Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кызларың, Мөслим!

Атылган йолдыздай

“Авыл утлары” газетасында бүлек редакторы булып эшләгән Мәгъфүрә Саматованы өлкән буын хәтерлидер. Бүгенге язма Мәгъфүрә апаның башка өлкәләрдәге эшчәнлеге турында булыр.

Краснояр авылында Әкмалетдин һәм Гамбәрия гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә Мәгъфүрә. Балачактан ук урмандагы чәчәкләргә, агач-куакларга сокланып, алар белән сөйләшеп- серләшеп йөрергә ярата ул. Туган авылында башлангыч белем алганнан соң, укуын Вәрәшбаш сигезьеллык мәктәбендә дәвам итә. 9-10 сыйныфларны Мөслим урта мәктәбендә укып, Казан дәүләт университетына читтән торып укырга керә Мәгъфүрә.

Яңа уку елы башлану белән Симәк урта мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли башлый кыз. Кич клубта оештырылучы чараларда катнаша. Сәхнәдәге чыгышы вакытында чибәр кызны “Алга” колхозында баш агроном булып эшләүче Иске Чакмак егете Ранас Әюпов күреп ала. Бер күрүдән гашыйк булган егет, озын-озакка сузмыйча, кызның әти- әнисеннән аны кияүгә сорап килә. Авыл җирендә абруйлы эштә эшләүче, яхшы атлар җигеп килгән зифа буйлы, инде акыл утырткан чибәр егетне Мәгъфүрәнең әти-әнисе дә ошата. Ранас белән Мәгъфүрә яшь гаилә булып яши башлый. Икенче елның җәендә уртак шатлыклары булып уллары Илшат туа.

1971-1978 елларда Азнакай районы Сәпәй авылында гомер итә Әюповлар гаиләсе. Икесе дә һөнәрләре буенча эшли. Тик күңел туган якка тарта. 1978 елда алар Мөслим районының Метрәй авылына күчеп кайта.

Мәгъфүрә Метрәй урта мәктәбендә татар теле укытучысы булып эшли башлады. 1 сыйныфта укучы улларыбызның бәйрәмнәрендә, ата-аналар җыелышларында очрашып, танышырга да җай чыкты. Мәгъфүрәнең ачык йөз белән ихлас сөйләшүе җәлеп итте.

Мәгъфүрәнең мәктәптәге эшчәнлеге турында хезмәттәше Энҗе Корбыева истәлекләреннән: “Башка мәктәпләрдәге кебек безнең мәктәптә дә яшь кешегә пионервожатый эшен йөклиләр иде. Бу вазыйфага түләү каралмаган. Яшь, энергияле, ачык йөзле Мәгъфүрә башы белән эшкә чумды һәм тиз арада коллективның үз кешесенә әверелде. Дружина эшен кызыклы һәм файдалы итеп оештырырга тырышты. Укучылар “Яшь ленинчы”, “Пионерская правда” газеталары оештырган конкурсларда, викториналарда катнашалар иде. Бервакыт Мәскәүдән заказлы хат килеп төште. Башта аптырап калдык. Ачып укыгач, сөендек: Бөтенсоюз пионер оешмасы Мәгъфүрәбезгә Мактау кәгазе һәм “Артек”ка юллама җибәргән!”

Районыбызның алдынгы укытучыларыннан берсе, ялкынлы агитатор-пропагандист Мәгъфүрәнең фоторәсеме күп еллар республика политмәгариф йортында эленеп тора. Республика укытучылар съезды делегаты буларак Болгариягә туристик юллама белән дә бүләкләнә ул. Алга китеп язам: 2001 елда Халыкара хатын- кызлар көне уңаеннан оештырылган Президентыбыз белән очрашуга да бара Мәгъфүрә!

6 сыйныфта укыганда Рузил улымның сыйныф җитәкчесе дә булып алды Мәгъфүрә. Апаларының, мәкалә яздырып, Мөслим редакциясенә экскурсиягә алып төшүен дә, урман сукмаклары аша туган авылы Красноярга алып баруын да, колхозның чөгендер басуында, маҗаралы хикәяләр сөйләп, шук малайларны эшкә җәлеп итүен дә аерым бер җылылык белән искә ала улым.

Игелекле эш-гамәлләре белән халык күңелен яулаган, ярдәмчел, тынгысыз, кыю, туры сүзле Мәгъфүрәне Метрәй авыл советы рәисе итеп сайлыйлар. 1987 ел була ул. Метрәй авыл советы ул вакытта 215 хуҗалыклы Метрәй, 168 хуҗалыклы Салауз-Мухан, 58 хуҗалыклы Иске Чакмак, 35 хуҗалыклы Ольгино һәм Үрнәк авылларын берләштерә. Метрәй, Салауз- Мухан авылларында урта мәктәп, икешәр төркемле балалар бакчасы, мәдәният йорты, китапханә, медпункт эшли. Авылларның барысында да кибетләр була.

Мәгъфүрә, җитәкче буларак, хезмәт дисциплинасына, җаваплылыкка зур игътибар бирә. Чисталыкка, тәртипкә игътибар итә, фасадларны яңарту, матурлау бурычын куя. Элмә такталар яңага алыштырыла. Урамнар җыештырыла, елга-инеш буйларына түгелгән чүп юк ителә. Биналарның искерүенә карап төрле дәрәҗәдәге төзекләндерү эшләре башкарыла. Шушы елларда Метрәй авыл җирлегендә кышка әзерлек буенча район семинары үткәрелә.

Авыл советы карамагындагы объектларның барысы да диярлек (Ольгино авылындагыларыннан башка) котельныйга тоташтырылган җылыту системасыннан җылытыла иде. Ягу сезонында котельныйларны тоткарлыксыз эшләтү, күмер белән өзлексез тәэмин итү авыл советы рәисе җаваплылыгындагы мөһим эшләрнең берсе булды. Авылларны су белән тәэмин итү дә шактый четерекле эш иде. Колонкаларның ватылуы, кыш көннәрендә катуы, җәен җир асты торбаларының тишелеп, суның җир өстенә бәреп чыгуы өстәмә мәшәкатьләр тудырды. Су башнясының моторы янып, авыл сусыз калгач, Мәгъфүрә, колхоз штатындагы ир-егетләрне туплап, төзекләндерү эшен оештырды. Кичкә, су килеп, халыкны сөендерде.

90 елларда илебездә булган катлаулы үзгәрешләр безне дә читләтеп үтмәде. Кибет киштәләре бушап калды. Азык-төлеккә талон системасы кертелде. Носки, колготки, ирләр чалбары, күлмәкләрнең – бик аз санда, пальто, куртка, йорт, электр җиһазларының берәмләп кенә кайтуы халыкта ризасызлык тудырды. Товарларны гаиләдәге җан исәбенә, мохтаҗлыгына карап, авыл советында төзелгән исемлек буенча сату тәртибе кертелде. Ялгыз өлкәннәргә, ишле, мохтаҗ гаиләләр өчен Мәгъфүрә Яр Чаллы азык-төлек базасыннан продукция дә алып кайта иде. Шулай тырышып йөргән көннәрнең берсендә тәрәзәне ватып кергән таш, аздан гына башына тимичә, идән уртасына төшә. Мәгъфүрә эшне зурга җибәрмәде, җүнсез адәмне эзләтмәде.

Хуҗалык җитәкчеләре белән аңлашып, ярдәмләшеп эшләде Мәгъфүрә. Хуҗалыклар тормышыннан хәбәрдар булып, хезмәт җитештерүчәнлеге белән кызыксынып торды, фикер-тәкъдимнәрен җиткерде. Халык мәнфәгатен кайгыртып, урамнарны төзекләндерү, клуб территориясен, кибеткә керү юлларын асфальтлау, су белән тәэмин итү системасындагы өзеклекләрне бетерү, зират коймаларын төзекләндерү кебек җитди эшләрдә хуҗалык җитәкчеләренең ярдәмен тоеп эшләде. Ирләре сугыштан кайтмаган ялгыз карчыкларга, ялгыз өлкәннәргә утын кайтаруны да оештыра иде. Инвалидларны сәламәтләндерү учреждениеләренә, савыктыру урыннарына алып баруда ярдәм кулы сузган чаклары да булды, алар өчен бәйрәм дә оештырды. Мәгъфүрә үзен аямыйча, вакыт белән хисаплашмыйча хезмәт куйды. 1994 елда ул авыл советы рәисе вазыйфаларыннан баш тартты һәм “Авыл утлары” газетасына эшкә урнашты. Мәгъфүрәнең райондашларыбызның тормышы, эшчәнлеге турындагы мәкаләләре газетада еш басылды.

Тормыш ипт әше Рана с Мәгъфүрәнең терәк-таянычы булды. Эштә дә сынатмады, уңган хуҗабикә дә иде Мәгъфүрә: өстәленнән камыр, сөт ризыклары өзелмәде, сырга кадәр ясады. Улы Илшат белән килене Фирдәүсәнең, оныгы Азиләнең кайтуын шатланып көтеп алалар иде. Әнисе Гамбәрия апаны бик хөрмәт итте, хәлен белеп торды.

Мәгъфүрә, гомумән, кешеләрне, тормышны яратты. Әмма гомере атылган йолдыздай вакытсыз өзелде. Рәхимсез авыру аны 2003нче елның 5 декабрендә арабыздан алып китте. Мәгъфүрә исән булса, 2022нче елның 2 февралендә аңа 70 яшь тулган булыр иде. Аның игелекле гамәлләре безнең хәтерләрдә саклана.

Мәдинә Хәйретдинова. Метрәй.

Фото – М. Хәйретдинованың шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев