Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кызларың, Мөслим!

Кендек әбисе Сәрия

Райондашыбыз –Мәлләтамак авылында гомер итүче Сәрия Нуриева 40 ел гомерен акушер һөнәренә багышлаган. Сәрия апага 80 яшь. Яшьлек матурлыгын югалтмаган, җыйнак гәүдәле, бик пөхтә, ачык йөзле, елмаюы белән үзенә тартып торучы бик ягымлы ханым ул.

..Сабира апа белән Салих абыйның көтеп алган кызлары 1942 елның кояш көлгән җәйге иртәсендә дөньяга авазын сала. Илдә сугыш бара. Балаларны ачлыктан саклап калу өчен тырышлык та, үҗәтлек тә кирәк! Әти-әнисе почтада эшли: берсе – җитәкче, икенчесе – хат ташучы. Солдат хатларын көтүче авылдашлары аларны, әллә каян күреп, көтеп тора. Сугыш чоры авырлыкларын күреп, сынауларда чыныгып үсә Сәрия. Күңелендә ул чорда бик күпләрнең гомерен кыскарткан чирләрдән дәвалау, тормыш бүләк итәсе килү теләге яши. Мәлләтамак мәктәбендә 8 сыйныфны тәмамлагач, Сәрия ике ел Мөслим урта мәктәбенә йөреп укый. – Рәсимә исемле иптәш кызым белән медицина училищесына укырга керербез дигән идек, ике елга мәҗбүри авылда – колхозда эшләргә калдырдылар. Ул вакытта сарыклар карадым, хуҗалыклардан сөт җыйдым, комсомол секретаре дә булдым. Тартып-сузып ике елны үткәргәннән соң, Минзәлә медицина училищесына юл тоттык. Керәшен карчыгына йортка кердек. Практиканы Мөслим хастаханәсендә уздым. Өлкән шәфкать туташы Зөһрә Сабирова белән баш табиб Ильяс Хәбибуллин: “Сәрия, укуыңны тәмамлагач, туры безгә эшкә кайтасың!” – дип озатып калдылар. Ул чорда яшь белгечләр бик кадерле иде, – дип искә ала Сәрия апа. Шәфкать туташы-акушер белгечлеге алган Сәрия апа 1963нче елның 9 июлендә Мөслим районы стационарында шәфкать туташы буларак хезмәт юлын башлый. Берничә айдан, ризалыгын да сорап тормыйча, Сәрияне бала тудыру бүлегенә дежур акушер итеп билгелиләр. – Колхозда эшләгәндә партиягә алынган кеше бит мин. Коммунист булгач, ризалыкны сорап тормадылар. Эшкә билгеләнгән көнне тулгагы башлаган хатынны китерделәр. Читен, нишләргә белмим! Йөгереп кенә китапны укып киләм дә, көмәнле хатын янына – бала тудыру бүлмәсенә йөгерәм. Аны карыйм да, тагын китаптагы белешмә-киңәшләрне укырга чабам. Санитарка кыз белән бәбиләттек. Миңа ул вакытта 22 яшь иде. “Бик җаваплы һөнәр сайлагансың”, – диде баладан котылган Олы Чакмак хатыны Әнисә Гарипова. Кабул иткән һәр сабыйның әнисен хәтерлим. Аларның һәрберсе үз балам шикелле, – дип искә ала Сәрия апа. Сәрия Нуриеваны “кендек әбисе” дип, бүген дә бик күпләр хөрмәт белән искә ала. Ун ел бала тудыру бүлегендә эшләгән Сәрия апа тормыш иптәше Мөхтәр белән өч бала тәрбияләп үстерә. Эшкә нигездә җәяү йөри. “Кышкы бураннарда авылдан район үзәгенә ат юлы гына була иде”, – ди Сәрия апа. Мәлләтамактан район үзәгенә эшкә йөрү җайсызрак булу сәбәпле баш табибка яшәгән урыны буенча эшкә урнаштыруны сорап мөрәҗәгать итә. – Туган авылымда өч ел балалар бакчасы мөдире булып эшләдем, аннан фельдшер-акушер итеп билгеләделәр. Ул елларда бәбиләүче әниләр бик күп иде. Юлга чыгарга куркып (ни күпере, ни юлы юк), өйдә генә бәбиләткән вакытлар да әз булмады. Бер вакыйга истә калган. Фатыйма исемле хатын өченче баласын табарга җыена. Төнгә каршы район үзәгенә кузгалдык. Май аеның шыксыз көне иде ул. Юл пычрак, сазлы. Катмыш авылына җитәрәк машинабыз чокырга төшеп, сазга батты. Шофер Мирзанур – Фатыйманың ире. Ни кылырга белми. Әни кешенең бәби табар вакыты җитә. Мин Фатыйманы култыклап йөгерергә тотындым. Күзгә төртсәң дә күренмәслек кап-кара төн. Подстанциягә җиткәч, ашыгыч ярдәм чакырттык. Фатыйма-бәгырькәем бала тудыру бүлеге өстәленә чак-чак барып җитте, – дип, яшьлек хатирәләрен барлый Сәрия апа. Ул төнне бөтен районда ут бетә. Район Башкарма комитетында эшләүче Энгель Гәрәев, утның ник булмавы белән кызыксынып, подстанциягә килә. Сәрияне күргәч, хәлне аңлап, аны Мәлләтамакка илтергә була. Сәрия юлда, сазга баткан машина янында төшеп кала. Ул төнне Сәрия апа белән Мирзанур абыйны тракторчы Наил Латыйпов килеп ала. – Чир төнлә килә бит ул. Ишек шакымый калган төн булды микән?! Элек бит урамнарда утлар янмый иде. Иптәшкә дип, улларымны ияртеп йөргән чаклар да күп булды. Авыл фельдшерына көн дә, төн дә булмады, – ди Сәрия апа. – Аллаһның рәхмәте, эшләү дәверендә бер әни, бер бәби дә үлмәде. Үз эшемне яратып, зур җаваплылык тоеп, намус белән башкардым, – ди Сәрия апа. Ул чорда авыл халкына медицина күзәтүе үткәрү, язгы чәчүгә чыккан механизаторларның сәламәтлеген тикшерүдән тыш агитация эшләре дә йөкләнә. Вазыйфаларын намус белән башкара Сәрия апа. Хезмәте өчен район башлыгының, Татарстан һәм Россия Федерациясенең сәламәтлек саклау министрлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. Бүген Сәрия апа өч улының яраткан әнисе, җиде оныгының һәм ике оныкчыгының яраткан әбисе булып яши. Олы улы Илсур – техник фәннәр кандидаты. Илсур һәм Әфган сугышында катнашкан Алмазы – икесе дә Яр Чаллыда яши. Сәрия апа төп йортта калган төпчеге Рәмис һәм килене Ландыш белән гомер кичерә – балаларына киңәшләре белән ярдәм итеп, терәк-таяныч булып яши.

Фото – С. Нуриеваның гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев