Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кызларың, Мөслим!

Фәриха – “шат күңелле” дигән сүз

Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучы Фәриха Солтанованың исеме җисеменә тиң. Аның төшенкелеккә бирелгәнен күрмәссең!

Фәриха Миндаровна – Чирмешән районы Кади авылы кызы. Гаиләдә сигезенче бала булып дөньяга килгән кызчыкны апа-абыйлары кадерләп кенә йөртә. Төпчек бит! 
Урта мәктәпне тәмамлагач, Алабуга дәүләт институтының педагогика факультетына укырга керә. Укытучы һөнәрен сайлавы юкка түгел, балаларны ярата. Укыганда ук түгәрәк алып бара, вожатый була. 1985 елда дипломлы яшь белгеч Яр Чаллы шәһәренең 11нче санлы мәктәбендә эшли башлый. 
Тормыш иптәше Алмаз абый хәрби булу сәбәпле гаиләгә ун елдан артык Ерак Көнчыгышта яшәргә туры килә. 1986-97 елларда Фәриха ханым чик буенда урнашкан Дальнереченск шәһәрендәге 5нче санлы мәктәптә эшли. Рус милләтеннән бумаган бердәнбер укытучы була ул, мәктәптә дә, гарнизонда да бик яраталар үзен. Ике сменада эшли Фәриха ханым: беренче сменада башлангыч сыйныфларны укыта, икенче сменада рәсем дәресләре бирә. Уллары Нияз белән Илдар да шунда туа. Ире Әфган сугышына киткәндә йөкле булып калган Фәриха ханым ике айдан соң Ниязын тудыра. Алмаз абый, совет гаскәрләре Әфган җиреннән чыгарылгач, 1989 елда кайта. Моңа кадәр әтисен фотосурәттә генә күреп өйрәнгән 2 яшьлек сабый ятсынып үзәкне өзә. 
Чит-ят җирдә ялгызы яшәгәндә әнисен уйлый, тормышын аныкы белән чагыштыра Фәриха ханым, үзен шулай юата. Абыйсы да әтисе сугышка киткәч туган бит! Әтисе җиде ел сугышта булган! Әнисе дә: “Минем язмышымны кабатлыйсың бит, балам! Без ичмасам кайгыны бөтен ил белән күтәрдек. Син – сынау килгән санаулылар арасында”, – дип әйтә торган була. 
Берничә елдан соң Алмаз абый хәрби хезмәтен Казанда дәвам итә. Бер елдан соң ул лаеклы ялга чыга һәм гаилә Мөслимгә күченә. Фәриха Миндаровна 1997 елдан лаеклы ялга чыкканчыга кадәр Мөслим лицеенда хезмәт куя. Иҗади эшләүче, эзләнүчән, кыскасы, һөнәрен чын күңелдән яратучы Фәриха Солтанова коллективның гына түгел, әти-әниләрнең дә хөрмәтен казана. Ә балалар аны ихластан ярата! Башкача мөмкин дә түгел, балаларны бердәй тигез күреп, һәркайсына шәхси якын килеп эшли ул. Һәр баланың сәләтен күреп, аны ачу, үстерү өчен тырыша. Сәләтсез бала булмый! Фәриха Миндаровна шундый фикердә. “Балаларыгызны башкаларныкы белән чагыштырмагыз! Бу – сезнең балагыз. Ул – шәхес!” Бусы – Фәриха Миндаровнаның әти-әниләргә әйтә торган сүзләре. Ул бала белән генә түгел, әти-әни белән дә эшли. Әти-әниләр өчен дә төрле чаралар үткәрә, бәйрәмнәр оештыра. Фәриха Миндаровна укыту-тәрбия процессын гаилә өчен оештыра дисәк тә хата булмас. Эш барышында ул баланы гына түгел, әти-әниләрне дә, хәтта әби-бабайларны да тәрбияли. 
– Фәриха Миндаровнаны мин беренче тапкыр мәктәптә балалар арасында күрдем һәм беренче күрү белән үз иттем, – ди Фәриха ханымның хезмәттәше Зөлфия Хәкимова.– Укытучы белән балалар арасындагы җылылык сокландырды. Ул бала күңеленә ачкыч таба, авыр балаларда да үз-үзләренә ышаныч уята белә. 
Бүген Фәриха Солтанова эшчәнлеген Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә дәвам итә. Коллективта бик яраталар үзен. “Авырлыкларны да җиңел кабул итеп, һәрвакыт позитив энергия тарата”, – диләр аның турында. Яшь укытучыларны үз канаты астына җыеп, ярдәм күрсәтүен дә билгеләп үттеләр хезмәттәшләре. 
– Фәриха Миндаровнаның беркайчан “дәресем бетте” дип кайтып киткәнен күргәнем юк, – ди мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Римма Галиева. – Аның дәрестән тыш эшчәнлек буенча программасы бик бай. Фәриха ханым балаларны декоратив-гамәли сәнгать серләренә дә төшендерә. Укучылар аның дәресләренә бик яратып йөри. Нәрсәләр генә ясамый алар?! Фәриха Миндаровна балаларны матурлыкны күрә белергә өйрәтә, әхлак тәрбиясе шуннан башлана. 
Фәриха Миндаровнаның тагын бер үзенчәлеген онытып торам икән. Рәссам бит ул! 30 яшендә клиник үлем кичергәннән соң Фәриха ханым картиналар яза башлый. Рәсем ясау сәләте аңа кадәр дә булгандыр, әмма сәнгать әсәре буларак картиналар ясауга 30 яшьтән соң тотына. Туган ягын сагыну хисе дә, Ерак Көнчыгышның гаҗәеп табигате дә, Мөслимнең матурлыгы да чагылыш таба аларда. Юклык чорында да майлы буяулар эзләп табып, хисләрен сурәт итеп төшерергә мөмкинлек таба ул. Фәриха ханымның һөнәрләре күп: җырлый да ул, биергә дә оста, әмма рәсем сәнгатенә мәхәббәте көчлерәк. Укучыларын да матурлыкны күрә һәм бәяли белергә өйрәтә. Балалары укытучылары белән бергә хохлома, городец ысуллары белән сурәт төшерергә өйрәнә, милли татар бизәгенең ни икәнен белеп үсә, декупаж серләренә төшенә.

 

Фото – Ф.Солтанованың гаилә архивынна

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев