Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кызларың, Мөслим!

Йөрәк җылысын биреп

20 елдан артык хезмәт куючы Гөлназ картлар йортына декрет ялыннан соң килә.

Мөслимдә картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүче һәркемнең язмышы үзенчәлекле. Өлкәннәрнең һәркайсы гыйбрәтле тормыш юлы үткән. Картлар йортында хезмәт куючылар – өлкәннәрнең сердәше. Хезмәтләре җиңел түгел, әмма алар һөнәрләрен яратып башкара. 

Метрәй авылы кызы Гөлназ Минһаҗева һәр иртә яраткан эшенә ашыга. Тыйнак, сабыр ханым Мөслим инвалидлар һәм өлкәннәр интернат-йортында күптәннән хезмәт куя. 

– Оешмабызда эшләүче 29 хезмәткәрнең 26сы – хатын-кызлар. Аларның һәркайсы тырыш, уңган, вазыйфаларын намус белән башкара, – ди картлар һәм инвалидлар интернат-йорты директоры Гөлнар Шакирҗанова. – Кызлар интернатта тәрбияләнүче һәр кешегә хөрмәт белән карый. Бездә эшләүчеләргә миһербанлылык, шәфкатьлелек, игелеклелек хас. Шунсыз булмый. Хезмәткәрләрнең күбесе озак еллар эшли. Гөлназ Минһаҗева – шуларның берсе. 

20 елдан артык хезмәт куючы Гөлназ картлар йортына декрет ялыннан соң килә. 

Фәридә Гайнетдинова

Фәридә Гайнетдинова фотосы.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 6 март санында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев