Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кызларың, Мөслим!

РФ Президенты стипендиясенә лаек

kfu.ru сайтыннан алынган мәгълүматка караганда, Алабуга институтының 5 курс студенты, Мөслим кызы Эльвина Әхмәтҗанова Россия Федерациясе Хөкүмәте стипендиясен алуга конкурс җиңүчесе булган һәм Россия Федерациясе Президенты стипендиясенә лаек дип табылган.

Россия Федерациясе Президенты стипендиясе укуда һәм фәнни эшчәнлектә аерым сәләт күрсәткән студентларга һәм аспирантларга ярдәм итү, аларның хезмәтләрен таныту өчен булдырылган. Әлеге стипендия укуда һәм фәнни тикшеренүләрдә зур уңышларга ирешкән, бөтенроссия һәм халыкара олимпиадаларда, иҗади бәйгеләрдә, фестивальләрдә җиңүче дипломнары (яки башка документлар) белән расланган яки ачышлар, ике һәм аннан да күбрәк уйлап табулар авторы булган, Россиянең һәм чит илләрнең абруйлы басмаларында фәнни мәкаләләре басылган студентларга бирелә.

Шулай ук студентлар өчен ярдәм чарасы булып Россия Федерациясе Хөкүмәте стипендиясе тора. Ул укуда һәм фәнни эшчәнлектә зур казанышларга ирешкән студентларга билгеләнә. Конкурста, икенче курстан башлап, федераль бюджет акчалары хисабына белем алучы көндезге уку формасындагы студентлар катнаша ала.

"РФ Президенты стипендиясе бәйгесендә катнашырга миңа фәнни җитәкчем һәм остазым Галина Николаевна Божкова киңәш итте. Нәкъ менә аның зур ярдәме нәтиҗәсендә инде дүртенче ел мин балалар әдәбиятында яшь геройларның холык-фигылендәге кимчелекләр турындагы теманы өйрәнү белән шөгыльләнәм. Иң мөһиме: фәнни җитәкчеңне табу һәм үз темаңа гашыйк булу. Миңа ахыргы нәтиҗә түгел, ә тикшерү процессы үзе мөһим. Бүгенге көндә студентлар фәненә зур игътибар бирелүе һәм аны үстерүгә яңа мөмкинлекләр барлыкка килүе бик яхшы!" - дип, Эльвина үзенең тәэсирләре белән уртаклашкан.

Фото - Э. Әхмәтҗанованың шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев