Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кызларың, Мөслим!

Шәфкатьле шәфкать иясе

Район үзәк поликлиникасы участок шәфкать туташы Ләйсән Хәбирова 37 елдан артык инде халык сәламәтлеге сагында уяу тора.

Түбән Кама медицина көллиятендә һөнәр үзләштергән кыз хезмәт юлын район үзәк хастаханәсенең терапия бүлегендә башлап җибәрә. Аннары Яр Чаллыдагы ашыгыч ярдәм хастаханәсендә алты ел шәфкать туташы булып эшли, кабат район үзәк хастаханәсенә кайтып, хирургия бүлегендә хезмәт куя. Ләйсән Хәбирова соңгы ун елда поликлиникада участок шәфкать туташы вазыйфаларын башкара. Кайда гына эшләсә дә, төгәллеге, һәр эшне җиренә җиткереп башкаруы белән хастаханә җитәкчелеге һәм халык арасында абруй казанды. Л. Хәбирова сәламәтлек системасында озак еллар намуслы хезмәт куйганы өчен хастаханә администрациясенең һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамоталарына лаек булды.

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев