Укырга-язар­га өйрәтәсе, өс-башларын әледән-әле яңартып торасы, бакчага, мәктәпкә әле тегесе, әле монысы кирәк... Бүгенге әбиләргә медаль бирерлек! – ди Кадрия апа.

Әйе, хатын-кызның бәхете – гаилә бөтенлегендә. Әни кеше баласына биргән тәрбия җимешләрен өлкән яшьтә та­тый. Юкка гына балаларны тормыш көзгесе белән ча­гыштырмаганнар. Кадрия апа да оныкларында үз уй- фикерләренең чагылышын күрә.

– Бүгенге хатын-кыз ир-ат белән беррәттән юга­ры дәрәҗәләр яулый, биеклекләр ала. Хатын- кыз дөнья куа, балалар бер читтәрәк кала төсле. Гаилә бәхетенең хатын-кыз ку­лында булуын онытмасак иде. Хатын-кыз янәшәсендә көчле калканы, аны саклау­чысы, яклаучысы, тормыш юлыннан бергә атлаучы тор­мыш иптәше булганда гына бәхетле була ала, – ди Кадрия Исламова.

Аңлашу бәхеткә илтә

Районда билгеле шәхеснең хатыны булу авырмы? Кадрия апа да башка бик күп хатын-кызлар кебек көндәлек эш- мәшәкатьләр белән мәшгуль.

– Тормышта нәрсәгәдер булса ирешергә теләсәң, алга куйган максатларыңнан тай­пылырга ярамый. Муллык, бәрәкәт һәрвакыт тырыш­лык, тынгысыз хезмәт белән бәяләнә. Иң мөһиме – гаиләдә аңлашу булырга тиеш. Бер кеше дә идеаль була алмый. Кимчелекләр һәрберебездә дә бар. Яшәү дәверендә тормыш иптәшеңнең җитешмәгән якларын да ка­бул итеп, уңай якларын күреп яшәргә кирәк. Ялгышларны кичерә белү дә кирәк. Бәхетле булу өчен бу да бик мөһим, – ди Кадрия апа.

Хатын-кыз бәхете ирне ир итә белүдә, әтинең ба­лалар алдында дәрәҗәсен күрсәтү һәм зурлауда. Ис­ламовлар гаиләсендә ир белән хатын бер җан, бер тән булып яшәгәч, эшләре дә, тормышлары да алга бара. Дөньяда кемгәдер кирәк бу­лып яшәвеңне тою җанга рәхәтлек бирә.

Мөслимем – җылы бишегем

Кадрия апа бармаган, күрмәгән илләр калмаган­дыр инде. Ләкин кайсы гына илгә барса да, Мөслимне са­гынып кайта ул. “Мөслимне, аның табигатен бернәрсәгә дә алыштырмас идем. Туган җиргә җитми! Вакыт булган саен көч алыр өчен урман­га барабыз. Нарат Асты ур­манында йөрергә яратам. Елның кайсы гына фасылы булмасын, табигать кочагын­да ял итәргә яратабыз. Яңа елны да урманда каршы ал­ган булды. Табигатьнең ма­турлыгын тоеп яшәү – үзе бәхет ул!” – ди Кадрия апа.

Фото – К. Исламованың гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама