Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кызларың, Мөслим!

«Авылым гүзәллеге» марафонында катнашалар

Быелгы марафонда катнашучы Чулпан Минһаҗетдинованың Юлия Тазова турындагы язмасын сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.

Интернет челтәрендә #авылым_гүзәллеге исемле үзенчәлекле марафон башланып китте. Биредә гап-гади кешеләр һәркөнне игълан ителгән темалар буенча авылның матурлыгын төрле яклап ачалар, аның турында дөньяга сөйлиләр.

Быелгы марафонда катнашучы Чулпан Минһаҗетдинованың Юлия Тазова турындагы язмасын сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.

"Бүгенге язмам спорт өлкәсендә зур уңышларга ирешкән яшь кенә бер кыз турында. Тазова Юлия Юрий кызы 1999 елның 4 августында Михайловка авылында дөньяга килә. Әтисе - Тазов Юрий Иван улы. Әнисе - Хөсниева Дилия Зәки кызы.

Юлия Бөгелмәнең сәламәтлек мөмкинлеге чикле булган балалар өчен мәктәп-интернатында белем ала. Бик теләп "Факел' спорт мәктәбенә йөри. Тренерлары Садыйков Рәис Мөдәррис улы (грек-рим көрәше буенча тренер, Россиянең атказанган тренеры), Давыдов Владимир Валерий улы (ирекле көрәш һәм дзюдо буенча тренер).

Юлиядә тормышка, спортка мәхәббәт чиксез зур була. Максатчан, акыллы, үҗәт кыз бала үзенең хыялларын әкренләп тормышка ашыра. Ул 12 яшендә грек-рим көрәше һәм ирекле көрәш белән шөгыльләнә башлый. 16 яшендә дзюдо спорт төрен өйрәнә.

Иң зур уңышлары: 2013 нче ел: ирекле көрәш буенча ТР чемпионатында беренчелекне яулый (Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында);
2014 нче ел: 1997-1999 нчы елгы кызлар арасында ирекле көрәш буенча Россия беренчелегендә беренче урынны яулап ала (Рязань шәһәре, чукраклар спорты).
РФнең атказанган укытучысы Закиров Г.З. истәлегенә уздырылган VIII Бөтенроссия грек-рим көрәше турнирында беренче урын да Юлиянеке була.
2015 нче ел: ирекле көрәш буенча ТР чемпионатында 2 урын.
2016 нчы ел: хатын-кызлар көрәше буенча ТР чемпионатында 1 урын (чукраклар спорты).
IV Бөтенроссия күләмендәге җәйге спартакиадада дзюдо буенча 2 нче урын (Саранск шәһәре, чукраклар спорты).
Шушы елны Спорт мастеры кандидаты дәрәҗәсен ала.
2017 нче ел: Идел буе федераль округында сумо спорт төре буенча 2 урын (Кстово шәһәре).
Юлия шулай ук ТР чемпионатында татарча көрәш буенча беренчелекне яулый.
Ике тапкыр спорт мастеры дәрәҗәсен ала.
2021 нче елда Россия спорт федерациясенең чукраклар спортында хатын-кыз көрәше буенча 1 нче дәрәҗәдәге дипломга лаек була(Владимир шәһәре)
Юлия хәзерге вакытта бик күп спорт ярышларына судья буларак чакырыла.
Россиядә "Балаларның казанышлары энциклопедиясе" исемендәге үзенчәлекле проект тормышка ашырыла. Аның Татарстанда яңа бер томы чыга. Бу китапка Татарстан буенча зур уңышларга ирешкән балаларның исемлеге теркәлгән. Анда Юлиябезнең дә исеме бар.

Әнисе Дилия апа сөйләвенчә, Татарстан чемпионнарының казанышлары турында зур бер китап бастырылган (китапның чыккан елын хәтерләми). Шул китапка Мөслим районыннан бердәнбер кеше турында мәгълүмат кергән. Ул - безнең Юлия.

Юлия шулай ук хореография белән шөгыльләнә, чигәргә ярата. Хәзерге вакытта Бөгелмә шәһәрендә яши.
Яшь кенә килеш шундый зур уңышларга ирешкән авылдашыбызга "афәрин! " диям!"

Фотолар - Юлиянең шәхси альбомыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев