Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кызларың, Мөслим!

Артистларны алар киендерә!

Беренче күлмәген 7 сыйныфта укыганда тегә Римма Йосыпова. Дөрес, әбисенең кәфенлеген рөхсәтсез алган өчен соңыннан “эләгә” үзенә. Тик эш инде узган – Римма җаны теләгән күлмәкне тегеп кигән була.

– Ул чорда ак сафари күлмәкләр модада иде, шундый күлмәкне тегеп карыйсым килде, – дип искә ала Римма апа ул вакыйганы. – Тукыма юк. Әбинең кәфенлеккә дип алып куйган бетле бәзен алдым да тектем. Бетле бәз юган саен агара иде. 30 елдан соң, әби үлгәч, кәфенлекне аңа үзем алып кайттым.

Тегәргә дә әбисеннән өйрәнә Римма ханым. “Әби җеп белән үлчәм алып, кисә, авылдашларга күлмәкләр тегә иде”, – ди ул.

Бу өлкәдә махсус белеме булмаса да, тегүче һөнәре аны гомере буе озатып йөри. Кияүгә чыккач, Әлмәт оек фабрикасында эшли. Җәлил бистәсендә яшәгән чорда балаларга костюмнар тегә. Мөслимгә күчеп кайтканнан соң, 2014 елда, костюмер кирәк дигән хәбәрне ишетеп, район мәдәният йортына килә. Ирек Салихҗановның хәер-фатихасы белән башланган хезмәт юлы бүген дә дәвам итә. Римма Йосыпова – район мәдәният йортының алыштыргысыз хезмәткәрләреннән берсе. Костюмнарны тегә, юа, үтүкли, саклый! Концерт-спектакльләр алдыннан костюмнарны артистларга тапшыра, аннан һәркайсын санап, җыеп ала һәм шкафларга урнаштыра. Ул эшенә шулкадәр бирелгән! “Бәйрәмнәрдә сәхнә артында торуы рәхәт!” – ди Римма апа. Узган ел биюче балаларга – 91, гомумән алганда, 130 костюм тегә ул!

– Нинди костюм кирәклеген бию коллективлары җитәкчеләре, театр режиссеры аңлата. Бергәләп сөйләшәбез, киңәшләшәбез дә эшкә тотынам, – ди Римма Йосыпова.

Ике-өч ел элек Римма Йосыповага ярдәмгә Әлфинур Сабированы алганнар. Әлфинур апа – профессиональ кисүче. Кечкенәдән модельер булырга хыялланган Әлфинур апа Казан уку-производство комбинатында үзләштерә бу һөнәрне. Аңа кадәр Мөслим көнкүреш хезмәтләр комбинатында тегәргә өйрәнә. Диплом алгач та шунда эшкә кайта. Мөҗәһит Әхмәтҗанов директор булган чорда хәзерге Мөслим лицеенда балаларга тегү дәресләрен бирә. Аннан һөнәр училищесында тегүчеләр төркемен укытып чыгара. Заказ буенча да киемнәр тегә. Мөслим сәнгать мәктәбендә дә хезмәт куя Әлфинур апа. Биредә ул балаларны тегү серләренә өйрәтә.

– “Созвездие-Йолдызлык” эстрада фестивале бәйгесенә әзерләнгән бүген дә истә. Фестивальгә 300ләп костюм тектек. Сәнгать мәктәбенең хезмәт коллективында кем тегә белә – барысы да костюм текте. Римма һәм район мәдәният йортының тагын берничә хезмәткәре шунда безгә ярдәмгә килде. Бөтен борчу-мәшәкатьләр арткы планга күчте, – дип искә ала ул елларны Әлфинур апа.

Шушы чорда мәдәният бүлеген җитәкләгән Ирек Салихҗанов Әлфинур Сабированы мәдәният йортына эшкә чакыра. Бүген Римма Йосыпова белән Әлфинур Сабирова бер коллективта эшли. Берсе кисә, икенчесе тегә.

– “Зәңгәр шәл” спектаклен куябыз дию белән Римма: “Костюмнарны үзебез тегәбез”, – диде. Нәтиҗәдә төп герой Мәйсәрәгә өч күлмәкне дә, Булатның, массовкадагы кызлар һәм егетләрнең күлмәкләрен, һәрберсенә үлчәп, Римма белән Әлфинур текте. Икесе дә төгәл, иренмиләр, куллары оста! Алардан беркайчан да: “Эшли алмыйм”, – дигән сүзләрне ишетмисең. Шундый тиз эшлиләр! Спектакльгә әзерләнгәндә 2-3 сәгать саен берәр күлмәк тегеп кертте алар, – ди Мөслим халык театры режиссеры Синара Яббарова.

Римма Афзалова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев