Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кызларың, Мөслим!

Гомер йомгакларын сүткәндә

Фәһимә апа – сугыш чоры баласы. Сугыш башлан­гач, 13 яше тулган кызның беләкләре көчсез дип тор­мыйлар, өлкәннәр белән ти­гез дәрәҗәдә эш йөклиләр. Фәһимә генә түгел, ан­нан кечерәкләр дә, әби- бабайлар да җигелеп тарта колхоз эшен. Үзеннән соң туган энесен һәм сеңлесен карау да Фәһимә өстендә була.

Әтисе Нурулла белән берту­ган абыйсы Мөҗәһит – сугыш­та. Бәби алып кайткан әнисе эшкә чыга алсын өчен Фәһимә укудан туктарга мәҗбүр була. Бригадир эшкә алырга килгәч, әнисе, югары температура белән авырып яткан кызы­на күрсәтеп: “Балам үлә бит, ничек эшкә барыйм?!” – ди. Фәһимә апа әлеге вакыйганы бүген дә күз яшьләре белән искә ала. “Бала исән калса, бригадирның күзенә ничек күренермен?!” – дип, бик ку­рыккан иде әнкәй”, – ди ул.

– Тамак ач. Туярлык ашарга ризык юк. Җәен кузгалак, бал­тырган, ачы кукы, кычыткан ашасак, кышын тамак туйды­ру тагын да авырга туры килә иде, – дип искә ала районда­шыбыз. – Мәктәптә яхшы укый идем. Күбәктә 7 сыйныф та­мамлаганнан соң Мөслимгә йөреп укый башладым. Тик 10 сыйныфны төгәлләү бәхете тимәде.

Сугыштан соңгы чор­да Фәһимә заготконторада әтисенә ярдәм итә, аның белән бергә тире, чүпрәк, башка чи­мал җыя. Арифметиканы су кебек эчкән кыз Бөгелмәдә бухгалтерлар курсында бе­лем алганнан соң дүрт-биш авылны берләштерган “Алга” колхозында бухгалтер булып эшли башлый. Бураннарда исәп-хисап эше белән атта Мөслимгә барган вакытлары әз булмый кызның.

Булачак тормыш иптәше Әсгать белән Яңа Карамалы авылында таныша Фәһимә. Бер күрүдә кабынган хисләр аларны гомер буе озата бара. Егетнең гадилеге һәм эчкер­сезлеге җәлеп итә кызны. Әтисе вафатыннан соң әнисе Хөршидәне үзеннән 20 яшькә өлкән кешегә димлиләр. Ия­реп килгән алты айлык Әсгатьне дә үз итә үги әти.

Фәһимә апага – 94 яшь. Яшьлек матурлыгын җуймаган гасыр яшьтәше биш вакыт намазын калдырмый, район һәм республика матбу­гаты белән танышып яши.

Баек авылында гомер итүче Фәһимә апа Галимо­ва үзен бик бәхетле әни дип саный. Балалары – ил-көнгә файда китереп, тырыш хезмәт куялар. Зур кызы Вәсилә – Яр Чаллы хастаханәсендә тера­певт-эндокринолог, Фәнүзә Яр Чаллы мәктәбендә укыту­чы булып эшләп лаеклы ялга чыкканнар. Гөлүсәсе Мөслим гимназиясендә алгебра һәм геометрия фәннәреннән укы­та. Фәридә дә – һөнәре буен­ча педагог. Төпчеге Фиргать – инженер-механик, “Юлчы” җәмгыятен җитәкли.

– Ана кеше гомере буе ба­ласын кайгыртып, аның бор­чуларын йөрәге аша үткәреп, шатлыкларын ихластан бүлешеп яши. Шөкер, Аллаһы Тәгалә балаларыма иман- шәфкать биргән, һәрберсенең игътибарын, ихтирамын тоеп яшим. Әни кеше өчен моннан да зуррак бәхет бармы?! – ди Фәһимә апа.

Әтиләре вафатыннан соң биш бертуган “туган йортны буш калдырмыйбыз” дигән фикергә килә. Фәридә апа тормыш иптәше Илсур абый белән, Яр Чаллыдан авылга кайтып төпләнәләр. Берен­че вакытта җайсызрак кебек тоелса да, әнкәйләрен ялгыз калдырмау теләге өстенрәк булып чыга. Авылга кайтып төпләнгән Фәридә һәм Илсур Госсамовлар Баекта кибет ача­лар. Фәридә апа лаеклы ялга чыкканчы Баек мәктәбендә ди­ректор булып эшли.

– Әткәй белән әнкәй без­не олыны – олы, кечене – кече итеп яшәргә өйрәтте. “Әбекәегез үстерде инде сез­не, ул булмаса, мин көне-төне колхозда эшли алмас идем”, – дип әйтә ул. Безнең әти-әниләр ялсыз, бәйрәмсез эшләгәннәр. Әби тәрбиясе, киңәшләре безгә бик ярдәм итте. Әткәебез 20 ел­дан артык Баекта имам-хатыйп булып торды, әбекәебез дә абы­стай иде, – ди Фәһимә апаның кызы Фәридә апа.

Төп йорт бәйрәм, ял­лар саен балаларның, онык- оныкчыкларның шат аваз­ларына күмелә. Бу йорт­та бәрәкәт, үзара хөрмәт, иң мөһиме – әнкәйгә ихтирам яши.

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев