Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кызларың, Мөслим!

Йөрәк җылысын биреп...

Сүзем укытучылар, укучылар, әти - әниләр, арасында олы ихтирамга лаек, үзенең лаеклы эшләре белән районда таныш булган, шат күңелле, ачык йөзле, мөгаллимә, коллегам Солтанова Фәриха Миндар кызы турында.

Минемчә, кеше үз юлын, тормышта үз урынын таба икән,ул иң бәхетле була. Чөнки ул хезмәтендә, җанын – тәнен биреп, ләззәтләнеп эшли. Аны эш буларак түгел, ял кебек кабул итә. Көн дәвамында аяк өсте булуга карамастан, арымый, тагын алга таба карап, киләчәккә олы өмет һәм зур ниятләр белән яши.

Сүзем укытучылар, укучылар, әти - әниләр, арасында олы ихтирамга лаек, үзенең лаеклы эшләре белән районда таныш булган, шат күңелле, ачык йөзле, мөгаллимә, коллегам Солтанова Фәриха Миндар кызы турында.

"Укытучы булып туарга кирәк" - ди халык. Бу сүзләрдә хаклык бар. Югары уку йортын тәмамлап, кулына документ алган һәр кеше педагог исемен йөртергә хаклы да түгелдер, бәлки. Чын мөгаллим ул - талант һәм иксез-чиксез хезмәт, мөгаен. Күпме түземлелек, сабырлык, тәртип, җыйнаклык, вакытны дөрес бүлә белү һәм тагын бик күп сыйфатларга ия булу кирәк. Фәриха ханымда бу сыйфатларның барысы да бар.

Балаларны ярату, гомерең буе аларга үрнәк булу һәм дә алар белән дөрес аралашу -чын һөнәр иясен бәяләүче күркәм сыйфатлар.

Фәриха апа көчен кызганмый.Балалар аның янында бөтерелә. Ярату - ул ике яклы : балалар яратканны йөрәк белән тоемлыйлар һәм ярату белән җавап кайтаралар. Инде мәктәпне тәмамлап, институтта белем алучылар да аны истә тоталар, хөрмәт итәләр, кирәк чакта киңәш сорап киләләр. Аның укучылары да үзе кебек ягымлы, ихтирамлы. Әлбәттә, бу аның тәрбия җимешләре.Коллегам буларак, мин аңа сокланам.

Фәриха Миндаровна тумышы белән Чирмешән районы Кади авылыннан. Гаиләдә сигезенче бала булып дөньяга килә. Урта мәктәпне тәмамлагач, 1981нче елда Алабуга дәүләт институтының педагогика факультетына укырга керә. 1985 елда Яр Чаллы шәһәренең 11нче санлы мәктәбендә, башлангыч сыйныфлар укытучысы булып, хезмәт юлын башлап җибәрә. 1986 – 1997 нче елларда Дальнереченск шәһәрендә балалар укыта.1997 елдан лаеклы ялга чыкканчы Мөслим лицеенда укучыларга белем һәм тәрбия бирә.

Фәриха Миндаровна бүген дә, лаеклы ялда булуына карамастан, Г. Тукай исемендәге Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбендә педагогик эшчәнлеген дәвам итә.

Ул бик белемле, күп эзләнә, барысыннан да хәбәрдар.Шуңа да Фәриха Миндаровна район, республика күләмендә үткән бәйгеләрдә катнашып, дәрәҗәле урыннарга лаек булган укытучы.

Аның белән тормыш - көнкүреш, бакчачылык, ашау - эчү серләре турында да бик озак әңгәмә корырга була. Фәриха апа - оста бакчачы.Аның ишегалдын күрсәң, гөлләр иленә кергән кебек буласың. Өлгер, уңган хуҗабикә дә ул Фәриха Миндаровна. Бар җире тәртиптә, чисталык хөкем сөрә. Үрнәк әни. Уллары Нияз һәм Илдар - нәкъ үзе кебек ачык йөзле, ихтирамлы, тырыш балалар. Тормыш иптәше Алмаз абый белән бергә үткән гомер юллары һәркемгә үрнәк, хөрмәткә лаек.

Алар икесе бербөтен. Фәриха апа Алмаз абый өчен ышанычлы терәк һәм алыштыргысыз ярдәмче. Ышанычлы тылың булганда гына канатланып эшләргә, үрләр яуларга мөмкиндер ул.

Сез дөньядагы барлык уңай сыйфатларны үзегезгә туплагансыз, Фәриха апа. Сездәге сабырлык аналар сабырлыгына тиң. Шушы катлаулы чорда да көндәлек мәшәкатьләрне читкә куеп, башкалар өчен яшисез. Авыр, ләкин дөньядагы иң кирәкле хезмәтне бар көчегезне куеп башкарасыз. Нарасый күңеленә сез чәчкән игелек орлыклары шытымнар бирсен, үссен, корымасын иде.

Урын кешене түгел, кеше урынны бизи, диләр. Шулай җан җылысын биреп эшләүче мәгаллимнәр сафы артсын иде дип телик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев