Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кызларың, Мөслим!

“Язмыш сынаса да, сынмадым!”

Райондашыбыз – тыл һәм хезмәт ветераны Нәгыймова Кәримә Сәяхетдин кызы 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Йөзьяшәрне котларга район башлыгы Альберт Хуҗин да барды. Кәримә апага бу көнне РФ Президенты Владимир Путинның һәм ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның котлау хатлары, күчтәнәч пакетлары һәм бүләкләр тапшырылды.

– Бер гасыр гомерне сау-сәламәт булып, балаларың, онык-оныкчыклар янында каршы алу бик күпләргә бирелмәгән зур бәхеттер. Кәримә апа, алга таба да үз аякларыгызда җир җылысын тоеп, якыннарыгыз янәшәсендә бәхетле әни, кадерле әби булып яшәргә язсын! – диде район башлыгы, Кәримә апаның иңнәренә чәчәкле шәльяулык салып.
Кәримә апа 1923 елның 1 июлендә Сөякәй авылында гади кохозчы гаиләсендә беренче бала булып дөньяга аваз сала. Башлангыч белемне туган авылындагы мәктәптә ала. Аннары 8  сыйныфка кадәр Күбәк урта белем бирү мәктәбендә укый. Ходай “яраткан бәндәмне сынармын” дигән бит. Кәримә апа Аллаһның яраткан колы булган, күрәсең. Яшьлек еллары бик авыр вакытларга туры килә аның. Ике тапкыр өйләре яна, авыр елларда көч-хәл белән өр-яңадан тормыш башларга туры килә.
– Бүгенге балаларның тормышы бик бәхетле, җитеш тормышта, муллыкта яшиләр. Колхозда ындыр табагында эшләгән еллар әле дә онытылмый. Бөек Ватан сугышы башланганда, яуга миналар төяп җибәрә идек. Сугышның иң кызган чорында өч мәртәбә торф чыгарырга, бер тапкыр урман кисәргә бардым. Язмыш ничек кенә сынамасын, сынмадым-сыгылмадым, – дип искә ала Кәримә апа.

 

Тулырак: "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 7 июль санында

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев