Сөйләм дефектларының сәбәбе – аралашу җитмәүдә
Логопед сөйләмдәге кимчелекләрне төзәтә
Логопедка мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесе – әти-әниләр. Кемнеңдер баласы кайбер авазларны әйтә алмый, икенче берәүнеке тотлыга, өченчеләрнең сабые бөтенләй сөйләшми.
Флера Харрасова 35 елдан артык дефектолог-логопед, балалар психологы булып эшли. Аңа күрше-тирә районнардан да мөрәҗәгать итүчеләр күп.
– Сөйләм – катлаулы процесс. Сөйләмдә җитешсезлекләр бар икән, алар үзеннән-үзе юкка чыкмый. Бу кимчелекләр баланың тирә-юньне тануына комачаулый, акыл үсешен тоткарлый. Белгечкә мөрәҗәгать итмичә, кимчелекләрдән котылып булмый. Логопед авазны аерым һәм иҗекләрдә, сүзләрдә, җөмләләрдә, текстта ныгыта, – ди Флера Харрасова.
Флера апа билгеләп үткәнчә, кешенең сөйләме, авазларны дөрес итеп әйтүе кечкенәдән формалаша. Кайбер балаларның теле соң ачыла, ә кайсы дөрес итеп җөмлә төзи алмый. Кайбер балалар сүзләрне кабатлап әйтә алмаска мөмкин.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел өчен 8 ноябрь саныннан укыгыз.
Лилия Шәймиева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев