Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кызларың, Мөслим!

Башкаларның хәсрәтенә битараф булмаска кирәк

31 ел хирургия бүлегендә эшләүче Рәйлә Ситдыйкова шундый фикердә.

Хатын-кызның бәхете ирдән, диләр. Халык мәкале дөреслеккә туры килә икән шул! Язмыш җилләре 20 яшьлек Рәйләне дә Минзәлә якларыннан Мөслимгә китерә.
Минзәлә районының Яңа Айман авылында Билус абый белән Вәсилә апа гаиләсендә төпчек бала булып аваз салган сабыйның зәңгәр күзләренә сокланмаган кеше булмагандыр авылда. Төпчек булса да, иркә булып үсми Рәйлә. Әти-әнисенең хуҗалыкта төп ярдәмчесе була ул. Медицина юлыннан китүе дә аңлашыла. Бертуган апасы фельдшер булып эшләгәч, Рәйләнең дә шушы һөнәрне үзләштерәсе килә.
– Апамның, тәүлекнең кайсы вакыты булуына карамастан, авыл халкына ярдәмгә ашыгуын күреп үстем. Минем дә кешеләргә булышасым, авыруларны дәвалыйсым килде. Әтием, шәфкать туташы һөнәрен сайлавымны белгәч, сөенде. Уңышларыма ихластан сөенүче, минем белән бергә борчылучы әтиебезгә, коронавирус белән чирли башлагач, ярдәм күрсәтә алдым. Күңел яткан эш шатлык китерә, диләр бит. Хактан да шулай икән, – ди Рәйлә апа.
Минзәлә медицина училищесында укучы кызны диплом алды практикасына Мөслим районы хастаханәсенә җибәрәләр. Биредә ул төрле бүлекләрдә үзен сынап карый. Хирургия бүлегендә эшләү аеруча ошый.
– Язмыш диген, диплом алгач, мине юллама нигезендә Биектау районына җибәрергә уйлаганнар иде, соңгы минутта уку йортыннан “Мөслимгә җибәрергә” дигән хәбәр килде. Сөендем! Практика узганда Мөслим хастаханәсенең ярдәмчел хезмәткәрләре, ачык йөзле, саф татарча сөйләшүче халкы, матур табигате күңелемә кереп калган иде. Юллама белән Мөслимгә китүем алдагы тормышымны да хәл итте, – дип искә ала Рәйлә Ситдыйкова.
Мөслимдә яшәү урыны да хәл ителә. Хастаханәнең бала тудыру бүлегендә акушер булып эшләүче Айзирә Гәрәева Рәйләгә үзләрендә яшәргә тәкъдим итә. Өч ел дәвамында әниле-кызлы кебек яшәгән шәфкать туташларына хезмәттәшләре дә, күршеләре дә соклана. Булачак тормыш иптәше Айрат белән дә Рәйлә хастаханә диварлары арасында таныша.
– Бик каты тамак авыртып, хирургия бүлегенә дәваланырга салдылар. Укол ясарга кергән шәфкать туташын күреп гашыйк булдым. Исеме дә бик матур, үзе дә сөйкемле! Бу кыз, һичшиксез, минем тормыш иптәшем булачак, дигән фикергә килдем. Терелгәч тә, Рәйлә янында озаграк булырга теләп, төрле сәбәпләр табып, тагын берничә көн хастаханәдә ятуым хәтердә калган. 1 ел очрашып йөрдек, сөеклемнең аш-суга оста, эшкә карусыз, тыйнак, ихлас, гадел, мөнәсәбәтләрдә тугры булуын аңладым. Ир-ат өчен мондый хатын-кызны очрату лотереяга машина отуга тиң. Кавышып, бергә гомер итүебезгә тиздән 30 ел була, – ди Айрат абый.
Гаилә коргач, яшьләр тулай торакта яши башлый. Мәхәббәт җимешләре Айнурны да тулай торакка алып кайталар. РТСта шофер булып эшләгән гаилә башлыгы 1 минутны да бушка уздырмый, тизрәк үз куышын булдыру өчен акча эшләү юлларын эзли. Рәйлә һәм Айрат Ситдыйковлар өч ел эчендә үз көчләре белән йорт төзеп чыга. Икенче уллары Алмаз яңа йортта аваз сала.
– Рәйлә киңәшчем дә, сердәшем дә булды. Йорт та салдык, агач та утырттык, ике малайга тормыш бүләк иттек. Рәйлә улларыбызны кирәк чакта шелтәли дә, уңышларын күреп, мактый да белде. Йортта табак-савыт шалтырамый тормый, дисәләр дә, ачуланышканыбызны хәтерләмим, – ди Айрат абый.
1991 елны килгән Рәйлә Ситдыйкова район хастаханәсенең хирургия бүлегендә 31 ел шәфкать туташы булып эшли. Әлеге һөнәрне сайлавына ул беркайчан да үкенмәгән. “Бу һөнәр ияләренә шәфкатьлелек, игелеклелек хас”, – ди ул. 
– Башкаларның борчуларына, авыруларның хәсрәтләренә битараф каласың икән, димәк, дөрес юнәлеш сайламагансың. Яңа ел төнендә эшләгән чаклар да аз булмады. Бәйрәмне гаилә белән үткәрәсе килсә дә, һөнәрең мөмкинлек бирмәскә мөмкин. Кемнеңдер синең ярдәмгә мохтаҗ булуын онытырга ярамый. Укол ясатырга, система куярга дип күршеләрнең яки гел белмәгән кешеләрнең төнлә дә мөрәҗәгать иткәннәре бар. Берсен дә кире бормыйм. Төнге сменада эшләгәндә улларыбызны әтисе карады. Яраткан эшем, таяныр кешем, акыллы, тәүфыйклы балаларым бар. Ходай бәхетемне күпсенмәсен! – ди Рәйлә апа.
Сайлаган һөнәренә гомере буе тугры булган Рәйлә Ситдыйкова намуслы хезмәте өчен ТР Сәламәтлек саклау министрлагының Рәхмәт хаты, район башлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.
Яшьлек матурлыгын югалтмаган Рәйлә апаны әби статусын алган, димәссең. Оныгы Камил турында аеруча җылы итеп сөйли ул. Уллары әнисе юлыннан китмәгән. “Ходай кушып, оныкларым табиб булмасмы”, – ди ул.


Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев