Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

Ринат Рахматуллинның хатыны: «Мин Ринатның тормышына иң авыр вакытында килеп кердем»

Җырчы Ринат Рахматуллин икенче тапкыр өйләнгән. Аның Динара исемле кыз белән никахлашканына шактый вакыт узган икән инде

Җырчы сүзләренчә, Динара – бүгенге көндә аның төп терәге дә, ярдәмчесе дә, илһамландыручысы да. «Интертат» укучыларын Динара белән таныштырырга булды.

Җырчы Ринат Рахматуллин инде күптәннән янәшәсендә үзен аңлаучы һәм яратучы якын кешесе булуы турында сөйләп килде. «Интертат» белән аралашкан саен җырчы аны «иң зур терәгем, ярдәмчем» атый. Мәхәббәте илһамландырганга үзенең рухи яктан үзгәрүен, иҗатының күтәрелеш кичерүен билгеләп үтә.
Без дә аның якын кешесе белән таныш. Чөнки Ринат Рахматуллин колониягә эләгеп, элемтә белән кыенлыклар булган вакытларда «Интертат» җырчының хәлләрен Динара аша белешеп торды. Инде Ринат Рахматуллинның шактый соңарып килгән мәхәббәте белән сезне дә таныштырырга булдык. Динара сорауларга ачылып җавап бирде.

Динара, хәзер сине Ринат Рахматуллинның тормыш иптәше дип таныштырсак, дөрес буламы? Сез никахлаштыгыз бит, әйеме?

Әйе, дөрес була. Без никах белән торабыз. Ринат – минем тормышымда үзем сайлап алган тиң ярым.

Үзең турында сөйләп кит әле, син кайсы як кызы? Ринат абый белән эшли башлаганчы нәрсә белән шөгыльләндең?

Мин – Саба кызы, Сабаның үзендә туып-үстем. Ринатның төркемендә администратор вазифасын башкарганга кадәр йөзү буенча тренер булып эшләдем. Адаптив физкультура юнәлешендә алган белемем бар, шуңа, тренер булу белән беррәттән, параллель рәвештә ДЦП авырулы балалар белән дә шөгыльләндем.

Тулырак: https://intertat.tatar/news/rinat-raxmatullinnyn-xatyny-yas-aermabyz-25-eldan-kubrak-5868719

Фото – Динараның шәхси архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев