Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кызларың, Мөслим!

Ак халатлы шәфкать иясе

Тат. Шуран авылында яшәүче Фоат ага иң кечесе булып туган кызларына Рәфидә исеме куштыра. Хастаханәдә ятканда үзен дәвалаган Рәфидә исемле шәфкать туташының исеме бик кереп калган була аның хәтеренә.

Мәктәпне яхшы билгеләренә генә тәмамлаган Рәфидәнең генә никтер медицина юнәлеше буенча түгел, ә милиция мәктәбенә укырга китәсе килә. Ләкин, әнисе Гөлҗиһан апа шарт куя: милиция мәктәбенә китәсең икән чәчеңне кистермисең, ә шәфкать туташына укырга китәсең икән чәчеңне кисәргә рөхсәт бирәм, – ди ул. Шулай итеп кызның башка чарасы калмый. Түбән Кама шәһәренең медицина училищесына укырга керә.
1985 елда училище тәмамлап туган ягына кайткан кызны район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә билгелиләр. 

– Ул чорларда елына 360-400 бала туа иде, – дип искә ала ул вакытларны өч дистә ел тудыру бүлегендә акушерка булып хезмәт куйган Рәфидә Усманова.

– Үзем дә яшь кыз идем, хәзер генә уйлыйм, ничек курыкмыйча тудыру бүлегенә күчәргә риза булдым микән дим. 

Тудыру бүлегендә эшли башлаган елларда, төнге вакытта табиб та булмаган. Акушер һәм санитарка барлык эшләрне башкарып, әниләрне тәрбияләгән, балаларны кабул иткән: 

– Шулай да ул дәверләр үзе бер матур, авырлыклары һәм шатлыклы мизгелләре белән хәтердә саклана ди, – Рәфидә Фоат кызы. 

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 елның 28 июль санында укыгыз.

Фәридә Гайнетдинова

Фото – Рәфидә Усманованың шәхси архивыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев