Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кызларың, Мөслим!

«Башкаларга ярдәм итү – иң изге гамәл»

Фтизиатрия кабинеты шәфкать туташы Нәргизә Бәдертдинова – Актаныш районы кызы. 10 сыйныфны тәмамлагач, укуын Минзәлә медицина училищесында дәвам итә ул.

Шәфкать туташы һөнәрен үзләштереп, юллама белән Мөслим районына кайта. Хезмәт юлын Мөслим поликлиникасында башлый, диспансер учетын алып бара.

– Мин 1 сыйныфта укыганда ук анкеталарга: “Бырач буласым килә!” – дип яза идем. Укытучы апам мәктәпне тәмамлаганда анкеталарны үземә бирде. Теләгемә ирештем. Башкаларга ярдәм итү – иң изге гамәл, – ди Нәргизә ханым.

Эшенә җаваплы караучы кызны хезмәттәшләре дә, җитәкчелек тә хөрмәт итә. Төгәл 16 ел үлекле хирургия бүлегендә шәфкать туташы булып эшли. Чиста хирургия бүлегендә дә хезмәт куя Нәргизә. 2008 елдан райондашыбыз фтизиатрия кабинетында эшли.

– Туберкулезга каршы профилактика һәм дәвалауда фтизиатрия участогы шәфкать туташы бик җаваплы функцияләр башкара. Шәфкать туташы туберкулезны профилактикалау, клиника һәм дәвалау, аның эпидемиологиясе, амбулатор шартларда вакцинация үткәрү, дару терапиясе өлкәсендә әзерлекле булырга һәм эшен яхшы белергә тиеш. Нәргизә Бәдертдинова сынатмый, – ди район хастаханәсе баш табибы Дамир Сөләйманов.

 Фото – “Мөслим-информ” архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев