Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кызларың, Мөслим!

Ел геройлары

Кем ул ел герое? Мәлләтамак авылында яшәүче волонтер Рушат Рөстәмовның тормыш иптәше Людмила Игошева ире белән махсус хәрби операция зонасына барды.

Ике “мин” көрәште.

Мәлләтамак авылы егете Рушат Рөстәмовның махсус хәрби операция зонасына райондашларыбыздан җыелган ярдәмне илтүдә катнашуын беләбез.
Җәй көне юлга чыгар алдыннан ул тормыш иптәше Людмилага да үзләре белән барырга тәкъдим ясый: “Син дә бармыйсыңмы? Андагы тормышны күреп кайтырсың. Анда барып кайтканнан соң тормышка караш үзгәрә,” – ди ул.

– Беренче сүзләрем “юк, бармыйм” булды. Егетләр юлга кузгалырга ике атналап вакыт бар иде әле. Миндә ике “мин” көрәште: берсе “барып кайтырга кирәк” ди, икенчесе “бармыйм, нишләп йөрим анда?!”, – ди. Ниһаять: “Нигә куркырга?! Ирем янымда, барысы да яхшы булачак”, – дигән фикергә килеп, барырга булдым, – ди Людмила Игошева, ул көннәрне искә алып.
Юлга кузгалганчы халыктан җыелган ярдәмне пакетларга бүлү, фасовкалау, күчтәнәчләр әзерләү белән мәшгуль булалар.
Бөтен күчтәнәчләр, адреслы ярдәм Мәлләтамак мәдәният йорты бинасына туплана.  Людмила һәм башка волонтерлар шушы ярдәмне төргәкләү, төрү, туплау белән шөгыльләнә.


Юллар, юллар...
Ниһаять, юлга кузгалалар.
Тормыш иптәше Рушат белән Людмила, Рүзәл Минһаҗев һәм Ленар Галәев – дүртесе бергә баралар. Ике көн юлда үтә, чиратлашып йокымсырап та алалар.

– Украинага барганда Татарстан юлларының төзек булуын, яхшы яктыртылуын аңладым. Татарстаннан ераклашкан саен чүп баскан ташландык басулар да күбрәк очрый. Волгоград тирәсендә шәхси бакчаларның күплеге, җиләк-җимешнең мул булуы халыкның хезмәт белән көн күрүен дәлилли, – ди Людмила.
Юлда хәрби техника, хәрбиләр күпләп очрый башлый.

– Юллар җимерек, авыллар караңгылык эчендә утыра. 90нчы еллардагы кебек, авылда бер-ике җирдә генә ут яна. Җирле халык белән сөйләшкәч, вәзгыятьнең махсус хәрби операция башланганчы ук, күп еллар шулай дәвам итүен аңладык. Шомлана башладым, әмма тиз тынычландым, – ди райондашыбыз. – Тиз барып булмый, чөнки юллар яргаланып беткән, чокыр-чакырдан тора. Сыйфатлы асфальт салынган, яктыртылган юллар  да бар. Алар Россия ярдәме белән салынган.
Ял итеп, юынып алу теләге белән кунакханәгә тукталалар. Анда дежур торучы ханым хәрби операция башланган чорда кунакханәнең җирле халыкка туклану һәм йоклау урыны буларак хезмәт итүе турында сөйли. Җирле халыкның Россия һәм Чечня хәрбиләренә рәхмәтле булуларын да җиткерә ул.

Гуманитар ярдәм яшәргә көч бирә

Җирле халык белән сөйләшергә дә мөмкинлек туа райондашларыбызга.

– Шәһәр әкренләп торгызыла. Шәһәрнең үзәк өлешендә юлның бер ягында – ярымҗимерек биналар, ә икенче ягында парк төзиләр, – ди Людмила ханым. – Ел ярым ут, су һәм газ юк икән. “Россиядән килгән гуманитар ярдәм хисабына яшибез, кирәк-яракны китереп торалар”, – диләр.
Бәяләр бездәгедән 2-3 тапкыр кыйммәт. Дәүләттән килгән пенсия хисабына яшиләр.
Бу көнне алар райондашларыбыз белән очраша алмый.
Адреслы ярдәм артыннан Азнакай егетләре килә һәм ярдәм китерүчеләрне кафега да алып баралар. – Кафе дигәннәре брезент палатка эчендәге туклану урыны, – ди Людмила. – Ризыкны учакта пешерәләр, генераторлары да бар. Кафены бер гаилә оештырган. Биредә хәрбиләр дә, җирле халык та туклана ала.
Каен себеркесе исен сагындым

Хәрби операциядә катнашучы райондашларыбыз белән дә күрешү бәхетенә ирешә ярдәм илтүчеләр. Күчтәнәчләрне я үзләре, я командирлары чыгып ала. – Егетләрне башта кочаклап сөйдем. Һәрберсен аналары, туганнары кебек кочаклап, рәхмәт әйтәсем килде, – ди Людмила. – “Кирәкле әйберләр булса әйтегез, барысын да алып киләбез”, – дидем. Егетләр бик тыйнак: “Бер нәрсә дә кирәкми, борчылмагыз”, – диләр. Бер райондашыбыз: “Каен себеркесе җибәрегез әле, шуның исен сагындым”, – дигәч, күзләргә яшь тулды. “Шунда гына каенның туган җирне гәүдәләндерүен, егеткә туган як җылысы җитмәвен аңладым”, – ди Л. Игошева.
Күчтәнәчләрне бушатканда Чүпрәле егетләре белән дә танышалар. Аларга чәкчәк биреп калдыралар. “Безне, Татарстан кешеләрен күргәч, алар шундый сөенде! Күзләре шатлык яшьләре белән тулды”, – ди Людмила.
Блокпостта Игенче егете Раилне очраталар.

– Раилгә адресланган посылкабыз бар иде, аны тапшырдык. Без аның белән очраша алуыбызга сөенсәк, ул туган җирдән еракта якташларын күрүенә шатланды: һәрберебезне кочаклап күреште, барлык мөслимлеләргә рәхмәтен җиткерде, – ди Люда.
Госпитальдә дәваланучы райондашлар белән дә очрашырга мөмкинлек таба ярдәм илтүчеләр. – Госпитальдәге егетләрне күргәч, күзләр яшьләнде.
Энемнең яшьтәшләре! Яшьләр!
Көр күңелле үзләре, борчылмаска кушалар: “Барысы да яхшы булачак”, – дип безне тынычландыралар. Урамга чыккач, күз яшьләренә ирек бирдем, – ди Людмила.
Әлеге сәфәрдән кайтканнарына шактый вакыт үтте. Шулай да хәрби операция зонасында күргән-кичергәннәр, анда туган уй-хисләр һаман тынгы бирми. – Без Татарстаныбызда яшәвебез белән бик бәхетле!
Шушы бәхетнең кадерен белеп, һәр көнебезне шатланып, сөенеп үткәрик, туган җиребезгә хезмәт итик! Кайткач та Рушатыма: “Мин волонтер булам”, – дидем һәм шушы юнәлештә ныклап эшли башладым.
Безнең лидерларыбыз – Рүзәл Минһаҗев һәм Азнакай кызы Айгөл. Кемгәдер ярдәм итә алабыз икән, нигә әле булышмаска?!
Райондашларыбыз белән махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә кулдан килгәнчә ярдәм оештырырга кирәк.  Алар илебез, безнең тыныч йокыбыз, бәхетле көннәребез сагында тора. Без бердәм булганда егетләр дә туган ягыбызга тизрәк әйләнеп кайтырлар, – ди Людмила Игошева.

Лилия Шәймиева

Фото - Л.Игошеваның гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

7

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев