Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кызларың, Мөслим!

Халыкка хезмәттә

60нчы санлы район үзәк даруханәсе мөдиренең урынбасары Йолдыз Шәфыйкованың хезмәт стажы – 56 ел!

– Нинди мәктәп ул?! Фар­мацевтка укы!

Җиденче сыйныфны тәмамлап, документларын Минзәлә педагогия учили­щесына тапшырып кайт­кан Йолдызны апасы шул рәвешле фармацевт булыр­га өнди. Тик фармацевт булу өчен кайда укырга соң? Бу сорауга да җавап әзер: Улья­новскида! Шундый ерак җиргә җибәрәме соң әтисе?! Казанда фармацевтлар әзерләүче уку йорты барлы­гын белешеп, әтисе кызын шунда укырга илтә.

Шул рәвешле дүрт ел Ка­зан фармацевтика училище­сында укып, 1966нчы елның 1 августында Актүбә эшчеләр бистәсенә эшкә кайта Йолдыз. Яхшы билгеләргә генә укыган активист кызның Мөслимгә кайту мөмкинлеге дә була. Тик Йолдызның,шак-шык басып, үкчәле туфлиләрдән йөрисе килә шул! Бер ел Актүбәдә эшләгәннән соң кызны үзе бе­лем алган Мөслим районының Михайловка авылына коман­дировкага җибәрәләр. Озакка түгел – нибары өч айга! Тик шул өч ай эчендә моңа кадәр ремонт күрмәгән даруханәгә ремонт ясатырга өлгерә Йол­дыз! Төгәл өч айдан эшен Аз­накайда дәвам итә.

Әмма, адәм баласы нин­ди генә хыяллар белән ян­масын, Аллаһы Тәгаләнең үз планнары, диләрме әле? Йолдызны да җитәкчелек Мөслимгә кайтырга берничә тапкыр кодалый. Ахыр чиктә бары бер ел Мөслим рай­оны үзәк даруханәсендә эшләргә күндерәләр. Кай­та ул. 1969нчы елның 27 гыйнваре була бу. Тырышып эшли. Әмма ел тәмамланып килгәндә – 1969нчы елның ноябрендә кияүгә чыгып, Мөслимдә кала. Ул вакыт­та район хастаханәсендә эшләгән Равил Шәймәрданов, профсоюз әгъзасы буларак, килен төшерү өчен Ташлыяр­дан тройкалар китертә. Шулай итеп туган ягында эшкә кала Йолдыз Шәфыйкова.

Яшьлек елларын сагынып искә ала Йолдыз Габдрахма­новна. Үги ана яфрагы, сукыр кычыткан, гөлҗимеш кебек дару үләннәрен җыю, киптерү мәшәкатьле булса да, авыр­лыгы онытылган. Адонис җыярга Мөшеге тавына кадәр бара кызлар! (Адонис таулы җирдә үсә). Гөлҗимеш җыярга халык ярдәм итә. Даруханә аны мамыкка алыштыра.

– Җыелган үләнне даруханә чормасына мен­гезеп, шунда җәеп киптерә идек, – ди Йолдыз апа.

Язгы чорда үлән җыйганда талпан ияртеп кайтып, мунча ягып, шунда бет чүпләгән чаклары да аз бул­мый. Колхозның гектар­лап бүленгән чөгендерен эшкәртергә йөрүләрен дә ел­маеп искә ала Йолдыз Габ­драхмановна. Ике тапкыр кәтмәнләп, утау өстенә, көзге яңгырлар башланганчы, чи­стартып, дәүләткә тапшырасы да бар бит әле аны! Күпвакыт тамыразыкны ташу өчен ма­шина юллау да үзләренә кала. Шулай да “рәхәт чаклар иде”, ди Йолдыз апа.

Дару дефицитка әйләнгән чорны да үз башыннан үткәрергә туры килә аңа. Тулаем бер районга аена ике-өч кап(!) дару бирелә ул чорда. Шуның бер өлеше хастаханәдә дәваланучылар өчен бүленә. Дару юк! Районга күбрәк дару алып кайту өчен ялынырга да, хәйләләргә дә туры килә.

Авырлыклар аны көчлерәк итә. Сынатмый Йолдыз Габ­драхмановна. Алай гына да түгел, хезмәтен югары бәяләп, СССР сәламәтлек са­клау отличнигы, соңрак Татарстанның атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре һәм Россия Федерациясенең сәламәтлек саклау отлич­нигы исемнәрен ала. 60нчы санлы район үзәк даруханәсе “Иң яхшы авыл даруханәсе” бәйгесендә икенче урын­га лаек була. Даруханәләр арасында узган смотр- конкурсларда да җиңү яулый мөслимлеләр.

Йолдыз Шәфыйкованың ун ел дәвамында район Со­веты депутаты итеп сайлану­ын да әйтергә кирәк. Һөнәре буенча фармацевт булса да, район активы буларак төрле бурычлар йөкләнә. Хатын- кыз дип тормыйлар, рай­он хуҗалыкларының нинди продукция җитештерүе өчен дә җавап тотарга туры килә. Комбайн артыннан ничә ба­шак калганын, тракторның җирне нинди тирәнлектә сөрүен, малларның ничек ту­клануын да тикшереп йөрергә туры килә. Ап-ак туфлиләре белән (һаман да шул матур­лыкка омтылу!) силос базын­да силос салу технологиясен дә өйрәнеп кайта ул.

1973 елда даруханә агач бинадан Пушкин урамындагы таш бинага күченә. Алга китеп булса да әйтик, Йолдыз Габ­драхмановна эшләгән дәвердә даруханәгә тагын бер тап­кыр бина алыштырырга туры килә. Анысы – даруханәнең хастаханә янындагы хәзерге урыны. Ташлама белән дару алучы авырулар өчен бу урын уңайлырак. Гозерен тыңлап, хастаханәгә янкорма төзетеп, даруханә өчен урын булдыр­ган Рамил Муллинга шуның өчен бик рәхмәтле Йолдыз ханым. Иске Карамалыда даруханә пункты булдырган өчен дә рәхмәтле ул Рамил Хәмзовичка.

Үзе белән эшләгән һәркемне рәхмәт белән искә ала Йолдыз Габдрахмановна.

– Мин кешеләргә бик рәхмәтле! Үзем дә ха­лык рәхмәте белән яшим. Сәламәтлегемнең ныклыгын да пациентларның рәхмәтен тоеп, рәхмәтле булып яшәүдән күрәм, – ди ул.

Шулайдыр. Бүген дә ку­лыннан килгәнчә булышырга, ярдәм итәргә тырышып яши, һаман да халыкка хезмәттә Йолдыз Шәфыйкова.

 

Фото – Й.Шәфыйкованың гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев