Җырчы Вәсилә Фәттахова исемендәге урам барлыкка киләчәк
Яңа урам исеме дәүләт реестрына кертелгән.
Белоретта (Башкортостан Республикасы) Вәсилә Фәттахова исемендәге урам булачак. Моның турында «Башинформ» агентлыгына район башлыгы Азат Хәкимов белдерде.
Яңа урам исеме дәүләт реестрына кертелгән. Ул шәһәрнең яңа микрорайонында урнаштырылачак.
Вәсилә Фәттахова 1979 елның 31 декабрендә Белорет шәһәрендә дөньяга килгән. Учалы сәнгать көллиятен һәм Уфа дәүләт сәнгать институтын тәмамлаган. Айдар Галимов төркемендә бэк-вокалист булып эшләгән.
Җырчы Урал Рәшитовның «Туган як» җырын татар һәм башкорт телләрендә башкарганы белән киң танылган. Бу җыр «Бәллүр сандугач» фестивалендә «интернациональ җыр» номинациясендә җиңү яулый, ә «Татар җыры» фестивалендә «10 еллыкның иң яхшы хиты» дип таныла.
26 гыйнварда Вәсилә Фәттахова вафат булганнарына ун ел тула. Ул Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты исемен йөрткән.
Фото: Татар-информ
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев