Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кызларың, Мөслим!

Ел герое

Кемнәр ул ел геройлары? Химия һәм биологиядән бердәм дәүләт имтиханында Мөслим гимназиясе укучысы Лиана Исмәгыйлева 200 балл җыйган! Лиана медицина университетында белем ала.

– Онлайн-курсларда укуның файдасы зур дип уйлыйм. Белем багажы бай булу имтиханда үзеңне ышанычлырак хис итәргә ярдәм итә. Белемнең зыяны юк. Имтиханнарга алдан әзерләнә башларга кирәк. 100 балл җыюымны белгәч, башта ышанмадым, аннары әти-әни дә, мин дә шундый нык сөендек! – ди Лиана.

Онлайн-курсларда уку мөмкинлеген тудырган, һәрдаим ярдәм иткән әти-әнисенә бик рәхмәтле ул.

– Кызыбыз кечкенәдән табиб булырга хыялланды. Бәлки, шуңадыр, биология һәм химия фәннәрен яратып укыды. Иремнең әнисе озак еллар Иске Карамалы авылында акушер-гинеколог булып эшләде. Югары медицина белеме алу өчен югары баллар кирәк. Кызым: “Мин рус теленнән һәм химия, биология фәннәреннән 90 баллдан күбрәк балл җыярга тиеш”, – дип, үҗәтләнеп укыды, – ди Лиананың әнисе Гөлчәчәк апа.

– Лиана дәресләрдә алган белем белән генә чикләнә торган кыз түгел. Ул үзлегеннән дә күп укый, һәрвакыт яңалыкка омтыла. Аңа киләчәктә дә уңышлар телим, – ди гимназиянең химия укытучысы Венера Семенова.

– Табиб һөнәрен сайлаучылар намуслы, саф күңелле булырга тиеш. авыруларга ярдәм

итәсем, сәламәтләндерәсем килә, – ди Лиана.

Лиана Исмәгыйлева район күләмендә үткән фән бәйгеләрендә һәрдаим призлы урыннар яулаган. Тарих, биология, җәмгыять белеме, туган тел буенча бөтенроссия олимпиадаларының муниципаль этабы призеры да ул.

Ул “Бөтенроссия туфрак микроорганизмнары атласы” тикшеренү программасында да катнашкан.

Лилия Шәймиева

Фото – Л. Исмәгыйлеваның шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев