Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кызларың, Мөслим!

Ятимнәргә әни булган

Тәзкирә Вәлимөхәмәтовага 96 яшьне биреп тә булмый. Бүген дә кызлар кебек җитез ул. Сөйкемле елмаюы йөзендәге җыерчыкларына кадәр бизәп тора.

Тәзкирә апа – тыл ветераны. Вәрәшбаш авылы кызы мәктәптән соң укуын Минзәлә педагогия училищесында дәвам итә. 
Райондашыбыз сугыштан соңгы авыр елларда Ольгино балалар йортында ятим балаларны тәрбияли. Тәзкирәгә ул вакытта бары тик 19 яшь кенә була. 1944 елда ТАССРның Халык комиссарлары советы һәм Сәламәтлек саклау халык комиссариаты карары белән Мөслимдә ачылган районара балалар йорты 25 койкага гына исәпләнгән булса да, чынлыкта сабыйлар саны шактый күп була.
Илдә ачлык хөкем сөргән вакытта ятимнәр йорты балаларның коткаручысына әйләнә.
Балалар йортында ул җиде ел фидакарь хезмәт куя. Ятимнәргә алга таба да тормышта үз юлларын табарга булыша, завод-фабрикаларга, ФЗО – фабрика-завод укуларына урнаштыра. Тәрбияләнеп чыккан балалар аны онытмыйча, һәрвакыт хатлар язып торалар. 
1960 елдан Тәзкирә апа Мөслим районында иң беренче булып сафка баскан “Айгөл” балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. 19 ел намуслы хезмәт куеп лаеклы ялга чыга. 

Тулырак: "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 30 июнь санында.

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев