Гүзәл Әхмәтова: «Гомеремдә бер шашып сөйгәнем булмады»
Гүзәл Әхмәтованың иҗат итүенә 25 ел икән. Аның мега-хит «Сау булыгыз, ак каеннар» җырында ничә буын үскән. Җырчы «Интертат» өчен интервью бирде
«Бала табарга 20 көн калганда да, биек үкчәле түфлиләрдә шытырдатып биеп йөрдем»
-Үзегезнең шәхси концертларыгыз белән гастрольләрдә йөрисезме ул?
-Бу концертлар сезонына ныклап әзерләндем, һәм без команда белән катлаулырак проект уйлап таптык. Мин үзем бу өлкәдә белгеч булмагач, проектны барлыкка китерү шулхәтле күп вакыт алыр дип уйламаган идем. Июльнең азагында бу концепцияне чынга ашыра башладык, октябрьләргә өлгертербез дип планлаштырган идем, тик мин уйлаганча килеп чыкмады. Февраль айларына гына әзер булыр кебек.
-Экраннар, прожекторлар?..
-Әлегә сер булып калсын әле, концертларда күрерсез. Шулай да концертларсыз торган юк. Илшат Яппаров һәм Ян Лира белән төркем буларак йөрибез.
-Илшатны беләбез, Ян турында ишеткәнем юк.
-Өметле башкорт җырчысы ул. Әйе, аны әлегә белеп бетермиләр. Ул да безнең белән йөри. Быел мин үземә гомер бармаган башка районнарга да барырга сүз бирдем. Башкортстанда, белүегезчә, татар районнары да бар, күпчелек башкорт халкы яшәгән районнар да бар. Безне белеп бетермиләрдер дип, башкорт районнарына бик керми идек. Беләләр икән бит! Ул районнарда җырга тагы да сусаган халык яши икән. Андый районнарда татар җырчыларын яратмыйлар, диләр иде, бер дә сизелмәде ул. Һушым китте: бөтен җырларымы диярлек белеп, миңа кушылып җырладылар. Курка-курка барган идем.
-Сез эстрадада ничә ел инде?
-Быел иҗатыма 25 ел. Юбилей! 1999 елда, бәләкәй генә кыз булып, Айдар Галимов төркемендә эшли башлаган идем. Әлбәттә, җырламый торган еллар да булды. Кайбер елларда җырламаганга, иҗатым бер урында торганга үземне кайчак битәрлим. Гафу итәрлек түгел бу! 2004 елда «Гүзәлия» җыр студиясен булдырган идем. Ул елларда төркемемдә 24 биюче генә эшли иде. Хәтерлим: Ижевск шәһәренә баргач, төркем белән кафега сыймаган идек. Барыбыз бергә 34 кеше идек (йөртүчеләр белән бергә). Аннан төркем әзәя-әзәя барды. Вәт эшләп күрсәттек ул чакларда. Айда 30 көн, димәк, без 30 көн гастрольдә. Һәм бер мәлне шулай гастрольләрдә йөрүнең кызыгы бетте. «Перегорела» ди бит руслар. Менә миндә дә шул ук халәт булды. Кинәт туктадым да куйдым. 2011 елда яңа җырлар да чыгармый башладым.
-Җырчы кеше гастрольдә йөреп акча эшли, сез ничек яшәдегез?
-Чакырсалар, аена 1-2 тапкыр концертларга барып кайта идем. Элегрәк җыеп куелган акча булды микән инде?! Югыйсә, рестораннарда гына ашый идем, акча юк түгел иде. Алып куелган запасым булгандыр, хәзер хәтерләмим дә. Шуннан соң бер 3 ел ял иттем дә, 2014 елда альбом чыгардым. Шул альбомны чыгардым да тагын бернәрсә эшләмәдем. 2015-2016 елларда иҗатым бер урында катып калды. Аннан кияүгә чыктым, авырга калдым.
Тулырак: https://intertat.tatar/news/axm-5869252
Фото: Гүзәл Әхмәтованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев