Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кызларың, Мөслим!

70 төрле һөнәр әз аңа

Бакчачы, спортчы, оста балыкчы, бәйрәмнәрне оештыручы да ул.

Илүзә Хәбибуллина Мөслимдә оста чәчтараш буларак танылган иде. Бүген райондашыбызның башка өлкәләрдә дә ирешкән уңышлары бихисап.
Бакчачы да, спортчы да, оста балыкчы да, бәйрәмнәрне оештыручы да булып чыкты Илүзә. Ел саен меңгә якын банка кыяр, помидор, гөмбә тозлый, маринадлый. Быелгы сезонда гына ул 45 мең сумлык гөмбә саткан.

– Гөмбәне үзебез дә бик яратып ашыйбыз, күчтәнәчкә дә күп китә. Сорап килүчеләр дә күп. Тәмләп ашаучылар булганда, җыясы килеп кенә тора. Яңгырлар быел мулдан булгач, гөмбә уңды. Майлы гөмбә, гөреҗдәгә, каен гөмбәсенә ел яхшы килде. Кемдер биргәнне, кемдер ярдәм иткәнне көтеп ята торган замана түгел. Һәр нәрсәгә үз көчең белән ирешергә кирәк. Дүрт баламны башкалардан ким-хур булмаслык итеп киендерү, теләгән әйберне алып ашату өчен, әлбәттә, тырышырга кирәк. Бюджет оешмасында эшләп кенә күңел теләгәннәргә ирешеп булмый. Тормышның якасына бик иртә ябыштым. 16 яшемдә әнисез калдым. Ул вакытта мин Әлмәт физкультура техникумында беренче курста укый идем. Тормыш тез астына китереп сукса да, егылмаска тырыштым. Сынаулар алдында сынмадым-сыгылмадым, – ди Илүзә.
Илүзә сентябрь-октябрь айларында кысла сезоны була, ди. Бу чорда ул ел да кысла тоту белән мәшгуль. Балыкчы ир-егетләрнең бу шөгыльгә җанын-тәнен биргәннәрен күргән бар иде. Илүзә дә балык җене кагылганнардан бер дә аерылмый. Балык тотуга һәвәслек тә кечкенәдән килә. Илүзә балык тотарга көймәгә утырып та чыгып китә. Хатын-кыз булса да, куркып тормый. Тәвәккәллегенә ир-егетләр сокланырлык!

– Берьюлы берничә эш башкара алам. Тырышам инде, дөнья бит. Яшәве шундый рәхәт, тормыш ямьле. Аяк-куллар исән-сау булганда, ялкауланып ятасым килми. Бер спартакиаданы да калдырмый катнашам, волейбол уены күңелгә аеруча якын.
Спорт белән шөгыльләнгәч, кайвакыт сөякләр таралып киткәндәй була хәтта, – ди ул.

– Илүзәне дүрт бала әнисе димәссең дә! Балалары да әниләре кебек тиктормаслар, һәрьяклап та булганнар. Илүзәнең өч дипломы бар.
Ул – физик тәрбия укытучысы, бухгалтер һәм чәчтараш. Чәчтараш булып китүенә, бәлкем, мин дә сәбәпче булганмындыр. Илүзә Яр Чаллыдагы бассейнда йөзү буенча инструктор эшен ташлап, авыру бабасын карарга дип, Мөслимгә кайткан иде. Элеккеге чорда Мөслимдә “Заман” кибете бар иде, шунда чәчтараш кирәклеген Илүзә апаема хәбәр иттем. Бу белгечлек буенча белем алып, бик яратып эшли башлады. Кечкенә чакта балалар анкета тутыралар иде бит. Илүзә шундый анкетадагы “Кем буласың килә?” дигән сорауга “Махерпахер” дип язган булган. Парикмахер сүзен яза белмәсә дә, күңеле белән шушы һөнәр иясе булырмын дип уйлагандыр инде, балакай. Шул балачак анкетасын табып, бергә укыдык әле, истәлекләрне барладык, – ди апасы Мөнирә Гайфиева.
Илүзәнең аш-суга осталыгы каннан киләдер, бәлкем. Әнисе оста пешекче булган. Тик кызын пешерергә-төшерергә өйрәтергә генә җитешми әни кеше, гомере кыска була.

– Әти өстәлгә боты белән ит алып кереп куя иде дә, “тушенка яса” дип әйтә иде. Ул вакытта хәзерге кебек интернет, социаль челтәрдәге рецептлар да юк. Һәр нәрсәгә үзлегемнән өйрәнергә туры килде. Тормышта япа-ялгыз, терәксез калган вакытларым әз булмады. Башта әтием белән бертуган абыем янып үлде.
Соңыннан тома сукыр биатамны картлар йортыннан алып кайтып тәрбияләдем. Урынга калса да, авырыксынмадым, Ходай биргән сынаудыр дип, җиренә җиткереп дүрт елга якын тәрбияләдем. 80 яше туларга 3-4 көн калганда, хәер-фатихасын биреп, якты дөнья белән хушлашты, – дип искә ала Илүзә.
Аерылган иренең әтисен тәрбияләү, аның астын җыештыру өчен Илүзәнең йөрәгендә күпме мәрхәмәт һәм сабырлык булуын әйтеп тору кирәкме икән?! Тома сукыр булуыннан да куркып тормаган, караган, шул ук вакытта балалары белән әвәрә килергә дә җитешкән. Мәктәп укытучылары Илүзәне бик оста итеп эшләнмәләр ясый дип тә мактый. Балалары белем алган мәктәптәге күргәзмә зоналарында аның табигый материаллардан һәр ел фасылына кул эшләнмәләре, иҗат җимешләре урын ала.
Булганнан бар да була диләрме әле?! Илүзә себеркеләр дә бәйли, төрле мәҗлесләргә матур итеп өстәлләр әзерли, табын бизи. Туган көнгә, бәйрәмнәргә дип бәлеш, торт башка төр камыр ризыклары пешерергә заказ бирүчеләр дә әз түгел икән.
Ул яшәгән Комсомол урамында ел да күршеләр белән бергәләп Яңа ел, Урам сабантуе, башка бәйрәмнәрне үткәрәләр. Илүзә үзендә булган позитив энергияне башкалар белән дә бүлешеп яши.

Фото - И. Хәбибуллинаның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев