Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кызларың, Мөслим!

Тәҗрибәле укытучы

Зөлфирә апа – Карл Либкнехт авылы кызы. Гади колхозчы гаиләсендә үскән кызның тормышын укытучы һөнәре белән бәйләячәге балачактан ук билгеле була. Абый-апалары белән дәрес әзерләгәндә үзен укытучы итеп хис итә Зөлфирә, өй эшләрен тәмамлагач, иптәш кызлары белән авыл клубында “укытучылы” уйныйлар.

– Бу һөнәрне сайлавыма беренче укытучым Александр Афанасьев сәбәпче булгандыр. Бөек Ватан сугышы ветераны, Ленинград блокадасында кат­нашкан остазымның килеш- килбәте дә үзгә иде. Бүгенгедәй күз алдымда, аның чалбар “стрелкасы” кулың киселер­лек тигез иде. Бик чиста, төгәл укытучыбыз без – укучыла­рыннан да шуны таләп итте. Табигать белеме дәресендә китапта бирелгәннәрне генә үзләштереп калмадык, кояш­ка карап, көнчыгышның кая икәнен ачыкларга, урман­да, күләгәдә юнәлешләрне билгеләргә өйрәндек. Ул без­не һәрьяклап үстерде, тормыш­та кирәкле белем бирде, – дип укытучысын рәхмәт хисләре белән искә ала Зөлфирә Сая­хова.

Покровка авылындагы баш­лангыч мәктәпне тәмамлагач, Зөлфирә укуын Горбунов­ка авылындагы сигезьел­лык мәктәптә дәвам итә. Баш­лангыч сыйныфларда укы­ганда математика яки гео­графия укытучысы булыр­га хыялланган кыз, фикерен үзгәртеп, рус теле укытучы­сы булу турында уйлана баш­лый. Зөлфирәне төрле бәйге- конкурсларга әзерләгән рус теле укытучысы Галина Мо­салкова үз фәненә мәхәббәт уяткандыр, күрәсең. Хәер, нинди генә юнәлешне сайла­са да, Зөлфирәнең яхшы укы­тучы булачагына шик булмый. Укытучылары бөтен фәннәрне дә яхшы үзләштергән кызның киләчәктә зур уңышларга ирешәсен күзаллыйлар.

Өлкән классларда кыз Мөслим урта мәктәбендә укый. Мөслимдә ул, эчке дулкынла­нуын, эчке көрәшен җиңеп, фи­зика укытучысы булырга ни­ятли!

– Мөслим мәктәбендә физика фәнен Флера Фәттахова укытты. Бу фәннең нечкәлекләре белән ны­клап кызыксына башладым, әлеге фәннең бөтен серләрен беләсем килде. Физикага мәхәббәт бик көчле иде, – ди Зөлфирә Мөхәррәмовна. – Фи­зика мине гаҗәеп ачышла­ры белән сокландыра. Кеше­лек дөньясының киләчәге шушы фән белән бәйле дип, икеләнмичә әйтә алам.

Үз фәнен яраткан, аңа чын күңеленнән гашыйк укыту­чы гына балаларга төпле бе­лем бирә аладыр. Шушы фикер белән мәктәпне тәмамлаган Зөлфирә Казанның педагогия институтына юл тота. Физи­ка факультетында укыган яшь белгеч юллама белән Тат. Шу­ран мәктәбенә кайта. Биредә ул 15 ел физика укыта.

– Тормыш иптәшем Илкам белән дә Тат. Шуран мәктәбендә таныштык. Мәхәббәт тәүге оч­рашудан башланды. Язмыш ди­ген, икебез дә бер үк уку йор­тында укыганбыз, бер үк ту­лай торакта яшәгәнбез һәм бер мәртәбә дә күрешмәгәнбез. Бер ел очрашып йөрдек тә өйләнештек. Өч балабыз да шушы җирлектә туды, – ди Зөлфирә Мөхәррәмовна.

Илкам абый Тат.Шуранда химия, биология, география фәннәрен укыткан. Бүген ул – лаеклы ялда. Шулай булуга ка­рамастан, Михайловка, Түбән Табын мәктәпләренә йөреп, ге­ография укыта.

– Әни өйдә дә укытучы иде. Йөгереп керә дә, кулла­рын матур итеп кушучлап, безгә “укучыларым” дип дәшә иде. Безнең беребез дә укы­тучы булырга хыялланмады. Әти-әниең укытучы булу – мәртәбәле, әлбәттә. Ләкин ул – бик тынгысыз, бик җаваплы һөнәр, – ди Әлмәт шәһәрендә яшәүче кызлары Регина.

Зөлфирә Саяхова 2003 елда гимназиягә эшкә күчә. Ул – яшьләргә киңәшче, юнәлеш бирүче дә.

– Зөлфирә Мөхәррәмовна фәнен бик ярата һәм укучы­лардан да шуны таләп итә. Уку­чыларны кызыксындыру өчен тема буенча мәгълүматларны мөстәкыйль табарга киңәш итә, дәресләрдә төрле тәҗрибәләр үткәрә. Физикадан бердәм дәүләт имтиханын тапшы­рырга теләүче укучыларыбыз әз түгел. Балалар күңелендә очкын кабызыр өчен укыту­чы таләпчән булырга, шул ук вакытта укучыларның эчке дөньясын аңлап эшләргә тиеш, – ди гимназия директоры Азат Мирзаянов.

Зөлфирә Саяхова дәресләрен балалар көтеп ала. Теманы гади итеп, төрле ми­саллар ярдәмендә аңлатучы укытучыны балалар үз итә. Катлаулы, әмма бик мөһим фи­зика фәненә мәхәббәт уятучы укытучының бик күп укучыла­ры бүген шушы юнәлештә уку­ларын дәвам итә, әлеге фән бу­енча диссертация яклаучыла­ры да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев