Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кызларың, Мөслим!

Сабыйлар сагында

Балалар табибы Резеда Мөҗипова 34 ел әлеге һөнәрне башкара.

Казан кызы ул. Ак халатлыларга мәхәббәт кызда кечкенәдән бөреләнә. Шулай булмыйча! Әтисе яклап медицина юлын сайлаган туганнары бихисап аның. Рәйсә апасын (әтисенең бертуганы) аеруча ярата Резеда, аларга кунакка да еш бара. Сәбәбе дә бар: Рәйсә апасының ире башкаланың медицина институтында дерматовенерология кафедрасы белән җитәкчелек итә! Профессор җизнәсеннән табиблар тормышы турында сорашып, аптыратып бетергән чаклары аз булмый.

– Әтием еш авырды. Өч мәртәбә инфаркт кичерде. Кадерле кешемә бик ярдәм итәсем килде. Һичшиксез, табиб булачакмын, дип уйладым. Бу хезмәтнең бик җаваплы, зур сабырлык һәм тырышлык сорый торган һөнәр икәнен аңлап үстем. Мәктәпне тәмамлагач, документларымны С. Курашов исемендәге Казан дәүләт медицина институтына тапшырдым. Табиб һөнәре сайлавыма җиденче сыйныфта укыганда Габдрахман Әпсәламовның “Ак чәчәкләр” романын укуым да сәбәп булгандыр, дип уйлыйм, – дип искә ала Резеда Мөҗипова. 

Яшь белгеч, педиатрия факультетын тәмамлап, Казанның 4нче санлы балалар тудыру йортында интернатура уза. Өченче курста укыганда Резеда Мөҗипова Лениногорск үзәк хастаханәсендә, Казан балалар хастаханәсендә практика үтә. Эшкә батыр кызны бик яраталар, хәтта эшкә килергә дә кыстыйлар. Укыган дәвердә Резеда Казан балалар хастаханәсендә дежур шәфкать туташы булып эшли. Югары белем турында диплом алганда кызның өч еллык эш стажы була.

Яшь белгеч юллама нигезендә Мөслим районына эшкә билгеләнә. 1988 елның августында район хастаханәсендә эшли башлый. – Укыганда тормышка чыктым. Кызым Азиза – тормышымның яме, тәме булды. Мөслимгә кайтканда бәләкәчебезгә 2,5 яшь иде. Әтисен Мөслим аэропортына диспетчер итеп эшкә билгеләделәр. Мөслимгә кайтуыма бер дә үкенмәдем, бу як халкы гади һәм эчкерсез булуы белән күңелемне яулады, – ди Резеда Әнәсовна.

– Тиктормас, кызыксынучан, “врач апалы” уйнарга яраткан, “Башың авыртмыймы?”, “Хәлләрегез ничек?” – дип, ихластан хәл белешкән кызчыкның табиб буласын һәммәбез дә сизеп тордык. Тик кайсы өлкәне сайлаячагын гына тәгаен белмәдек. Әнисе Клара алган “Кечкенә табиб” җыелмасын һәрвакыт үзе белән йөртте Резеда, без – өлкәннәрне дәвалап, елмаймас җиреңнән елмайтыр иде,– дип сөйли Резеда ханымның әтисенең Воронеждагы апасы Луиза.

Резеда Мөҗипованың уңышларына туганнары аеруча сөенә. Туганнан туган абыйсы – композитор Риф Гатауллин да сеңлесе турында бары тик җылы фикерләрен җиткерде.

– Интернатурада укыганда Резеда белән аралашып тордык. “Абый, балаларны гел чирләтәсе килми! Авырсалар, кулымнан килгәннең барысын да эшләп, тиз арада аякка бастыру өчен тырышачакмын”, – дигәне бүген дә истә. Педиатр өчен балалар үзеңнеке һәм кешенекенә бүленми ул. Резеда кебек бала җанлы кешеләр сайлаган һөнәрләренә гомер буе тугры кала, – ди Риф Гатауллин.

Бүген хастаханәләрдә заманча җиһазлар бар, табиблар өчен уңайлы шартлар да тудырылган. Резеда Әнәсовна эшли башлаган чорда медикаментларга кытлык була, авыручы балалар да әз булмый.

– Үземне белә-белгәннән бирле, әниемә ияреп, аның эшенә йөрдем. Ашыгыч ярдәм бүлегендә кушеткада утырып йоклаган вакытлар да булды. 3-4 яшьлек сабыйны әни өйдә калдырырга курыккан, күрәсең.

Җылыткычка кулымны пешергәч, әни, бәладән баш-аяк диптер, гел үзе белән йөртте. Төнге чакыруларны яратмый идем. Яңа ел, ял дип тормыйлар, әнине эшкә чакырып алалар. Үсә төшкәч: “Ник неонатолог һөнәрен үзләштерде икән?!” – дип уйлаган чакларым да булды, чөнки әнине сагына идем. “Миңа мондый тормыш кирәк түгел”, – дип, мин документларны педагогия университетына тапшырдым. Табиб булу гаиләле кеше өчен бик авыр, дип саныйм. Тормыш иптәшем белән бер улыбыз бар, төнлә чакыру буенча кая да булса чыгып китүемне күз алдыма да китерә алмыйм. Әни – чын мәгънәсендә, батыр йөрәкле хатын-кыз, – ди кызы Азиза.

Резеда Мөҗипова беренче чирканчыкны педиатрлар Флүр Ханов, Гөлшат Гуляева кул астында ала.

– Флүр Фатыйховичтан бик күп нәрсәгә өйрәндем. Ул чорда педиатр ашыгыч ярдәм кебек иде: күз табибы да ул, педиатр да, хирург та. Төп бурычыбыз балаларга ярдәм күрсәтү иде. Авыл җире булгач, чалгыга киселгән, суга бата язган, егылган, тырналган, бармагы кысылган, шешкән, эт тешләгән, бал корты чаккан, көнкүрештә тән җәрәхәтләре алучылар саны әле дә кимеми, – ди Резеда Мөҗипова.

Резеда Әнәсовна тормыш иптәше Рафис абый белән матур гомер кичерәләр. Рафис абый табиб һөнәренең никадәр тынгысыз булуын яхшы аңлый, чөнки үзе дә РФ гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хезмәт куйган. Кичектергесез хезмәтнең никадәр җаваплы булуын да белә, димәк. Моннан биш ел элек район хастаханәсендә ашыгыч ярдәм бүлеге табибы, анестезиолог булып эшләгән уллары Радик Төхвәтуллин бүген Киров шәһәренең ортопедия һәм травмотология федераль үзәгендә хезмәт куя.

Резеда Мөҗипова кулына алган сабыйларның, дәвалаган нәниләрнең саны бихисап. Элек, бала тудыру бүлеге эшләгәндә, тәүлегенә бишәр-җидешәр сабый дөньяга аваз салганда педиатрның ял итәргә вакыты булдымы икән?! Җитлекмичә туган балаларга шәхси тернәкләндерү курслар билгеләү, аларны дәвалау...

– Табибның хезмәтенә иң зур бәя – сәламәт балалар. Ял алган вакытны хәтерләмим. Беренче урында баланың сәламәтлеге иде, калганы һәрвакыт икенче планда булды, – ди Резеда ханым.

“Татарстан Республикасының атказанган табибы” күкрәк билгесе, ТР Министрлар кабинетының Рәхмәт хаты, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының, район башлыгының Мактау грамоталары, “Россиянең мактаулы доноры” күкрәк билгесе, “Хезмәт ветераны” исеме югары квалификацияле табибның хезмәтен хөрмәтләп бирелгән. Һәр балага әнисе кебек елмаю, җылы караш бүләк итүче, сабыйларның авыртуларын басу өчен бөтен көчен куеп тырышучы ак халатлы, изге күңелле кеше ул. Бик күпләргә әни булырга ярдәм иткән олы йөрәкле табиб Рафис абыйның бәхетле тормыш иптәше, яраткан әни, кадерле әби булып яши.

Лилия Шәймиева

Фото - Р. Мөҗипованың шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев