Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кызларың, Мөслим!

Күңеле дә, хезмәте дә матур

Айсылу Мадьярова мәктәптә укыганда ветеринария табибы булырга хыяллана, чөнки хайваннарны бик ярата. Алар белән уй- ный, өйрәнә, дәвалый. Тик урта белем алу турында аттестат алгач, Мәскәү дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына юл тота.

2012 елда Айсылу район үзәк китапханәсенә оператор булып эшкә килә. Бер ел хезмәт куйгач, китапханә директоры Лилия Садриева башка эшкә күчү сәбәпле, аңа директор вазыйфаларын йөклиләр. Әлеге җаваплы вазыйфаны тиешле югарылыкта бик төгәл башкара Айсылу Мадьярова.

– Бүген район китапханәләр системасында 27 авыл китапханәсе исәпләнә, аларда 29 китапханәче хезмәт куя. Үзәк китапханәдә балалар һәм өлкәннәр өчен китапханәләр эшли. Үзәкләштерелгән китапханәнең өлкәннәр бүлегендә 60 меңнән артык китап бар.
Балалар бүлегендә 22 меңнән артык китап исәпләнә. Шөкер, райондашларыбыз китапханәбезгә бик яратып йөри.
Бүген өлкәннәр бүлегендә – 4 меңнән артык, балалар бүлегендә 2 меңнән артык укучы исәпләнә. Җәйге чорда укучылар саны тагын да арта, – ди Айсылу ханым.
Китапханә әледән-әле төрле бәйгеләрдә катнаша, грантлар ота. 2018 елдан бирле Татарстан, Россия күләмендә дистәдән артык грант отканнар.

– Иң зур җиңүебез 2022 елда, модель китапханә буларак, РФ Президенты грантын алу булды. Грант күләме 3 миллион сум тәшкил итте. Аның ярдәмендә без китапханәгә яшьләр сораган чит ил әдәбиятын һәм психология буенча китаплар, җиһазлар һәм техник ярдәмлекләр алдык. Китапханәбездәге бар уңайлыклар да грантлар һәм район җитәкчелеге ярдәмендә булдырылды, – ди ул. 

Фәридә Гайнетдинова

Фәридә Гайнетдинова фотосы

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 24 май санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев