Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

Әлфинә Әзһәмова: «Кайгылар күп булды, берсен дә социаль челтәрләргә чыгарып болгамадым»

Шушы көннәрендә «Уникс» тамаша залында автор-башкаручы Ринат Рахматуллинның «Тормыш китабы» концерт программасы гөрләде.

 Концертларда популяр җырчы Әлфинә Әзһәмова да катнаша. Әлфинә апа белән сәхнә артында җәһәт кенә әңгәмә корып алдык.

Әлфинә апа, хәлләрегез ничек? Соңгы вакытта күренмисез кебек.

Сез «күренмисез» димәгез. Мин телевизорда күренмим һәм социаль челтәрләрне алып бармыйм. Социаль челтәрләрдәге талаш-сугышлар, шәхси тормышларын күрсәткән кешеләр «күренеп тора» була инде. Популяр булып санала. Ә мин җыр белән популяр, атна саен мин кайда да булса чыгыш ясыйм. Концерт куймыйсың, диләр, минем концерт куярга вакытым юк. Мин атна саен – җомга, шимбә, якшәмбе һәрвакыт эштә. Алары бит күренми, ә концертлар куярга аның бит эше күп, хәзер авыр.

Элек 20 ел буе куйдык, мин, 20 яшьлекләр белән ярыша-ярыша, 80гә хәтле концерт куеп йөри алмыйм бит инде. Ринат та популяр, мин дә популяр. Без – Мәскәүгә кыйбатлы банкетларга йөрүче 2 җырчы, башка җырчыларны күргәнем юк минем анда.

Сезнең җырларыгыз бер дә «искерми» шикелле.

Мин үзем турында белмим, ләкин минем җырларым популяр. Җырлар популяр, чөнки мин җырларны сайлый беләм. Ә башкаларның ни өчен җырлары популяр түгел, димәк, сайлый белмиләр. Репертуарны дөрес итеп сайлый белергә кирәк.

Җырны ничек дөрес сайларга? Башка җырчыларга киңәш бирегез әле.

Бөтен җырчыга да шулай итегез, болай итегез дип йөри алмыйм инде. Мин андый киңәшче түгел. Үземә нәрсә туры килгәнен беләм. Минем күбесе мәхәббәт җырлары бит. Тавышыма нинди җыр бара, көе, сүзе ничек. Һәм аранжировка мөһим. Әгәр бөтенесе дә туры килеп, гармония килеп чыга икән, димәк, җыр популяр була. 2002 елдан башлап әле бүгенге көндә дә җырларымны тыңлыйлар. Озын гомерле җырлар бүләк иткән миңа авторлар, аларның өлеше дә бар – ышанып, миңа җыр биргәннәр. Үзем дә әйбәт башкарганмын, димәк, бу җырлар халык күңеленә кергән. Тыңлап елыйлар минем җырларны, яшь чакларын искә төшерәләр. Үзем аша үткәргән җырлар, болай гына җырланган түгел. Күңелгә җиткерә алырдай итеп, кешене ышандыра алырдай итеп җырларга кирәк, дип уйлыйм. Җырларым популяр, алар бүген дә, алдагы елларда да, мин картаеп үлгәч тә популяр булып калыр, дип ышанам. Бүгенге көндә җырларымны гел яшьләр тыңлый, әби белән бабайлар мине тыңлыйлардыр, дип уйламыйм. Бу – мине сөендерә, алар бөтенесе дә: «Әлфинә апа, сезне тыңлап үстек», – диләр. Миңа йөзләгән хатлар килә.

Фото: © "Татар-информ", Абдул Фәхран

Тулырак: https://intertat.tatar/news/alfina-azhamova-kaigylar-kup-buldy-bersen-da-social-celtarlarga-cygaryp-bolgamadym-5868873

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев