Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Сәхнә

Алинә Давыдова: «Хәзер яхшы җырлау, матур булу – беркемгә кызык түгел, шуңа «хайп» кирәк»

Балтач районы Бөрбаш Сәрдегәне авылында Чишмә көне – «Нурзидә» бәйрәме узды

Бәйрәмдә татар эстрадасы «йолдызлары» чыгыш ясады, алар арасында Алинә Давыдова да бар иде. «Интертат» хәбәрчесе аның белән сөйләшеп алды.

- Ничек сезгә бүгенге Чишмә бәйрәме?

- Бүгенге бәйрәм миңа ошый. Минемчә, мондый бәйрәмнәрне ешрак үткәрергә кирәк, чөнки ул, беренчедән, дини һәм «Шәҗәрә» кебек бәйрәмнәр белән беррәттән тора. Мондый Чишмә бәйрәмнәрен бик сирәк үткәрәләр. Миңа бәйрәм шунысы белән ошады: монда бөтен апалар ак яулыктан иде, бәйрәм ачылышында намаз да укылган. Бу – бик сөендерә. Оештыручылар да бик кунакчыл булды, зур рәхмәт аларга!

- Быел Сабантуйларда бик еш күренәсез, кайларда чыгышлар ясадыгыз?

- Быел Сабантуйларда чыгышларым үткән елгыга караганда күбрәк булды. 5-6 Сабантуйда һәм берничә Питрау бәйрәмендә дә катнаштым. Апас, Арча, Мамадыш, Балтач районнарында булырга насыйп булды, Казан Сабан туенда да җырладым. Шулай ук, Казанда июль аенда «Шәҗәрә» бәйрәмендә катнаштым. «Татмедиа» янында узган «Медиа-Питрау»да да, Теләчедә керәшеннәр бәйрәмендә дә чыгышлар ясадым.

- Чыгышларыгызның бәяләре үткән елгыга караганда арттымы?

- Әйе, бәя 2 тапкырга артты. Бәяләр чыгышларның сыйфаты белән турыдан-туры бәйле. Мин хәзер чыгышларымны тагын да сыйфатлырак итеп, профессиональ дәрәҗәдә эшлим. Биючеләр белән бераз «шоу» элементларын кертергә тырышам. Үзегез күз алдына китерегез: җырчы сәхнәдә үзе генә җырласа һәм биючеләр белән биеп, алар белән синхрон рәвештә хәрәкәтләр кертеп чыгыш ясаса, бу – башка дәрәҗә. Шуңа күрә, бәя арту – ул инде үзеңнең чыгышларыңның сыйфатын ныгыту, арттыру, дигән сүз.

Фото: Нияз Галиев

Тулырак: https://intertat.tatar/news/alina-davydova-xazer-yaxsy-yrlau-matur-bulu-berkemga-kyzyk-tugel-suna-xaip-kirak-5874479

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев