Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кызларың, Мөслим!

90 яшьтән соң һәр ел – юбилей!

Тыл һәм хезмәт ветераны Фәһимә Сөләймановага 100 яшь тулды. Район җитәкчелеге юбилярны котлап РФ Президентының котлау хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Туган якны өйрәнү музееТыл һәм хезмәт ветераны Фәһимә Сөләймановага 100 яшь тулды. Район җитәкчелеге юбилярны котлап РФ Президентының котлау хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды.

– Туган көнемне ел саен юбилей итеп үткәрәм. Аллаһка шөкер, туганнарым бик күп, кайвакыт өй эченә сыеп булмый. Туган көнне зурлап, күп итеп кунаклар чакырып, якыннарымны җыеп, табын артында уздырырга яратам. 90 яшьтән соң һәр ел юбилей инде ул. Озак яшәү сере – күңел киңлегендә һәм хәрәкәттә, йөрәк түрендәге изгелектә, – ди райондашыбыз. 

Фәһимә апа Сөякәй авылында туган. Әти-әнисе урта хәлле крестьяннар булып иген иккән, терлек асраган. Ачлык-ялангачлыкны күргән, авыр сугыш елларын үткән кыз “кулак баласы” исемен дә күтәргән. 

– Әткәйне 1929 елда “кулак” дип алып киттеләр. Репрессия корбаны булдык, бер әйбер калдырмый “торг” белән сатып бетерделәр. 4 сыйныфны тәмамлагач, Свердловск шәһәренә бала карарга җибәрделәр. Шулкадәр укыйсым килгән иде югыйсә!.. Берничә елдан хәрби заводка эшкә кердем. Бик авыр булды! Җир астында эшләдек: үлән дә юк, ком гына иде. Туклану карточкамны урладылар, бер атна ач йөрдем, бетләдем. Трап белән ком ташыганда хәлсезлектән егылып, кул-аякларым сынды. Хастаханәдә аякны тартып урынына утырттылар да авылга кайтарып җибәрделәр. Кияргә кием юк, көч-хәл кайтып киттем. Тик ятмыйм дип, 9 сыйныфка укырга кердем, укырга теләгем бик көчле иде! – дип үсмер чакларын искә алды Фәһимә апа.


Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел 26 апрель санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев