Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кызларың, Мөслим!

Якташыбыз Россия рекордын куйды

Иске Вәрәш авылында яшәүче Луиза Нуриева, яшьтән үк спорт белән шөгыльләнсә дә, Россиякүләм ярышларда катнашырмын дип уйламагандыр. Күптән түгел ул Россия күләмендә 3000, 5000 һәм 10000 метр арага йөгерүдә ветераннар арасында беренче урынны яулады.

Луиза Нуриева Мөслим урта мәктәбен тәмамлый. Мәктәпкә йөреп укыгач, иртә-киче юлда үтә. Шуңа чаңгы шуарга да, йөгерергә дә туры килә аңа:

– Бала чактан ук спорт белән дус идем. Шунсыз мөмкин түгел. Иртән мәктәпкә җитешергә кирәк, дәресләр беткәч өйгә ашыгабыз. Шуңа да, җәйләрен йөгереп кайткан, кышын чаңгыда йөргән вакытлар күп булды, – ди Луиза ханым.

Мөслим урта мәктәбен тәмамлагач, Казан педагогия институтына юл тота кыз. Институтны тәмамлагач, эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлекчәсенә эшкә килә. 30 ел Казанда тикшерүче булып эшли. Хезмәте катлаулы, җаваплы булуына карамастан, спортны ташламый ул. Һәрвакыт ярышларда катнаша, үзе эшләгән бүлекнең данын яклый. Пенсиягә чыккач, җиңел атлетика белән ныклап шөгыльләнә башлый. 

Фәридә Гайнетдинова фотолары

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 11 август санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев