Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кызларың, Мөслим!

Тормыш барысына да өйрәтте

Олы Чакмак авылында яшәүче Фәридә Гыйльманова сугыш чорының гыйбрәтле вакыйгаларының шаһиты булган.

“Сугыш” сүзен аңламадык

1927нче елның 27 октябрендә дөньяга килә ул. Бөек Ватан сугышы башлану хакында хәбәр килгәндә Фәридәгә нибары 13 яшь була. Бу хәбәрне аларга мәктәптә укытучы апалары әйтә.

– 1941 елда әтине сугышка алып киттеләр. “Сугыш” сүзенең асылын әтиебез сугышка киткәч кенә аңладык. Әниебезнең куллары гарип иде. Абыебыз 3 яшендә вафат булды. Энем белән әниебезгә ике бала калдык. Әнинең әнисе – әбиебез бар иде, – ди Фәридә апа. 

1943 елда әтиләренең хәбәрсез югалуы хакында хат килә. Соңрак Симәк авылы кешесе аларга әтиләренең разведкадан кайтканда һәлак булуы турында сөйли, аны күпер астына күмүләрен әйтә. Фәридә 7 классны тәмамлаган елны  районга Казан дары заводына эшчеләр җибәрү планы җиткерелә. Мөслимнән алты кызны шунда озаталар. Алар арасында авылдашы белән Фәридә дә була... 

Бригадир Фәридә

Фәридә заводта башта снаряд капчыкларын сортларга аеручы булып эшли. 

– Мөслимнән алтыбыз да 1927 елгы идек. Төрле эшләр башкардык. 1 елдан соң мине бригадир итеп билгеләделәр, – ди Фәридә Гыйльманова. – Заводта эшләгәндә ач булмадык: һәр кешегә 800 грамм икмәк, көндезге ашка талон бирәләр иде. Без бала-чагага шул да җиткәндер инде. Кайчакта шпик та эләгә иде.

Заводта эшләгән еллар – үзе бер тарих. Заводта эшләү, туган яктан читтә яшәү кызны тормыш авырлыкларына бирешмәскә, югалып калмаска һәм үз юлын табарга өйрәтә. “Заводта эшләгәндә тәрбияләнгән сыйфатларым тормышта да ярдәм итте”, – ди 97 яшен ваклаучы Фәридә апа.

Фәридә Гайнетдинова

Фәридә Гайнетдинова фотосы

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 19 апрель 2024 ел саныннан укыгыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев