Яшь җырчы Айбулат Гыйләҗетдинов: «Татар һәм башкорт телләрен халыкка танытасым килә»
Сәхнә

Яшь җырчы Айбулат Гыйләҗетдинов: «Татар һәм башкорт телләрен халыкка танытасым килә»

Айбулат Гыйләҗетдинов – Башкортостан һәм Татарстан тамашачысының йөрәген яулап алырга өлгергән яшь «йолдыз».

Айбулат Гыйләҗетдинов – Башкортостан һәм Татарстан тамашачысының йөрәген яулап алырга өлгергән яшь «йолдыз». Сәхнәдә тәүге адымнарын ясый гына башлаган Айбулат ноябрьда узачак концертларына әзерләнгән арада «Интертат»ка интервью бирергә дә вакыт тапты.

– Айбулат, син тумышың белән кайсы яклардан?

– Мин – Башкортстан егете, Илеш районыннан булам.

– Сиңа 21 яшь кенә, һәм син әле үк концертларыңа тулы заллар җыясың, моның сере нидә?

– Моның сере юк. Мин үз иҗатым белән яшим, тормыш турында моңлы җырлар башкарам.

– Җырларың бер-бер артлы чыгып тора, бу финанс яктан авыр түгелме?

– Дөресен генә әйткәндә, җырлар чыгару зур чыгымнар таләп итә. Беренче адымнарым гына булгач, бигрәк тә авыр. Финанс яктан миңа әти-әнием бик нык булыша, аларга зур рәхмәт. Алла боерса, бу чыгарган акчаларны концертлар белән кайтарып булыр дип өметләнәм.

– Бер җырны чыгару өчен якынча ничә сум акча кирәк?

– Бу сорауга җавап та биреп булмый, чөнки һәр җыр үзенчәлекле, һәм аларның бәяләре дә төрле.

– Репертуарыңда барлыгы ничә җыр бар?

– Бүгенге көндә минем репертуарымда 25 җыр бар. Шулай ук без яңа җырлар өстендә эшлибез, аларны минем концертларда ишетеп булачак , ә музыкаль мәйданнарга исә алар соңрак чыгачак.

– Җырларыңның авторы үзеңме?

– Үземнең бер җырым бар – «Әнкәй хаты» , ә болай мин Ривал Хисмәтуллин, Ирек Габдрахманов, Альфред Якшимбетов җырларын яратып башкарам.

– Кайсы җырларны башкаруың сине халыкка танытты?

– Мине халыкка «Әнием» ретро җыры һәм Ирек Габдрахмановның «Елап калма» дигән яңа җыры танытты.

– Ничә яшьтә җырлый башладың?

– 7 яшьтә. Авылда яшәгәч, анда әллә ни мөмкинлекләр дә юк иде. Шуңа мине әти атнасына 3 тапкыр район үзәгенә алып бара иде.

– Нинди җырларга клибың бар? Клип төшерү шулай ук кыйммәтледер?

– Хәзерге көндә минем «Тәүге мәхәббәт», «Елап калма», «Әнием», «Син», Бәхет», «Әнкәй хаты» җырларына клипларым бар. Әйе шул, клип төшерү дә кыйммәткәрәк төшә, югарыда әйтелгәнчә, клип төшерүләргә дә бәяләр төрле.

Тулырак: https://intertat.tatar/news/aibulat-gyilaetdinovminem-tatar-ham-baskort-tellaren-xalykka-tanytasym-kila-5868662

Фото: Айбулат Гыйләҗетдиновның шәхси архивыннан

 


Нет комментариев