Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кызларың, Мөслим!

Халык рәхмәтен ишетеп яши

Райондашыбыз Зөһрә Мансурова дару-препаратлар белән дә тәэмин итә, игелекле эшләре белән дә сокландыра.

Күпләр хәтерлидер: Мөслимдә элек бердәнбер  даруханә эшли һәм анда һәрвакыт чират була иде. Хәзер, шөкер, дистәгә якын урында дарулар алу мөмкинлеге бар. Офислары башка төбәкләргә караганнары да, дәүләтнеке булганнары да, шәхси эшмәкәрләр ачкан даруханәләр дә хезмәт күрсәтә. Тырышлыгы, үҗәтлеге белән даруханәләр челтәре булдырган райондашыбыз Зөһрә Мансурованың фотосурәте районыбызның мактау тактасына эленгән.

Урта мәктәпне тәмамлагач, Зөһрә кая укырга керергә дип баш ватмый, Казан дәүләт медицина институтына юл тота. Гомерен сәламәтлек саклауга багышлаган әнисе Нәкыя Сәхәбетдинова кызы өчен өлге була, Зөһрә әнисе юлыннан китәргә тели. Нәкъ шул елны институтта фармацевтика факультеты ачыла. Зөһрә документларын шунда тапшыра. 1980 елда ул провизор һөнәрен үзләштерүе турында кызыл диплом ала. Бөгелмә, Яр Чаллы шәһәрләрендә даруханәләр идарәсенең филиалларында эшли. Булачак тормыш иптәше Рәфил белән дә шунда таныша.

Илдә үзгәртеп кору башлангач, ул шәхси даруханә ачарга кирәк дигән фикергә килә. Тырышлыгы, белеме, максатчанлыгы белән авырлыкларны җиңеп, Зөһрә идеясен тормышка ашыра.

Наилә Сәлахова

Фото – З.Мансурованың шәхси архивыннан.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 17 май санында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев