Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кызларың, Мөслим!

Өлкәннәргә кояш җылысын биреп

Социаль хезмәткәр Румия Биктимерова үз вазыйфаларын намус белән башкара.

Социаль хезмәткәр булу, һөнәрдән бигрәк, күңел ихтыяҗыдыр. Өлкәннәрне тәрбияләү өчен киң күңелле, олы йөрәкле, сабыр булу кирәк. Социаль хезмәткәр Румия Биктимерова нәкъ шундый, диләр хезмәттәшләре.

– Кечкенә чакта урамда очраган һәркем – гел белмәгән әби-бабайлар, апа-абыйлар белән дә исәнләшеп китә идек. Әти-әнинең тәрбиясе өлкәннәргә карата игътибарлы һәм ихтирамлы булырга өйрәтте. Социаль хезмәткәр һөнәрен сайлавым да шуңа бәйледер. Караучысыз калганнар, ярдәмгә мохтаҗлар өчен без кояш җылысы кебек кирәк. Алар безне якын туганыдай көтеп ала, – ди Румия апа.

Румия Биктимерова – Ютазы районы кызы. Тормыш иптәше Рөстәм белән Казанда танышалар. 1994 елда килен булып төшкән кызны Иске Карамалы авылы халкы яратып кабул итә. Каенана-каената, каенатасының әнисе гомер кичерүче йортта яшь киленгә бал корты кебек тырышып эшләргә туры килә.

– Румия 20 ел инде шушы системада хезмәт куя. Эшләгән дәвердә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының, район башлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Бүгенге көндә Румиябез җиде өлкән кешене карый. Аның дүртесе – Иске Карамалы, өчесе Күбәк авылында яши. Әби-бабайлар бик канәгать үзеннән, сагынып көтеп алалар, – ди “Маяк” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчесе Рәмилә Гыйльметьянова.

Һөнәре буенча хисапчы булган Румия апага берничә җирдә шушы юнәлештәге эшне дә тәкъдим итеп караганнар. Югары хезмәт хакына да кызыкмаган ул. “Әби- бабайларымны ташлап китә алмыйм” дигән.

– Башкаларның күңеленә яра салмыйм дисәң, йөрәк түрендәге җылыны жәлләмәскә кирәк. Бөтен кеше дә социаль хезмәткәр булып эшли алмыйдыр ул. Чит- ят кешене карау, тәрбияләү өчен олы йөрәкле, түземле, миһербанлы булырга кирәк. Кеше хәленә керә белгән кеше генә башкаларның борчу-мәшәкатьләрен күпмедер җиңеләйтә ала. Сәламәтлегем булганда өлкәннәрне алга таба да карармын, дип уйлыйм, – ди Румия апа.

Райондашыбыз тормыш иптәше белән бер кыз һәм ул үстергәннәр. Тик тормыш иптәше белән гомер көзен парлап каршы алу насыйп булмаган. Каенатасы Мирхафизан Румия апа тәрбиясендә яши. Күңелендәге җылыны башкалар белән бүлешеп яшәүче Румия Биктимерованы өлкәннәрнең зарыгып көтеп алуы аңлашыла. Балалары, якыннары бирә алмаган ярату һәм хөрмәтне алар социаль хезмәткәрдән ала, Румия апаның игелекле гамәлләре, тәмле сүзләре яшәүгә көч уята.

– Бу кадәр дә шәфкатьле һәм миһербанлы кеше булыр икән! Без – өлкән яшьтәгеләргә бер җылы сүз дә җитә бит. Ә Румия тәмле телен кызганмый! Бөтен эшемне башкара. Продукциясен дә алып кайтып бирә, физкультура да ясата, кан басымын да үлчи, газетлар укып, дөнья хәлләре белән таныштырырга да вакыт таба, түләүләремне дә түли. Кыскасы, үз кызым кебек Румия! – ди, сөенеп, Иске Карамалы авылында яшәүче 88 яшьлек Гөлсинә Хаҗиева.

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X