Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кызларың, Мөслим!

Аның исеме – Дан тактасында

Кифая Кашапова, Бөгелмә медицина училищесын тәмамлагач, район үзәк хастаханәсенә эшкә кайта. Ашыгыч ярдәм бүлегендә фельдшер булып эшли ул.

– Кифая Наилевна – үз эшенең остасы. Ашыгыч ярдәм фельдшерына хас барлык сыйфатларга да ия, белемле, җаваплы белгеч. Кичектергесез ярдәм күрсәтү, йөрәк-үпкә реанимациясен үткәрү буенча аңа тиңнәр юктыр. Гадәттән тыш хәлләрдә төгәл һәм көйле эшләүче мондый медицина хезмәткәрләре булганда авыруларның гомеренә куркыныч янамый.

Кифая кечкенәдән үк үз алдына шәфкать туташы булырга дигән максат куйган. Дус кызлары белән “врач апалы” уйнаганда да ул күңеленнән үзен шушы һөнәргә әзерләгән: уенчык курчакларының “яраларын” бәйләгәндә аларга юату сүзләре әйткән, башларыннан сыйпап терелткән. Урта мәктәпне тәмамлагач, Кифая балачактагы хыялын тормышка ашырыр өчен шәһәргә юл тота.

– Апам үз алдына максат куйган икән, ул аны, һичшиксез, башкарып чыга. “Быел кермәсәм, икенче елга керермен. Икенче елга булмаса, өченче елга алырлар. Ләкин мин башка җиргә укырга бармыйм!” – дип әйткәне истә. Апам укырга кергән елны медицина училищесында бер урынга өч кеше дәгъва итә иде. Ул тәки үз дигәненә иреште! – дип искә ала аның бертуганы, район үзәк хастаханәсенең терапия бүлегендә шәфкать туташы булып эшләүче Нурания Тимашева.

Башкаларга ярдәм итәсе килү, авыруларны дәвалау теләге шулкадәр көчле була кызда. Ә Әндереш авылы фельдшеры Сафия апа кечкенә Кифаяга үрнәк була.

– Бөгелмә медицина училищесында акушер һөнәре үзләштердем. Дәүләт практикасын Мөслим район хастаханәсендә табиб-акушер Изетта Дзугаева, өлкән акушерка Илгизә Хәйретдинова, акушерка Ландыш Сәхбетдинова кул астында уздым. Укуны тәмамлаганда, Балык Бистәсе, Чирмешән, Балтач районнарына эшкә барырга тәкъдим итеп, сайлау мөкинлеге бирделәр. Өч урынга да мин “Мөслим!” дип яздым. Мөслимлеләр – үз җирлекләренә тугры кешеләр. Мин дә туган ягыма хыянәт итмәдем. Башка бер районга да бармаячагымны тәгаен аңлагач, училище җитәкчелеге мине Мөслимгә озатты, – ди Кифая апа, яшьлек хатирәләрен яңартып.

Яшь белгеч хезмәт юлын Метрәй фельдшер-акушерлык пунктында башлый. Акушер буларак, йөкле хатыннарны исәпкә куя, диспансерлаштыру эшләрен башкара.

– Кифая белән бергә эшләдек. Яшь булса да, белемле иде. Күп нәрсәне белергә омтылып, үзлегеннән бик күп китаплар укыды. Метрәй халкын гаҗәпләндереп, беренче эш көнендә үк яшь балага дөрес дәвалау билгеләде. Ике айлык баласының температурасы күтәрелгәч, әни кеше Кифаяны өенә укол ясарга чакыра. Тик сабыйда үпкә ялкынсынуы башланганын аңлап, яшь белгеч ана белән баланы район үзәк хастаханәсенә озата. Дөрес юнәлеш сайлап, төпле киңәш бирүе баланың гомерен саклап калды. Метрәй халкы Кифаяны бик тә хөрмәт итә, – ди Мәдинә Хөснетдинова.

Метрәйдә бер елдан артыграк эшләгәннән соң Кифаяны район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә күчерәләр. Берничә айдан соң ул үз теләге белән теш табиблары курсларында белем ала. Казаннан тагын бер таныклык алып кайткан кызны Октябрь авылына теш табибы итеп билгелиләр. Ул вакытларда Октябрь һәм Карамалы авыллары халкы теш яматырга, дәваларга Кифая апага йөри. Бер елдан кызны янәдән район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә эшкә чакырып кайтаралар.

– Тормышымны медицина белән бәйләгәнгә әткәйдән дә ныграк сөенүче булмагандыр. “Мин синнән башканы көтмәгән дә идем, кызым! Булдырдың!” – дип, аркамнан сөюе канатланып эшләргә көч бирде. Эшләү дәверендә көтелмәгән хәлләргә дә тап буласың. Бервакыт чакыру буенча Тугаш авылына киттек. Авылны чыгу белән авырлы хатын-кыз бәбәйли башлады. Бик җаваплы мизгелләр – әнине дә, бәбине дә карарга, гомерләрен саклап калырга кирәк. Салкын кыш ае. Әни кешенең каны китте. Ашыгыч ярдәм машинасы шоферы, мәрхүм Әхәт абый тыштан кар ташый. Ул карны әнинең эченә куябыз. Ходай ярдәме белән барысы да уңышлы тәмамланды. Сау-сәламәт, тупырдап торган малай туды. Элек ашыгыч ярдәм машинасында дөньяга килгән балалар әз булмады, – ди Кифая апа.

Кифая апа тормыш иптәше Шәйхенур абый белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Уллары белән кызлары Казан дәүләт технология университетын тәмамлаган. Илназ район Советының оештыру бүлегендә баш белгеч булып эшли, Луиза – Җәлил бистәсенең “Сөләйнефть” җәмгыятендә баш инженер. Кифая апа бүген әни генә түгел, ике онык әбисе дә! Теләге булса, Кифая апа теш табибы да булып эшли алыр иде. Сайлаган һөнәренә тугры калып, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында авырулар янына ашыгучы райондашыбыз кешеләргә ярдәм итә алуына сөенеп яши.

Сәламәтлек саклау системасында озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен Кифая Кашапова район башлыгының, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.

Лилия Шәймиева.

Фото – “Мөслим–информ” архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев