Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

Лилия Муллагалиева: «Халык артисты» исемлегендә син юк, диделәр»

Күптән түгел Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева якыннары, дуслары, иҗатташ коллегалары белән 45 яшьлек юбилеен зурлап үткәрде. Җиләктәй чагы белән котлап, «Интертат.ру» электрон газетасы әңгәмә корды. Иң кызыгы – әлеге әңгәмәдә Лилия үзенең беркемгә дә әйтмәгән серен ачты

«Бәйрәмгә 109 кеше килде»

-Лилия, ихлас күңелдән юбилеең белән! Рәзинә апа Сәетгәрәева да юкка гына мондый юллар язмый калмагандыр: «45 тә – хатын-кызның Җиләк кебек матур мәле, Пешкән чакта җиләкләрнең Бигрәкләр дә татлы тәме». Юбилейдан канәгать калдыңмы? Барысы да син теләгәнчә килеп чыктымы? Дресс-код та булган икән. Килгән кунаклар барысы да диярлек кызыл киемнән килгән. Ялгышмасам, кызыл төс – яраткан төсләреңнең берсе.

-Аллага шөкер, күңелем булды, канәгать калдым. Матур гына узып китте. Һәрберсенең теләкләрен дикъкать белән тыңлап утырдым. Кайбер мәҗлесләр теләкләрне әйтмичә (тосттан башка) уза. Нишләптер, минем һәрберсе белән аралашып, ниндидер теләкләр, фикерләр ишетәсем килде. Чөнки көн саен күрешеп тормыйбыз. Минем белән күп еллар янәшәмдә булган туганнарым, дусларым, коллегаларым, укытучыларым, классташларым, төркемдәшләрем – 109 кеше килде. Иң-иң якыннары.

29 сентябрь көнне тору белән көннең матурлыгыннан, әти-әнинең, туганнарның янәшәдә булуыннан рәхәт хисләр кичердем. Аңлатып бетерә алмаслык хисләр! Аннан соң шушы яшькә килеп җитү һәм шуны үткәрә алу мөмкинлеге булу. Чөнки хәзерге вакытта анысы да бик мөһим. Эшлисе килгән эшне башкарырга мөмкинчелек булмаска мөмкин бит. Ә монда, Аллага шөкер, барысы да тәңгәл килде.

Туган көн алдыннан дулкынлану хисе кичердем. Хәтта концертлар вакытында да андый дулкынлану хисе кичергәнем булмады. Ниндидер башка төрле, «кытыклый торган» дулкынлану хисе тойдым. Беләсеңме, мәҗлесебез башланып китеп, залга килеп кергәндә үк кызыл киемнән килүчеләр ничектер янып торалар иде. Шуның хәтле әзерләнгәннәр. Кемдер махсус аксессуар, кемдер кием алган, ә кемдер тектергән. Әлбәттә, бу – аларның миңа карата хөрмәте.

Юбилеемны иҗатташ дустым Рифат Хөснияров алып барды. Ул мине залга чакырып чыгарды. «Туган көн» җыры белән килеп чыктым. Менә шунда чыкканда алар барысы бергә дәррәү басып, мине каршы алдылар. Үземнең ишекнең каршы алучылар ягында торганым бар, әмма юбиляр булып чыкканым юк иде, дип әйтик. 25, 30, 35 яшьтәге юбилейлардагы кичергән хисләр башкача иде. Монда бөтенләй икенче төрле хис. Аның хәтле рәхәтлек, ләззәт күргәнем булмады. Сүз белән дә аңлатып бетерә алмаслык. Фейерверк ата бит, шундый хис булды миндә. Матур гына башланып китте. Һәрберсе белән таныштырып чыктык. Кызык мизгелләр күп булды. Каушап киткән мизгеләрем дә булмады түгел. Мине хөрмәт итеп килгән барлык якын кешләремә рәхмәт әйтәсем килә.

Социаль челтәрләрдә бик күп котлаулар яздылар. Әле укып та бетерә алмадым. Көн саен «Ватсап»ка – меңләгән, «ВКонтакте»да – 9000ләп котлау хаты. Тамашачыларым шундый җылы сүзләр язган. Әкренләп аларның барысын да укып чыгармын. Тамашачыларымда «игътибарсыз калдырды, җавап та язмады» дигән сүзләр калмасын иде.

«Бройлер» дисәләр, күтәреп ата идем...»

-Җәвит Шакировның сиңа багышлап язган шигырен дә ишеттек. «Бройлер» дип әйткәненә үпкәләмәдеңме?

-Мәктәптә укыган чагымда әрсез, көчле, ир-ат кебегрәк идем. Класста без ике Лилия идек. Беребез – ябык, беребез – симез. Классташым Лилиягә – «5 тиенлек чеби», ә миңа «Бройлер» дип кушамат куштылар. Ул кушаматны ишеткәч, бик кимсенә идем. Бигрәк тә «борынга ис кергән» чакта. Егетләр шулай дип эндәшсә, күтәреп идәнгә бәрә идем. Башларын да тиштем. Алар ахырдан, миннән куркып, әйтми дә башладылар инде (көлә). Хәзер аны көлеп, кызык итеп, искә алам.

Тулырак: https://intertat.tatar/news/liliya-mullagalieva-xalyk-artisty-isemlegenda-sin-yuk-didelar-5868857

Фото – Татар-информ архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев