Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Саулыгым - байлыгым

Тешләрне ничек сакларга?

Теш сызлаудан да яман әйбер юк. Теш табибына барудан бала-чага гына түгел, күп кенә өлкәннәр дә уттан курыккандай куркып тора

Теш сызлаудан да яман әйбер юк. Теш табибына барудан бала-чага гына түгел, күп кенә өлкәннәр дә уттан курыккандай куркып тора. Тешләрне ничек сак-ларга соң? Бу хакта район поликлиникасының теш табибы Салават Әхмәтханов белән сөйләштек.

– Салават Марсович, тешләрне ничек сакларга? Моның өчен нәрсә эшләргә кирәк?

– Беренче чиратта, тешләрне көнгә ике тапкыр: иртән һәм кич әйбәтләп чистартырга кирәк. Теш араларын махсус җеп – флосс ярдәмендә чистартырга киңәш итәр идем. Ашаган саен авызны су белән чайкап алу да файдалы. Теш щеткасын, теш пастасын сайлауга да җаваплы карарга кирәк. Бу очракта тешләр торышына игътибар итү һәм медицина белгече белән киңәшләшү дә комачауламас. Теш щеткасын вакыт-вакыт дезинфекция эремәсенә салып, ике айга бер тапкыр яңага алыштыру яхшы. Беркайчан да башкаларның щеткасын кулланмагыз! Елга ике тапкыр теш табибына күренеп торырга киңәш ителә. Әлеге кагыйдәне кече яшьтән гадәткә кертергә кирәк.

– Теш щеткасын һәм пастасын ничек сайларга?

– Теш щеткасының башы – түгәрәкләнгән очлы, тоткасы уңайлы булырга тиеш. Щетканың катылыгы эмаль һәм тешләр торышына туры килергә тиеш. Мәсәлән, сезнең тешләр нык сизгер булса, югары абразив теш пасталарын кулланырга ярамый, тешләргә зыян китерергә мөмкин. “Бөтен гаилә өчен” дигән теш пастасы зыян китермәячәк, әмма файдасы да аз булачак, чөнки авыздагы вәзгыять төрле. Теш пастасы да һәр кешенең үзенеке булырга тиеш.

– Иң таралган теш авыруы – кариес ни сәбәпле барлыкка килә? Аны ничек ачык-ларга?

– Кариес тешне эчтән куышлык барлыкка китереп черетә. Бүгенге көндә пациентлар арасында кариесның катлаулы очраклары еш күзәтелә. Бу гигиена кагыйдәләрен сак-ламау, табибка вакытында күренмәү белән бәйле. Кариес башланганда салкын яки кайнар, әче яки тозлы ризыктан теш авырта башлый. Авыруны башында ук дәваламасаң, тешнең черүе дәвам итә. Теш эчендә башланган җитди ялкынсыну процессы теш нервысын зарарлый. Кариесны азып киткәнче, “ак тап” рәвешендә булганда ук дәваларга кирәк. Әлеге авыру башлангыч чорда теш эмалендә тап кебек күренә. Бераздан кариес тешнең эчке ягын зарарлап, каналларга үтеп керә. Ә сызлау уртача һәм тирән кариес булганда туа. Шул вакытта гына авыру теш табибына мөрәҗәгать итә. Нәтиҗәдә тешне исән килеш саклап калып булмый, ул пломба белән ямала. Кайчак тешне алырга да туры килә. Тешне алдыргач, күршедәгеләре дә урыныннан күчә башлый. Бу ашказаны эшчәнлегендә тайпылышлар ясарга, тышкы кыяфәткә дә тәэсир итәргә мөмкин. 

– Салават Марсович, без ашаган ризык тешләргә тәэсир итәме?

– Әлбәттә, әгәр организмда фтор һәм кальций җитмәсә, тешләр көчле булмый. Кальций Д витамины ярдәмендә үзләштерелә. Бозау, кош ите, йомырка, май һәм диңгез балыгы Д витамины чыганагы булып торалар. Йогуртлар, сырлар, шпинат һәм брокколида кальций күп, балык фторга бай. Бу ризыкларны даими кулланылышка кертергә киңәш итәм.

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев